Яраткан “Бердәмлег”емә күптәннән язганым юк иде инде. Илһамланып киттем дә үземнең хәл-әхвәлне белгертеп, хат язарга ниятләдем. Туксанга якынлашып барган көнемдә минем тормышымда бер яңа үзгәреш булырга тора бит әле. Мәрхәбә кызымның үтенече буенча өлкә хакимияте миңа, хезмәтемне югары бәяләп, торак шартларымны яхшырту өчен 1 миллион 300 мең сум күләмендә акча бүлеп бирергә карар чыгарган иде. Шул акчага оныгым яшәгән Пестравкада миңа фатир сатып алганнар. Күптән түгел үзем шунда барып күреп кайттым: әйбәт, хәзергечә, шәһәрдәгечә эшләнгән фатир. Тик икенче катта, шунысы гына бераз ошап бетмәде. Вакыты-вакыты белән минем аякларымны көзән җыергалый башлады бит. Ә берүземә Таллыда яшәве дә кыен. Шуңа ризалаштым да инде.
Гел исән булып тормам, нык авырып-нитеп китүем дә бар. Балаларыма бармый, кая барыйм. Пестравкада кызымның кызы Дания — табиб. Хәлем мөшкелләнсә, яннарында булгач, ярдәм итәрләр дим.
Хәзергә бик яхшы ук булмаса да, исәнлегем бар әле, үземне үзем тәрбияләргә хәлемнән килә. Ялгыз яши торгач, пешекче дә булдым инде. Тик әлегә коймак кына пешерә белмим. Коймак пешерергә хәлемнән килмәсә дә, шигырьләр “пешерергә” булдырам әле. Быел да җәемне шигырьләр язгалап, балаларыма балык, кысла тотып, бакчамда яшелчә-җимешләр үстереп үткәрдем. Яңа шигырьләрем тупланган дүртенче китабым да дөнья күрде. Бу — азаккыгы шигырьләрем җыентыгы булыр, мөгаен. Дөрес, әле тагын бер китаплык шигырьләрем бар, тик аларны җыентык итеп бастыртмам, бары истәлек өчен кулъязма көенә генә калдырырмын.
Менә шул соңгы җыентыкка кертелгән бер шигыремне сезгә дә күрсәтергә булдым. Юк, газетада бастырыр өчен түгел. Ә кем белә, бәлки, ошаса, “Бердәмлек”тә дә урын табылыр әле.
Йолдызлар белән әңгәмә
Җиһан-Тәңребез төзегән
Сез йолдызлар торагы.
Сез шул иркен фатирда
Миллиард еллар торасыз.
Сез шул торак бирүченең
Кадерен беләсезме?
Иркен, якты фатир өчен
Әҗерен бирәсезме?
Ә йолдызлар җавап белән
Мине шаккаттырдылар:
“Ходай безне нуры белән
Җылыта, тукландыра.
Моның өчен бернинди дә
Хак түләмибез аңа.
Ходаебыз бик юмарт -
Шундый мәрхәмәтле карт!”
Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ.
Таллы авылы,
Большая Черниговка районы.
Просмотров: 1127