В Казани почтили память Шигабутдина Марджани / Камил хәзрәт Сәмигуллин: Ш.Мәрҗани — дөньякүләм абруй казанган шәхес

0678Сегодня, в день 200-летия со дня рождения великого татарского богослова, просветителя, мусульманского философа, историка и востоковеда Шигабутдина Марджани, мусульмане почтили его память.

С самого утра несколько десятков религиозных деятелей во главе с муфтием Татарстана Камилем хазратом Самигуллиным собрались на Ново-Татарском кладбище Казани у могилы Шигабутдина хазрата. Среди собравшихся – руководство Духовного управления мусульман республики, имамы из различных районов РТ, шакирды религиозных учебных заведений и др.

Участники мероприятия вспомнили о великом наследии и неординарной личности богослова. Камиль хазрат Самигуллин прочел в честь шейха Марджани аяты из Корана и совершил за него дуа.

Заместитель муфтия по работе с территориями, генеральный директор фонда «Вакф РТ» Мансур хазрат Джалялетдинов в беседе с журналистами сообщил, что в связи со знаменательной датой в день рождения выдающегося ученого в республике запланирован целый ряд мероприятий. В разных уголках Республики Татарстан пройдут тематические вечера, посвященные жизни и деятельности Шигабутдина Марджани. В Буинском, Кукморском, Мамадышском, Ютазинском, Набережночелнинском и Альметьевском медресе организуют вечера проповедей, викторины, открытые уроки, лекции и круглые столы для учащихся, имамов и всех желающих.

Также запланировано проведение всероссийских спортивных соревнований на Кубок Марджани. В связи с этим Джалялетдинов напомнил о том, что великий татарский просветитель и богослов Шигабутдин Марджани снискал славу непобедимого борца в национальной борьбе корэш.

В феврале ДУМ РТ организует международную конференцию, посвященную Марджани, сообщил Камиль Самигуллин.

0678KSF_0220Он отметил, что труды просветителя изучаются не только в религиозных учебных заведениях Татарстана, но и за рубежом. По словам муфтия РТ, Шигабутдин Марджани – не просто ученый, а ученый мирового масштаба, его студенты есть в Бахрейне, в Сирии.

«Был такой случай. Однажды ко мне обратился ученый дагестанского происхождения, получивший образований в ЮАР, который думал, что Марджани – это ученый местного масштаба. Но ознакомившись с его трудами, этот ученый понял, что Марджани – действительно великий ученый и просветитель», – вспомнил глава ДУМ РТ.

Научные труды Ш. Марджани, его сочинения не утратили своей значимости и в наше время и охватывают различные аспекты ислама, истории, культуры и жизни татарского народа. Муфтий напомнил о том, что перу Марджани принадлежат более 30 трудов, большая часть которых написана на арабском языке. В 2018 году, объявленном ДУМ РТ Годом Марджани, планируется издать его книги, сообщил Камиль хазрат.

«Татар-информ».

* * *

В Казани появится памятник Шигабутдину Марджани

В Казани появится памятник великому татарскому богослову, просветителю, философу, историку и востоковеду Шигабутдину Марджани. Об этом журналистам сообщил заместитель муфтия по работе с территориями, генеральный директор фонда «Вакф РТ» Мансур хазрат Джалялетдинов.

Сегодня отмечается 200-летие со дня рождения просветителя. 2018 год объявлен ДУМ РТ Годом Марджани. В связи со знаменательной датой в республике запланирован целый ряд мероприятий. Проходить круглые столы, конференции, творческие вечера и другие мероприятия будут в течение года.

Одним из важных событий, посвященных памяти богослова, станет открытие памятника. Мансур хазрат сообщил о том, что расположится он на улице Шигабутдина Марджани, недалеко от одноименной мечети.

По словам Джалялетдинова, открытие памятника Марджани запланировано на лето. Сейчас занимаются благоустройством территории.

«Шигабутдин Марджани – это личность, которой мы гордимся», – отметил хазрат. Он подчеркнул, что ДУМ РТ не теряет связи с родственниками богослова.

«Татар-информ».

