Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелә башлады

?????????? ???????Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан быел Ш.Мәрҗанигә багышланган документаль фильм төшерелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итте.

Исегезгә төшереп узабыз, быел Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел – Ш.Мәрҗани елы буларак игълан ителде. Ел дәвамында Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан күргәзмәләр, конференция, очрашулар оештырылачак.

“Ш.Мәрҗани — милли тарих буенча татар телендә хезмәт язган беренче галим, — диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Нияз хәзрәт Сабиров. – Аның хезмәтләренең күпчелеге гарәп телендә язылган, ә менә милли тарих турындагы хезмәте татар телендә башкарылган. Шул рәвешчә ул туган телебезне өйрәнүнең әһәмиятен күрсәткән. Мәрҗани бик тәкъвалы, кечкенәдән тырыш булган. Бертуган энесе Садретдин хәзрәт Ш.Мәрҗанинең шәхси сыйфатлары турында болай дигән: “Мәрҗани кечкенәдән тырыш, намазларын калдырмый. Авыру сәбәпле вакытында укылмаган намазларны савыккач башкарган. Гомеренең соңгы мизгелләренә кадәр Аллаһка шөкер кылган. “Миңа йөкләнелгән бөтен намазларны укыдым”, — дип әйтә иде”. 

Нияз хәзрәт Сабировның әйтүенчә, Ш.Мәрҗанинең кызы ягыннан нәселе бүген дә дәвам итә. Мәрҗанинең туганы Гөлзада ханым бүгенге көндә Казанда яши. Тарихи чыганакларда Мәрҗанинең 10 баласы булган, дип әйтелә. Шуларның 5 се иртә вафат булган, Аллаһы Тәгалә аңа шундый сынаулар да биргән. Мәрҗани башлаган эшен һәрвакыт азагына кадәр җиткергән. Үзенә тәгаенләнгән сорауларга һәрвакыт төгәл җаваплар биргән. Китап укудан, китап язудан зур ләззәт алган. Вакытның кадерен белгән. Әйтеп узылганча, үз ана телендә аралашкан кешеләрне хөрмәтләгән. Рус сүзләре кыстырып сөйләшүчеләргә шелтә белдерә торган булган.

«Пәйгамбәребез әйткән: кеше бу дөньяда нинди халәттә яшәсә, дөньядан да шул халәттә китәчәк. Нинди халәттә үлгән булса, шул халәттә торгызылачак. Ш.Мәрҗани Коръән әһеле булды, соңгы сүзләре дә Коръән аятләре булган”, — ди Нияз хәзрәт.

Ш.Мәрҗанигә багышланган фильм проектының җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров белдергәнчә, Ш.Мәрҗани турындагы фильм төшерелә башлады. Февраль аенда әзер булачак фильм Мәрҗанинең туган якларында да төшерелә.

«Татар-информ».

Просмотров: 1295

Комментирование запрещено