Азербайҗан татарлары һәм Татарстан азербайҗаннары хезмәттәшлекне ныгыта / Делегация из Татарстана навестила в Баку татарскую диаспору Азербайджана

0721“Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе чакыруы буенча “Азербайҗан” Татарстан Республикасы Азербайҗан милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешма вәкилләре һәм Татарстан кунаклары Азербайҗан татар диаспорасы вәкилләре белән очрашу һәм танышу өчен Бакуга сәфәр кылды. Бу хакта “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе урынбасары Эмин Рамазанов хәбәр итте.

Очрашуның төп максаты – Азербайҗан һәм Татарстанның тугандаш халыклары дуслыгын ныгытуга этәрәчәк хезмәттәшлекне ныгыту, уртак мәдәни һәм җәмгыяви чаралар уздыру.

Кунаклар сәфәр кысаларында «Эждербей» мәчетендә җомга намазында булдылар һәм дини татарлар белән таныштылар.

Азербайҗан татар диаспорасы вәкиле, Татарстаннан килгән кунакларга рәхмәт белдерде.

Эмин Рамазанов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән «Эждербей» мәчете фондына күптән түгел Казаннан алынган китаплар һәм календарьлар тапшырды. Ул шулай ук Татарстан газеталарын тапшырды, анда танылган язучы, журналист Вәсилә Рәхимованың Бакудагы татар мәчете тарихы, Азерҗайҗан татарлары арасындагы танылган җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, Бакудагы татар зираты турында мәкаләләре басылган. Вәсилә Рәхимова бу уникаль материалны 2017 елда Бакуга сәфәре вакытында җыйган.

Аннары азербайҗан һәм татар диаспорасы вәкилләре Төркиянең Buyukfirat ресторанында аралашуларын дәвам итте. Кичәдә җирле ансамбль башкаруында татар җырлары яңгырады.

«Татар-информ».

* * *

Гости из Татарстана побывали с визитом в Баку для встречи и знакомства с представителями татарской диаспоры Азербайджана, сообщает Постпредство РТ в Азербайджане.

Во время визита представители Татарстана побывали на пятничном намазе в мечети «Эждербей» и познакомились с прихожанами из числа татар.

Имам мечети Рашид Джабаров рассказал об истории мечети и совместном совершении здесь намаза представителями различных национальностей.

Представитель татарской диаспоры Азербайджана Эмин Рамазанов передал от Духовного управления мусульман РТ в фонд мечети «Эждербей» тематические книги и календари, которые недавно привез из Казани.

Во время встречи старший тренер молодежной сборной Азербайджана по волейболу Джалил Бахтиозин передал в фонд азербайджанской диаспоры РТ мяч чемпионата Европы по волейболу с подписями представителей татарской диаспоры Азербайджана.

Затем общение представителей азербайджанской и татарской диаспоры продолжилось в турецком ресторане, где состоялся небольшой импровизированный концерт.

Среди гостей из Татарстана также были переводчик турецкого, арабского и татарского языков Ягут Худоярова и хореограф Эльман Мусаев, обучаюший в Казани и Елабуге детей национальным танцам. На вечере прозвучали татарские песни в исполнении местного ансамбля под аккомпанемент гармони (Исмаил Сафин).

«Татар-информ».

Просмотров: 1119

Один комментарий