* * *

Бүген күренекле татар дин эшлеклесе, мәгърифәтче, мөселман фәлсәфәчесе, тарихчы һәм Көнчыгыш белгече Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел. Әлеге уңайдан Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында, Ш.Мәрҗанинең кабере янында искә алу чарасы булып узды. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин, Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һ.б дин әһелләре, шәкертләр һәм журналистлар катнашты.

Нияз хәзрәт Сабиров галимнең васыятен, аның бөек мирасын һәм кабатланмас шәхес булуы хакында сөйләп узды. “Бөек фикер иясе, остаз хезмәтләре белән генә түгел, ә үзенең яшәү рәвеше белән дә безгә үрнәк, — ди Нияз хәзрәт Сәмигуллин. — Ул кечкенәдән үк гыйлемгә хирыс булган. Мәдрәсәдәге китаплардан тыш, башка китапларны күп укыган. Әнисе һәм әтисе ягыннан да галим кешеләр булган. Мәсәлән, әтисе Баһаветдин хәзрәт Бохарада гыйлем алган. Бохара әмире Хәйдәр аны шунда калдырырга теләгәнлеге мәгълүм. Ләкин Баһаветдин хәзрәт туган җиренә кайта, шулай да Бохара әмире аңа бүләкләр җибәрә торган була. Мәрҗани үзе дә Урта Азиядә 11 ел гыйлем туплаган дин эшлеклесе”.

Ш.Мәрҗанинең туган көне уңаеннан оештырылган чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәйх Мәрҗани рухына багышлап Каләм шәрифтән аятьләр укыды. Яшел Үзән районының имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин дин галименең уңай сыйфатларын искә алды, ислам диненең куәтләнүен теләп дога кылды.

Исегезгә төшереп узабыз, 2018 ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Ш.Мәрҗани елы буларак игълан ителде. Галимнең туган көненә бәйле шушы истәлекле көн уңаеннан республикабызда күпләгән чаралар үткәрү ниятләнә.

“Мәрҗани хәзрәтебезнең шәкертләре бар,  Аллага шөкер, — ди мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Аның шәкертләре Бахрейн, Иорданиядә дә яши. Ш.Мәрҗанинең хезмәтләре чит илләрдә дә өйрәнелә. Аның китаплары буенча галимнәр диссертацияләр дә яклый. Татар галименең хезмәтләре хәзер дә Әл-Әзһәр университетында басыла, аның буенча дин сабаклары укытыла. Димәк, Мәрҗанине Татарстанда гына түгел, ә чит илләрдә дә хөрмәт итәләр, аның хезмәтләренә таяналар. Ш.Мәрҗанинең 30 хезмәте исәпләнә. Алар гарәп телендә язылган булса да, берничәсен татарча, русчага тәрҗемәдә һәм төп нөсхәдә бастырырга ниялибез”.

Мөфти шулай ук Ш.Мәрҗанинең кайбер хезмәтләренә тукталып узды, мәдрәсәләрдә укытулуына басым ясады. “Коръән турындагы китабын Иорданиядән алып кайттык, — ди мөфти. – Гарәп телендә язылган ул. Күптән түгел генә Пакыстанда тагын бер хезмәт табылды. Баһаветдин Мәрҗани (Ш.Мәрҗанинең әтисе) гарәп телендә тәфсир язган булган, бу хезмәт II томлык булырга тиеш. Шуның I томы Пакыстанда кулъязма буларак саклана. Якын киләчәктә бу хезмәтне кулыбызга төшерергә ниятләдек. Ел дәвамында Татарстан Диния нәзарәте Ш.Мәрҗанигә багышлап конференцияләр оештыра, хезмәтләрен яңадан нәшер итәчәк. Ш.Мәрҗани гади галим генә түгел! Ул — чит ил мөселманнары арасында да абруй казанган шәхес”.

Бүген көн дәвамында Татарстанның төрле районнарында Ш.Мәрҗанинең тормыш юлына һәм эшчәнлегенә багышланган тематик кичәләр үткәрелә. Арча, Буа, Кукмара, Мамадыш, Ютазы, Әлмәт һәм Чаллы мөхтәсибәтләрендә урнашкан барлык мәдрәсәләрдә укучылар, имамнар һәм барлык кызыксынучылар өчен вәгазь кичәләре, викториналар, ачык дәресләр, лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак.

