Самара татарлары һәм замана фольклоры

36374183Икътисадта, фән-мәгариф һәм мә­дә­нияттә Россиянең иң эре үзәк­ләреннән берсе саналган Самара өлкәсе — милләттәшләребез күпләп сыенган урын. Ул — Россиянең татарлар яши торган төбәкләре исемлегендә унынчы урында. Урта Идел территориясенә урнашкан Самараның үзендә генә дә татар милләтеннән булган 40 меңгә якын кеше яши, калада аларның саны руслардан кала икенче урынны били. Самара өлкәсенә мөселман-татарларның әле XVI гасыр урталарында ук килеп утырулары хакында тарихи мәгълүматлар сак­лана. Гүзәл табигатьле бу якларны үз иткән милләттәшләребез биредә ныклап тамыр җәйгән, зур-зур салалар төзегән, бүгенге көндә тулы хокуклы җирле халык булып яшәп ята. Төбәкнең галимнәрне үзенә җәлеп итүенең сере дә нәкъ менә шунда – компактлы яшәүче татарлар белән аралашу аша халкыбызны этнос буларак һәрьяклап өйрәнү мөмкинлеге чиксез зур биредә. Монда, Рәсәй куенындагы Самара өлкәсендә, Татарстанның татар авылларындагы кебек үк, рә­хәтләнеп татарча аралашып була торган, татарча сөйли, татарча уйлый, татарча эш-гамәл кыла, тормыш алып бара торган милләттәшләребез яши.

Галимнең бурычы – халкыбыз яшәү-тәрәккыятенең кабатланмас чаткыларын, әһәмиятле мизгелләрен билгеләп калу, бөртекләп җыйнау, теркәү, өйрәнү аша мөһим ачышлар ясау, халыкныкын халыкка кире кайтару. Самара татарлары галимнәрне күптәннән кызыксындыра. Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үзенең 75 еллык эшчәнлеге дәвамында татар халкының рухи һәм милли-мәдәни мирасын барлау, туплау һәм өйрәнүгә, гомумән, зур игътибар бирә. Әле алтмышынчы елларда ук бу якларга Институттан Илбарис Надиров, Хуҗи Мәхмүтов, Фатих Урманчеев, Флора Әхмәтова, Халидә Гатина кебек фольклорчы галимнәр, экспедицияләргә чыгып, фактик материаллар туплап алып кайткан, аларны академик басмалар төзегәндә файдаланган, Самара татарларыннан җыелган рухи энҗеләрне милли мирасыбыз буларак бәяләгән. Ярты гасырга якын вакыт аралыгыннан соң бу төбәкнең фольк­лорында, телендә-сөйләмендә, халык музыка сәнгатенең яшәешендә, археографик, ташъязма һәм этнографик мирас сакланышында һ.б. нинди яңалыклар, үсеш-үзгәрешләр, табышлар һәм югалтулар булуын ачыклау ихтыяҗы Институттан бер төркем галимне янә Самара өлкәсенә китерде.

Биредәге Похвистнево, Кләүле, Камышлы кебек районнарда хәзер 130 меңләп татар яшәве мәгълүм. Фольк­лорчыларны, археограф, текстолог, диалектолог, сәнгать белгечләрен берләштергән комплекслы фәнни экспедиция бу юлы өлкәнең шушы районнарында эшләде. Эш барышында һәр белгеч үз юнәлешенә муафыйк максатларны тормышка ашыруны күздә тотты. «Юлы уңның – эше уң», – ди халкыбыз. Безнең дә юлыбыз уң булып, эшебез гаять җайлы барды. Экспедиция барышында Самара татарларының рухи һәм матди мәдәнияте төрле яклап өйрәнелде. Элекке дәверләрдән туп­лана килгән тормыш тәҗрибәсе, зирәк акыл, тапкыр фикерләр, тәрбия алымнары, әхлак нормалары, күңел дөньясының, матурлыкның үзенчәлекле чагылышы, хәерле гамәлләрне аңлау-тоемлау рәвеше, дин, фәлсәфә, хәтер – болар бар да халыкта яши торган тиңсез хәзинәләр. Халык бар икән, димәк, аның күңел байлыгы да исән-сау, ул байлык, тарихның үзе кебек, һаман үсеш-үзгәрештә.

