Кайда икән соң ул тигезлек дигәннәре?!

DSC09503

Шенталы станциясендә яшәүче Фәрзанә Минәхмәт кызы Ишмаева.

Бөек Ватан сугышы тә­мам­лануга җиде дистә елдан артык вакыт узып китсә дә, ул чор вакыйгаларын барлаганда күз алдыма ятим, ач-ялангач, хәерчелеккә баткан гөнаһсыз сабыйлар килеп баса. Шундый сынаулар аша үткән кешеләр белән сөйләшкәндә, сугыш газапларының әле бик еракта түгеллеген аңлыйсың.

- Мин 1941 елда Татарстан Республикасының Октябрь районындагы Урта Чаллы авылында дөньяга килгәнмен, — дип сөйләде миңа бүгенге көндә Шенталы станциясендә яшәүче Фәрзанә Минәхмәт кызы Ишмаева. — Әтиемне сугышка алып киткәндә әнием Кәримә минем белән көмәнле, ә Мөнирә апама бары ике яшь кенә тулган була әле. Шул китүдән әтиебез кайтмады, сугыш кырларында бөтенләйгә ятып калды. Әниебезгә дә безне тәрбияләп өйдә утырырга туры килмәде. Башка хатын-кызлар белән бергә Бөек Җиңүне якынайту өчен дөнья нужасын көне-төне куды ул. Миңа да укып, һөнәр үзләштерергә насыйп булмады, яшьтән үк колхозда эшли башладым. Мөнирә апам үзенең әрсезлеге белән мәктәпнең сигезенче сыйныфын тәмамласа, мин бары дүрт сыйныф белемем белән генә калдым.

Икебез дә бер-бер артлы кияүгә чыктык. Кызганыч ки, ирем Әсхәт кенә гомерле булмады, ике балабызны — Азат белән Саҗидәне ятим калдырып, яшьли бакыйлыкка күчте. Әнкәй дә вакытсыз вафат булды.

Төнлә җилкәмә бер капчык силос күтәреп, фермадан кайтып керүемне бүгендәй хәтерлим әле. Өй салкын, мичтә чи утын янмыйча, чыжылдап ята. Шул чакта Мөнирә апам килеп керде. Алар бу вакытта гаиләләре белән Челно-Вершины районының Чаллы авылына күченү хәстәрендә  йөриләр иде. Апам мине дә балаларым белән үзләре янына алырга вәгъдә бирде һәм бераздан без дә шунда барып төпләндек.

Биредә тормыш итәргә җи­ңелрәк булды. Өебезгә газ да кертелгән иде. Мин озак еллар җирле инкубаторда эшләдем. Балаларым да үсеп җитеп, үз тормышлары белән яши башладылар. Улым Азатның вакытсыз үлеме генә үзәгемне өзде.

Язмышым шулай булгандыр инде. Соңлап булса да, тагын үз бәхетемне таптым. Озак еллар читтә йөреп, хәзер Шенталыда яшәүче ялгыз ир Илгизәр белән гаилә корып, үз көчебез белән яңа йорт өлгертеп кердек. Ирем эшкә бик тә уңган булып чыкты, бергәләп мунчасын да, каралты-курасын да булдырдык. Мин җирле хастаханәдә санитарка булып эшләдем. Тырышып эшләгәнгә гел премияләр биреп тордылар. Ә лаеклы ялга киткәндә зур кыйммәт келәм бүләк иткән иделәр. Ул чак­ларда келәм бик модада иде бит. Хәзер дә өем җылы, чиста, матур, тик Илгизәрем генә мәңгелек йортка китеп барды…

DSC09503Аллаһыга мең шөкер, дөнья бүген яшәмәслек түгел. Мәчеткә барып, намаз укып, догалар кылып кайтам. Пенсиямне өйгә китереп бирәләр, күптән түгел өемнең түбәсен калай белән яптырдым, тәрәзәләрне плас­тикка алмаштырдым.

Шламка авылында яшәүче кызым еш кына килеп, хәлемне белеп китә. Оныкларым да “әби”, дип өзелеп торалар.

Тәрәзә аша урамга карап утырганда, телевизор карагандай бөтен тормышым күз алдымнан үтә. Әле дә исемдә: күкрәкләрен орден-медальләр белән бизәп, фронттан башка балаларның әтиләре кайтканын, аларның “әткәй” дип әтиләре кочагына атылганын күреп, бәгырьләрем әрни иде. Андыйлар әтиле булып үстеләр, югары уку йортларында укып, теләгән һөнәрләрен үзләштерделәр, әтиләренә тә­гаенләгән ташламаларның рә­хәтен күреп яшәделәр, ә соңрак сугыш ветераннарына бирелгән фатирларга да ия булдылар.

Минем башымда бер сорау туа: “Ник илебез өчен һәлак булучыларның сабыйларына — сугыш елы балаларына, беркайчан да хөрмәт һәм ярдәм күрсәтелмәде икән? Без бит ятимлек ачысы белән тилмереп яшәдек, беркайдан да ярдәм күрмичә, нужаланып, ягарга рәтле утыныбыз да булмыйча, салкын өйләрдә ач-ялангач үстек. Хәзерге вакытта да Җиңү бәйрәмендә яисә Өлкәннәр көнендә дә бер бүләк бирүче дә, тәбрикләү сүзе әйтүче дә күренми. Без гомер буе беркемгә дә кирәкмәдек һәм кирәкмәячәкбез. Ник бу дөньяда тигезлек юк, кайда икән соң ул? — дип өзгәләнде бик күп нәрсәләргә үпкәләгән Фәрзанә апа.

Фәрзанә апа белән сөй­ләшкәч, шундый ук ятимлек ачысын татыган күршебез Мәсгудә  апа Газизованың һәм аның әнисе Минзада әбинең авыр тормышта яшәп, рәхәт күрмичә, бакыйлыкка күчүләре дә исемә килеп төште. Санап китсәң, андыйлар бездә бихисап. Киләчәктә мондый афәтләрне Ходай беркемгә дә күрсәтмәсен иде инде.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1067

Комментирование запрещено