Алда – юбилейлар, зур милли чаралар / В памяти народной

1

Гакыйль СӘГЫЙРОВның тууына 80 ел тулуга багышланган юбилей чарасын оештыру комитеты утырышы.

17 январьда өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 2018 елда беренче совет җыелышы узды. Оешманың президенты Ильяс Шәкүров җыелганнарны сәламләп, көн тәртибенә куелган сораулар белән таныштырды һәм өлкәбезнең милли оешмалары тарафыннан даими үткәрелеп килгән милли чаралардан башка, берничә яңасы үткәреләчәген белдерде.

- Беренчедән, “Самара татарлары” журналы быел беренче юбилеен — биш яшьлеген бәйрәм итәчәк. Бу чарага әзерлек турында басманың баш редакторы таныштырыр, — диде ул һәм сүзне Данияр Сәйфиевка бирде.

Данияр Ирек улы юбилейны ике өлештән — Татарстан, Ульян, Самара һәм башка төбәкләрнең милли массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында конференциядән һәм бәйрәм концертыннан торачак, дип белдреде. 10 мартка билгеләнгән юбилейга әзер­лекләр инде башланган.

Утырышта каһарман якташыбыз, шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның тууына 80 ел тулуга багышланган юбилей кичәсен уздыру турында да сүз барды. Ильяс Гомәр улы бу мәсьәлә буенча милли оешмалар җитәкчеләре һәм совет әгъзалары, “Бердәмлек” ре­дакциясе хезмәткәрләре, Са­мараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучыларыннан торган оештыру комитеты булдырылуын һәм аның беренче утырышы узуын белдерде. Чараның кайсы көнне һәм кайда узуы икенче очрашуда билгеле булачак.

Өлкә “Туган тел” татар җәм­гыяте һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясе директоры Фәрхәт Мәхмүтов оешма активистлары 28 январьда Нефтегорскиның “Дуслык” татар милли үзәгенең 20 еллык юбилеенда, 17 февральдә Похвистнево районының Гали авылында үтәчәк “Халкым ми­нем” фестивалендә һәм ап­рельдә өлкә Халыклар дуслыгы йорты уздырачак “Нәүрүз” милләтара бәйрәмендә дә катнашуларын белдерде.

Җыелышта 2017 ел ахырында Гали авылында үткәрелгән татар теле буенча өлкә олимпиадасына да нәтиҗә ясалды. Бу мәсьәлә буенча оешманың совет әгъзасы Фәһим Йосыпов чыгыш ясап: “Чара мәктәп директоры Мөхтәр Алтынбаев һәм оештыру комитеты тарафыннан оешкан төстә уздырылды”, — диде.

IMG_20180117_175521Егерме елдан артык үткә­релеп килгән татар балалары фестиваленә былтыр “Мирас” исеме бирелгән иде һәм аны өлкә милли-мәдәни автономиясе үз өстенә алды. Быел чараны яңадан шәһәр автономиясе үткәрәчәк. Оештыру эшләре, былтыргыча, Искәндәр Сәетовка тапшырылды. Искәндәр әфәнде фестивальгә хәзерлекне шәһәрнең музыкаль мәктәпләренә, төрле балалар учреждениеләренә чакырулар җи­бәрүдән башларга кирәклеген әйтте. “Ча­ра апрельдә үтсә дә, фес­тивальдә катнашырга те­ләүче балаларга әзерлә­нергә вакыт кирәк булачак”, — диде ул. Искәндәр Сәетов шулай ук үзе татар иҗади коллектив җыярга теләген дә белдерде. “Яшенә карамас­тан, татар моңына гашыйк, җыр-биюгә оста кешеләрне, сәләтле нәни мил­ләттәшләребезне бергә туплап, концертлар оештырырга, төрле милли бәйрәмнәрдә катнашырга хыялланам”, — диде ул. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы аның бу теләген хуплап, кулыннан килгәнчә, ярдәм итәргә вәгъдә итте. Аның бу сүзләренә оешма әгъзалары да кушылды.

“Мирас” татар балалары фестивалендә катнашырга те­ләгән, яисә Искәндәр әфән­де оештырачак иҗади төркемгә кушылырга теләүчеләр булса, аның белән                           8-927-209-44-01телефоны аша яисә enrike.karuzo@ya.ruэлектрон адрес буенча элемтәгә кереп була.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

* * *

17 января в Доме дружбы народов состоялось первое заседание оргкомитета по проведению 80-летия татарского поэта и художника, человека трагической и героической судьбы, нашего земляка Гакиля Сагирова.

