Куян күмәче

397208_moloko_xleb_yajca_pshenica_eda_prostaya_1680x1050_(www.GdeFon.ru)Татарларда күп кенә гыйбрәтле әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр, риваятьләр һәм гореф-гадәтләр бар. Аларның һәркайсысында тирән мәгънә салынган. Аларда халкыбызның асылы ачык күренә. Кызганыч ки, тик боларның күбесе инде онытылып баралар.

Шул уңайдан элгәре әти-әниләрнең үз балаларына кырдан «куян күчтәнәче» алып кайту гадәте истә тора. Бу борынгыдан килгән матур һәм тирән эчтәлекле, изге бер гадәт.

Кырда көн буена авыр эшләрдә эшләгән халык өйләрендә үзләрен көтеп утырган балаларына алып барган ризыкларыннан нидер бүлеп, өйләренә алып кайталар иде. «Боларны сезгә куян җибәрде», — дип, үзләренең изге гамәлләрен әкияти бер күренешкә әверелдерәләр иде.

Менә шундый хәтердә тирән уелып калган уйлардан шигырьләр туалар да инде.

Кичен әти алып кайтты
Куян күмәче кырдан.
Белсәң иде, нинди тәмле -
Телеңне йота торган.

Йомырка да әле тагын
Күчтәнәч итеп куян,
Ипиенә маен ягып,
Җиләген бераз куйган.

Чәчәкләрен җыеп биргән,
Күзнең явын алырлык.
Аның миче бармы икән
Тәмле ипи салырлык?!

Йомыркасын кайдан алган -
Эх, тәмленең-тәмлесе!
Чәчәкләрен кайдан җыйган
Искәтерлек ямьлесен?!

Шул куянга хөрмәтемне
Әйтим икән ничекләр?
Изге җанга рәхмәтемне
Язып куйдым иҗекләп.

Ясап элдем аның сыман,
Чәчәкләр белән бизәп,
Тик бу хикмәтнең дә чыны
Беленә икән тиздән!

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1528

Комментирование запрещено