Фольклорчы буларак, төп игътибарымны, әлбәттә, халык авыз иҗаты үрнәкләрен барлауга юнәлттем. Халык белән әңгәмә корулар нәтиҗәсендә бик күп берәмлек тел-авыз иҗаты үрнәкләре язып алынды, шушы төбәккә генә хас булган тарихи, топонимик һәм мифологик риваятьләр, авыл тарихлары, уеннар, җырлар, йола фольклоры, төрле ышануларга бәйле барлыкка килгән яисә халык китаптан укып сөйләгән хикәятләр, бәетләр, мөнәҗәтләр, мәзәкләр, мәзәк хәлләр архивыбызны баетты. Ачык йөзле, сүзгә оста информантлары, куллары шифалау үзлегенә ия халык табиблары, оста гармунчылары, гармун ясаучылары, тәмле сулары, татлы бавырсаклары, исламны хөрмәт итеп яши белә торган халкы белән күңелгә керде бу төбәк. Ни дисәң дә, Самарадагы татарларда – ата-бабаларыбыз каны, тамырларыбыз бер, гадәтләребез уртак. Һәр мәсьәләгә үз карашы булган тырыш, гаярь, җор телле, ушлы Самара татарлары – асылда милләтебезнең тулылыгын, бөтенлеген тәэмин итеп торучы шактый эре катлам. Биредә очраган һәм язып алынган фольк­лор әсәрләре — татар халык иҗатының бүгенге торышы, халкыбыз яшәешенә, аның бүгенге сулышына тере мисал.

Үзеңнеке һәрвакыт үз була. «Без — татарлар!» — дип горурланып әйтерлек милләтеңнең булуы шул милләт ке­шесендә канәгатьлек хисләре тудыра. Бу әйбәт хис татарларның бай тарихка, үзенчәлекле мәдәнияткә ия халык булуын аңлаудан килә, әлбәттә. Самара татарлары белән аралашу, авыллары тарихы, күренекле шәхесләренең эш-гамәлләре, гореф-гадәт, йолалары турында үз авызларыннан ишетү, күңел сандыкларын ачтырып, анда сакланган хәзинәләр белән танышу шушы хиснең яңаруына, ныгуына сәбәп булды. Бөек Тукай әйткәнчә, «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул».

2010 елдан бирле даими чыгып килә торган «Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» дип аталган сериядә дөнья күргән «Милли-мәдәни мирасыбыз: Самара өлкәсе татарлары» җыентыгында (Казан, 2015; 360 б.) 2014 елда Самара өлкәсенә Институтыбыз оештырган экспедиция материаллары һәм шушы чараның барышы тулысы белән яктыртыла. Биредә исә шушы экспедиция составында Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали, Нугай, Красный Мост, Яңа Мансур, Иске Мәчәләй, Яңа Мәчәләй, Кләүле районында Назаровка, Камышлы районында Камышлы авылы, Иске Ярмәк, Яңа Ярмәк, Иске Балыклы һәм Дәүләткол авылларындагы татарлардан шәхсән үзем туплаган кайбер үрнәкләрне укучыларга тәкъдим итәм.

 

Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА,

филология фәннәре докторы.

Борынгы курган

 (Тарихи риваять)

Гали авылы янында биеклеге 70 метрлы курган бар. Аны Чыңгыз хан явыннан калган курган, диләр. Моннан Чыңгыз хан үзенең гаскәре белән узган. Бер ише Идел ягыннан килгән, икенчесе – Оренбург тарафыннан. Шушы тирәдә Чыңгызның бер атаклы генералы үлеп калган. Аны шунда җирләп, биек курган корганнар. Ул курган Гали авылы белән Ырсай авылы чигендә.

