В ИД «Хузур» переиздали аудиоверсию Корана / Коръәннең аудио-версиясе кабат чыгарылды

57-49Издательский дом «Хузур» Духовного управления мусульман Татарстана по многочисленным просьбам переиздал аудиоверсию священного Корана в исполнении муфтия Татарстана Камиля хазрата Самигуллина. Об этом сообщает пресс-служба муфтията РТ.

Аудио-Коран является полезным помощником для всех, кто желает изучить священную книгу и ведет преподавательскую деятельность в религиозных образовательных учреждениях.

Первая в России полная аудиоверсия Корана записана под кураторством представителя Всемирной организации подготовки хафизов Корана шейха Хасана Хадия. На реализацию проекта потребовалось более восьми месяцев.

«Татар-информ».

* * *

Дөньяга кабат Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаруында Коръәннең аудиоверсиясе чыкты.Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Диния Нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты каршында эшләп килүче “Азан” радиосы тарафыннан әлеге уникаль медиабасма кызыксынучыларның күпләп сораулары буенча нәшер ителде. Бу аудиодискта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин укуында Коръән-Кәримдәге барлык сүрәләрнең язмасы бирелә.

Аудиоязмаларны туплау Коръән хафизларны әзерләү буенча Бөтендөнья оешмасы вәкиле, шәйх Хәсән Һәдия җитәкчелегендә алып барылды. Басма, беренче тапкыр дөнья күргәч, Россиядә яшәүче мөселманнарга Татарстан мөфтие башкаруында тулы Коръәнне тыңлау мөмкинлеген бирде. Моңарчы бары Мәдинә, Мисыр, Төркия хафизлары башкаруында гына тулы Коръәнне тыңлап була иде.

Татарстан мөфтие тарафыннан яздырылган Коръәннең аудиоверсиясе үзенчәлекле булып тора, чөнки укучы булып беренче тапкыр Россия мөфтие-хафиз чыгыш ясый. Коръәнне яздыру өчен сигез айдан артык вакыт киткән.

«Татар-информ».

Просмотров: 1141

Комментирование запрещено