Много гостей встретил Миргасым Гильмутдинович в эти дни. Глава района Рафаэль Багаутдинов, глава сельского поселения Ермаково Минсагит Шайхутдинов, руководитель отделения социального обслуживания населения Наиля Габидуллина и журналист редакции газеты преподнесли ему подарки и готовы были часами слушать рассказы юбиляра о своей жизни, такой непростой и насыщенной.
В труде и заботах прошли его годы, многие из которых проработал он в родном колхозе комбайнером. В 90 лет Миргасым Гильмутдинович может похвастаться удивительно светлой памятью и талантом интересно говорить. Общаться с таким человеком — настоящее удовольствие.
Не смолкал в этот день и телефон: ветерана спешили поздравить дети, внуки, близкие ему люди. Ну, а главное поздравление — от президента страны. Прочел его Рафаэль Камилович. «Ваш жизненный путь, любовь к Родине, сопричастность к ее судьбе являются достойным примером для молодежи, для всех нас», — говорилось в поздравительной открытке В.В. Путина.
В свой юбилей ветеран не только принимал поздравления и пожелания, но и сам давал напутствия: «Помните заслуги старших поколений, цените мир. Любите свое село, Россию, потому что наша Родина — удивительна!»
«Камышлинские известия».
* * *
Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче Миргасыйм ага Гыйльметдиновка 90 яшь тулды.
Балалары, оныклары һәм якыннарыннан башка юбилярны олуг гомер бәйрәме белән котларга мөхтәрәм кунаклар да килгән иде. Район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Ярмәк авыл җирлеге башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Наилә Гыйбадуллина котлап, аңа бүләкләр тапшырдылар. Рафаэль Камил улы Миргасыйм агага Президентыбыз Владимир Путинның котлау хатын да укыды. “Тормыш юлыгыз, Ватанга мәхәббәтегез барыбызга да үрнәк булырлык”, — дип язылган иде анда.
Чынлап та, юбилярның тормыш юлы катлаулы һәм вакыйгаларга бай. Гомере буе авылда яшәп, хезмәттә узган елларының күбесен колхозда комбайнчы булып эшләгән. Миргасыйм абый бу турыда бүген горурланып сөйли һәм яшь буынга: “Туган авылыбызны, илебезне яратыгыз. Шунда гына чын-чынлап бәхетле булачаксыз. Өлкәннәрнең хезмәтен онытмагыз, тынычлыкны саклагыз”, — дип үгет-нәсыйхәт бирә. 90 яшендә булуына карамастан, аның егетләрчә төз гәүдәле, аек зиһенле, чагыштырмача яшь булуына хәйран каласың.
Илүсә ,
“Камышлы хәбәрләре”
газетасы хәбәрчесе.
Просмотров: 1273