Белешмә: Галим, тарихчы, этнограф, дин реформаторы Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә районы Ябынчы авылында мулла гаиләсендә туган. (Бабасының төп чыгышы Мәрҗан авылыннан.) Ташкичү авылында әтисе Баһаветдин мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Мәрҗани, 1838 елны Урта Азиягә китеп, Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә унбер ел укыган. Туган ягына кайткан чагында (1850) берничә дөя йөге китап алып кайткан. Казанда мулла һәм мөдәррис була, аның «Мәрҗания» исемле мәдрәсәсе заманының алдынгы уку йорты булып таныла. Мәрҗани 1876–1888 елларда Казандагы укытучылар әзерләү мәктәбендә дә укыта, бу мәктәпне оештыру эшендә якыннан катнаша. Ул гарәп, фарсы телләрендә иркен сөйләшә һәм яза, рус телен дә яхшы үзләштерә. 1880 елны Истанбул, Гарәбстан, Мисырда сәфәрдә була, андагы галимнәр белән таныша, китапханәләрендә гыйльми эзләнүләр алып бара. Аның төрки халыкларның тарихына бәйле хезмәтләре дөнья күргәч, ул Казан дәүләт университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә әгъза итеп алына, анда гыйльми темаларга чыгышлар ясый. Петербург һәм Мәскәүдәге рус ориенталистлары да, Лондон университеты галимнәре дә аның белән элемтәгә керәләр.

Мәрҗани үз гомерендә утыздан артык гыйльми әсәр язган. Унөч хезмәте аерым китап булып басылган. Әсәрләрендә ул схоластикага, дини торгынлыкка каршы көрәш алып барган. Галимнең тарихи, биографик характердагы хезмәте – «Вафийәт әл-әслаф…». Ул — Көнчыгыш дөньясындагы галимнәр һәм аларның хезмәтләре турында биобиблиографик әсәр. Гарәпчә язылган бу хезмәтнең кулъязмасы Казан дәүләт университеты китапханәсендә саклана (барысы 6 том, күләме 4500 бит чамасы). Автор бу әсәрен кулъязма нөсхәләрдә чит илләрдәге кайбер китапханәләргә дә җибәргән. Мәрҗанине дөньяга таныткан икенче бер хезмәте – «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар».

«Татар-информ».

* * *

Шиһабетдин Мәрҗанигә Казанда һәйкәл куелачак

Дөньякүләм танылган дин галиме, фәлсәфәче Ш.Мәрҗанигә Казанда һәйкәл куелачак. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов хәбәр итте.

Исегезгә төшереп узабыз, бүген Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан искә алу чарасы булып узды.

“Ш.Мәрҗани — безнең горурлана торган шәхесебез, — ди Мансур хәзрәт Җәләлетдинов. – Дин галиме, мәгърифәтче, тарихчыга быел һәйкәл куелачак. Әлеге форсаттан хөкүмәтебез җитәкчеләренә дә рәхмәт әйтеп узасы килә. Казанның Мәрҗани урамына урнашачак һәйкәлнең тантаналы ачылышын җәй айларына тәгаенләдек.

Юбилей чараларын күләмле итеп уздырачакбыз. Мәрҗанигә багышланган конференцияләр дә оештырырга исәп тотабыз. Россия мөфтиләре белән дә проектлар буенча сөйләшүләр алып барылды. Ел дәвамында төрле эчтәлектәгеләре узар, дип ышанам.

Ш.Мәрҗани — көрәшче, Сабан туе мәйданнарында батыр булган шәхес. Аңа багышланган спорт ярышлары уздыру да күздә тотыла. Шәкертләр мондый ярышларга әзерләнә инде”.

Мансур хәзрәт искәртеп узганча, Татарстан Диния нәзарәте Ш.Мәрҗанинең бүгенге дәвамчылары белән дә элемтәдә тора. “Нәсел дәвамчылары белән күрешәбез, алар безгә килеп йөри. Озакламый Мәрҗани  музее ачылыр, дип уйлыйбыз. Бәлки галимнең нәсел дәвамчылары үзләрендә саклана торган кадерле экспонатларны да китерерләр. Китаплары бик күп, безгә галимнең шәхси әйберләре кызыклы булыр иде”, — ди Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.

«Татар-информ».

Просмотров: 1165

Комментирование запрещено