Его имя широко известно. Родившийся в Нурлатском районе, многие десятилетия проживший в Старом Фейзуллово, создав здесь основную часть своих произведений, а в последние пятнадцать лет — в Димитровграде Гакиль Сагиров был и остается гордостью Республики Татарстан, Самарской и Ульяновской областей одновременно. И все мы считаем его своим.

В юношестве судьба нанесла Сагирову страшный удар, но он, сильный духом и не сломленный, более полувека — каждый день, каждый час и каждую минуту – боролся за себя, накопив небывалый запас прочности и воспитав неукротимую волю к жизни. Именно поэтому в течение 45 лет, уже недвижимый и окончательно прикованный к постели, он творил. Условия для творческой деятельности ему обеспечивали мама Хабибжамал-апа, брат Наиль, его жена Халида с сыновьями.

1Гакиль Сагиров диктовал своим близким стихи, прозу на все темы нашей непростой жизни, служил нештатным корреспондентом сразу нескольких газет, карандашом, зажатым в зубах, рисовал графические картины… Чрезвычайная плодотворность позволила издать несколько поэтических сборников (один из них вышел в Самаре в русско-татарском варианте). Встречался со своими читателями, с журналистами, писателями и поэтами, участвовал, насколько получалось, в общественной жизни. Стал лауреатом нескольких премий…

30 июля 2009 года Гакиль Сагиров покинул этот бренный мир. Но сотни и тысячи поклонников его творчества, все, кто знал его, хранят в сердцах память об удивительном человеке, преподавшем для всех нас урок мужества, длиною в целую жизнь. Поэтому некоторое время назад возникла идея отметить 80-летие со дня рождения знаменитого земляка, Поэта и Человека (он родился 15 февраля 1938 года). Среди представителей татарской национальной общественности Самары и области зрели различные планы и сценарии этого мероприятия. И сейчас настало время объединить эти усилия и провести вечер памяти, достойный Гакиля Сагирова.

В первом заседании оргкомитета участвовали представители татарских организаций Самары, школы «Яктылык», другие почитатели таланта Гакиля Сагирова. Мероприятие решено провести 18 февраля в 11 часов, вероятнее всего в лекционном зале Дворца культуры на площади имени Кирова (рассматриваются и другие варианты). В нем будут участвовать артисты и чтецы, исполняющие произведения поэта, гости из городов и районов области, а также Республики Татарстан. Планируется организовать выставку картин Сагирова.

Руководство татарских общественных организаций обращается ко всем, кто хочет принять участие в подготовке памятного мероприятия, и приглашает их на заседание оргкомитета, которое состоится в следующую среду в Доме дружбы народов (ул.Воронежская, 9) в 17 часов.

Шамиль ГАЛИМОВ.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Ветер жизни

* * *

Рисунки Гакиля Сагирова

* * *

«Гакиль Сагиров – о себе и все о нем…» (ВИДЕО) / Батырлык, вөҗданлылык, чыдамлылык үрнәге

* * *

Барысы да үз кулыбызда! / Пока мы помним, мы живем

* * *

Гакыйль Сәгыйров турындагы китап рухландыра

* * *

Разил Вәлиев: «Гакыйль Сәгыйров — татар халкы тарихында мәңгелеккә калырга тиешле шәхес, мәңгелеккә калырга тиешле иҗат»

* * *

Гакыйль Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган кичә (ВИДЕО)

* * *

Яңа Усман авылында Гакыйль Сәгыйровны искә алдылар / Сильный духом поэт и художник

* * *

Гакыйль Сәгыйровны онытмыйбыз! (ВИДЕО)

* * *

В Камышле прошла презентация книги «Гакиль Сагиров. Про себя и все о нем» / Камышлылылар Гакыйль Сәгыйров иҗатына гашыйк

* * *

Гакыйль Сәгыйров гел безнең күңелдә

* * *

“Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында…”

* * *

Гакыйль Сәгыйровның “Буранлы кичтә” хикәясе

* * *

Болгар радиосының «Яшәү яме» тапшыруы Гакиль Сәгыйровка багышланды (АУДИОЯЗМА)

Просмотров: 1996

Один комментарий

  1. Уңышлар сезгә милләттәшләрем! Аллаһы Раббымыз үз ярдәмнәреннән ташламасын!