Татар халык бизәкләре – үзе бер тарих

Калфак ДДНТатар хатын-кызының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Ул җеп эрләгән, шәл бәйләгән, ашъяулык, сөлге чиккән, келәм, палас тукыган. Халкыбыз еллар һәм гасырлар буе бизәкләп эшләү һөнәрен саклап һәм үстереп килгән. Без, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары, тарихи мирасыбыз белән кызыксыну, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырып торабыз. Күптән түгел өлкә Халыклар дуслыгы йортында ашъяулык һәм мендәр тышлыклары чигү буенча мастер-класс уздырдык.

Чарада катнашучы активистларыбыз сандыкларыннан үзләренең яшь чакларында, әниләренең чиккән кул эшләрен алып килгәннәр иде. Фатыйма ханым Әһлиуллинаның тоташ чигү белән чиккән сөлгеләре, Разия ханым Әюпованың ашъяулыклары белән хозурланганда һәркем шундый матурлыкны үз куллары белән тудырырга хыяллангандыр. Бераздан хатын-кызларыбыз җиң сызганып эшкә кереште.

2xkz27icWmk8LHTGn-t59E cV81tWQoUEQ uxOMINyB7sA Калфак ДДНСамара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сән­гать остасы Гөлнара Насыйрова тоташ чигү техникасының үзенчәлеге турында сөйләп, бизәкләрне тагы да матуррак итеп төшерү серләрен төшендерде. Татар халык бизәкләре — ул үзе бер тарих бит, аның һәркайсына ниндидер мәгънә салынган. Мин бу турыда хатын-кызларыбызга кыскача сөйләп бирдем. Роза чәчәге матурлык һәм мәхәббәт билгесе булса, гөлҗимеш һәм миләш — бәхет китерүче үсемлекләр. Язның беренче чәчәкләреннән булган һәм бизәкләрдә еш кулланыла торган лалә чәчәге үзгәреш, яңарышны аңлата. Идел буе болгарларыннан ук килә торган, башка халыкларда да популяр булган чәчәк бәйләме темасы яшәү чыганагы символы булып тора. Кошлар яисә кош кау­рые мотивлары бар төрки халыкларда да яктылык символы булып кабул ителгән. Милли бизәкләребезнең нигезен яшел, шәмәхә, зәңгәр, алсу, сары төсләр тәшкил иткән. Яшел төс — яшәү билгесе, зәңгәр — тынычлык, күк йөзе, сары — кояш, алтынсу — затлылык төсе буларак сурәтләнә. Күргәнебезчә, чигү җирлегенең төсе дә ниндидер мәгънә белдерә, бизәкне бербөтен итеп, җыеп, тулыландырып тора.

Милләтебез хәзинәләре турында сөйләшә-сөйләшә, вакыт үткәнен сизми дә калганбыз. Аккалфаклылар бер-берсенә чигүләрен күрсәтеп, бу эштә тәҗрибәләре булган осталарның күрсәтмәләрен, киңәшләрен дә алдылар. Аннан милли ризыклар тулы өстәлләр артында гаилә кыйм­мәтлекләре, балаларга милли тәрбия бирү темаларына сөйләшүләр барды. Ахырда хатын-кызларыбыз очрашу файдалы һәм кызыклы узды дип нәтиҗә ясадылар һәм якын арада тамбурлы чигү буенча да мастер-класс оештырырга килештеләр.

Әминә ИБӘТУЛЛИНА,

Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активисты.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1473

Один комментарий

  1. Кайчан тагын була?