Яңа еллар килсен бәхет алып

imageЯңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. Һәм менә шул бер адымда — әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

Безнең Дәүләткол авылында уңган-булган, сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк кешеләр яши. Аннан без бердәм һәм бергә дә. Кечкенә генә авылда яшәсәк тә, эшне дә бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез, ял да итә беләбез. Менә Яңа елны да бергә-бергә, шау-гөр килеп каршы алдык. 31 декабрь кичендә авылның яше-карты клубка бәйрәм кичәсенә — Бал-маскарадка жыйналды.

Кичәбез өч өлештән торып, беренчесе — котлаулар һәм төрле уеннар, икенчесе — киемнәр маскарады һәм өченче өлеше — лоторея билетлары уйнату иде. Дәүләткол халкын Яңа ел белән котларга җирле идарә башлыгы Заһит Сафин да килеп китте. Ул безгә иң җылы теләкләрен җиткерде һәм күңелле яллар теләде. Шулай ук Рәфис абый Гыйззатовтан һәм Зөлфия апай Дәрҗемановадан да Яңа ел теләкләре кабул иттек без.

Кичәгә кунак булып Кыш бабай (Ринат Рәфәгыйтдинов), Кар кызы (Гөлназ Шәвәлиева), Эт (Мөнирә Сәгыйдуллина), эстрада йолдызы Верка Сердючка (Лилия Вахитова), Чегән кызлары (Раилә апай Ганиева һәм Алсу апа Шәймәрданова), Русская кра­савица (Фәрит Галәлетдинов) та килгәннәр иде. Алар биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Лотерея уены да бик кызыклы булды, бер генә катнашучы да бүләксез калмады.

Бергә-бергә, шау-гөр килеп үткәргән Яңа ел төне си­зелми дә үтеп китте.

imageБу кичәдә катнашучы авыл халкына, җитәкчеләргә, һәвәскәр артистларга чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Бигрәк тә Зөлфия апай һәм гармунчыбыз Рәшит абый Дәрҗемановларга рәхмәт яусын. Зөл­фия апай бәйрәмне оештырырга, алып барырга ярдәм итсә, гармунчыбыз Рәшит абыйдан башка бәйрәм бу кадәр ямьле булмас иде. Гармун моңнары ишетелмәгән авыл, авыл буламыни ул?! Без ул яктан да бәхетле — безнең Рәшит абыебыз бар.

Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.

Яңа ел котлы булсын,

Дөньялар тыныч торсын,

Бәбиләр туып торсын,

Табыннар тулып торсын!

Яңа ел белән, дуслар!

Гөлнур РӘФӘГЫЙТДИНОВА, клуб мөдире.

Дәүләткол авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1137

Один комментарий

  1. Молодцы авылдашлар !!!!Яхшы телэклэр белэн Жария.