Әхмәдиев Рәфхат Алтынхуҗа улыннан.

1957 елгы, Похвистнево районы, Гали авылы.

 

Морат бабкай чишмәсе

 (Тарихи риваять)

36374183Морат бабкай Гали авылында моннан 210 еллар элек яшәгән. Ул мулла булган, соңыннан — авыл старостасы. Аны, каты куллы, кырыс кеше булганга, янсыз (җансыз, кансыз. – Л.М.), дигәннәр. Халыкны тәртипкә күндереп, авылны тотып торган.

Патша хөкүмәтеннән, авылны чукындырырга дип, арбалы ат белән 18 солдат килә. 18 обоз (ат йөге. — Л.М.), тәреләр төяп, тау өсләп киләләр. Киләләр болар, хәзерге турбаза янында авылның ике йөзләп ир-аты боларны саф-саф булып тезелеп каршы ала. Кайберәүләр чу­кындыручылардан куркып та кала. Авылның Дәмин исемле кешесе бабкайга: «Әллә болар киткәнче генә булса да чукынган булып кыланыйк микән?» — ди икән. Морат бабкай әйткән:

- Беркем дә чукынмый! Ничек йөрдек моңа кадәр мөселман булып, шулай калабыз.

Патша солдатлары һавага атарга тотына. Сугыш китә. 18 солдатның 11ен үтереп, тау тишегенә күмеп куялар, алып килгән йөкләрен калдырып, калган 7се кайтып китә. «Барыгыз, кайтып сөйләгез», — дип озаталар аларын. Алардан калган тәреләрне соңрак күрше чуваш авылларына барып сатып йөрүчеләр дә булган әле.

Шушы хәлдән соң бу эшне оештырган Морат бабкайны җәзалыйлар. Бабкайның ике күзен чокып чыгаралар да үзен таллыкка ыргыталар. Бабкай өч көн дога кылып, Аллаһка ялварып шунда ята.

- Әй Аллам, без бит дин өчен сугыштык. Су бир. Бу урында чишмә тибеп чыкса иде! Үтүчеләр шунда үзләрен чис­тартып китә алса иде. Бу җирләр ризыклы булсын.

Бабкай әнә шулай теләп ята, өч көннән үлә. Аны шунда җирлиләр. Ул үлгәч, бу урында чишмә бәреп чыга. Чишмә Морат бабкай кабере янында, шуңа күрә бу чишмәне халык Морат бабкай чишмәсе дип йөртә башлый. Сазлыкка әйләнеп бетте дип, чишмәне Совет заманында таш бастырып каплап куйганнар иде. Ташны бәреп, ургылып кабат чыкты ул. Морат бабкайны халык бик зурлый. Чишмәне авыл байлары карап тора.

Әхмәдиева Асия Хәлимулла кызыннан.

1958 елгы, Похвистнево районы, Гали авылы.

 

Кемнең җен күргәне бар?

 (Мифологик хикәят)

Миңа җен ияләште бервакыт. Ахшам укыдым. Караңгы. Дисбе тартып утырам. Карасам, дисбем төймәләре арасыннан ике ялтыр күзле кап-кара нәрсә килеп чыкты. Бәләкәй генә үзе. Кит, дим, «Лә хәүлә вә лә куәтә»не укып, күзенә төкерәм. Китми дә, күзен дә йоммый. Шуннан кызымны чакырдым. «Инәкәй, әйдә сызыйк», — ди кызым. «Аятел көрси»не укып, икәүләп пычак белән стенаны өй эче буйлап сызып чыктык. Икенче көнне мылтыктан аттырдык, куркытыр өчен. Шуннан бетте теге җен.

Моратханова Наилә Закир кызыннан.

1936 елгы, Похвистнево районы, Гали авылы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1387

Комментирование запрещено