2018 елда үзгәрешләр: бала акчасы, пенсия, хезмәт хакы арта; көмешкә тыела; табиблар Интернет аша карый башлый

слазь-власть1Һәр елдагыча, быел да безне яңа үзгәрешләр көтә. «Интертат» 2018 елда тормышыбызда булачак 40 үзгәрешне барлады. Ул үзгәрешләр пенсияләргә, хезмәт хакына, отпускларга, медицинага һәм башка өлкәләргә кагыла.

Бала пособиесе

1. Беренче балага пособие түләнелә башлый. Гаиләге беренче балага яки уллыкка-кызлыкка алынган беренче балага яшь  ярым тулганчы ай саен пособие биреләчәк. Акча күләме узган елның икенче кварталына билгеләнгән яшәү минимумына карап исәпләнәчәк. Шулай итеп, 2018 елда айлык пособиенең күләме 10,5 мең сум тәшкил итә, 2019 елда – 10,8; 2020 елда – 11,1 мең сум булыр дип фаразлана.  Пособиене алу өчен ата-аналар социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә тиеш.

2. 2018 елның 1 гыйнварыннан, ата-аналарның теләге буенча, икенче бала өчен бирелгән ана капиталын (480 мең сум) ай саен алып барырга мөмкин булачак. Моның өчен Пенсия фондына гариза язарга кирәк.

Хезмәт хакы һәм отпусклар

3. Хезмәт өчен минималь түләү (МРОТ) 9 489 сумны тәшкил итәчәк. Бу, үз чиратында, хезмәт хакларының, «больничный» һәм башка пособиеләрнең артуына китерәчәк.

4. Отпуск. Әгәр хезмәткәр ике ел рәттән ял алмаган икән – отпуск «янмый».Әмма ике ел отпуск бирмәгән хезмәт бирүчеләргә штраф салыначак. Ә зыянлы эш булганда, яки хезмәткәргә 18 тулмаган булса, бер ел отпусксыз эшләтүчегә дә штраф салына.

5. Хезмәт кодексының 152 маддәсе нигезендә ял һәм бәйрәм көннәренә туры килгән өстәмә эшкә өстәмә түләү каралмый. Моңа кадәр бу эш ял көн өчен аерым, өстәмә эш өчен аерым түләнә иде. Хәзер исә ул өстәмә эш буларак кына түләнәчәк. 153 маддә нигезендә өстәмә хезмәт өчен тулы эш көне итеп түгел, фактта эшләнгән сәгатьләр өчен генә түләнәчәк.Бер елга 120 сәгатьтән артык эш көне тыела. Ял көннәрендә эшкә чыккан кешегә хезмәт бирүче ике төрле вариант тәкъдим ителергә мөмкин – гадәти эш көне кебек түләп, аннары өстәмә ял бирелү, яки фактта эшләнгән сәгатьләр өчен икеләтә түләү.

6. Федераль дәүләт хезмәткәрләренең һәм тышкы эшләр министрлыгының дипломатик хезмәткәрләренең айлык хезмәт хаклары 4% ка арта.

слазь-власть1Кыскартулар

 7. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре 20% кыскарырга тиеш. Аларның күбесе ЮХИДИ хезмәткәрләре.

Ташламалар

8. Автокредит өчен ташламалар. Беренче автомобилен сатып алучылар һәм гаиләнең барлык әгъзалары өчен автомобиль сатып алучылар өчен хөкүмәт беренче взносның 10% ташлама ясый. Автомобильнең бәясе 1 450 000 сумнан артмаска тиеш.

Пенсияләр түләү тәртибе

10. 2018 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча пенсия 3,7% арта – өстәмә 500 сум түләнәчәк. 2017 елда уртача пенсия күләме 13,8 мең булса, 2018 елда ул 14,3 меңгә күтәреләчәк.

11. Эшләүче пенсионерларның пенсияләре 2013 елдан бирле үзгәргәне юк, 2018 елда да индексация каралмаган.

12. 2018 елның 1 гыйнварыннан Россия хәрбиләренә түләнүче пенсия күләме 4% ка артачак, ә пенсиядә булган хәрбиләрнең пенсияләре индексацияләнәчәк. Хәрби пенсионерларга эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, Нацгвардия хәрбиләре, янгынга каршы сак хезмәткәрләре дә керә.

13. Аналары бала тудыру йортында калдырып чыккан балалар; урамда табылган балалар, ягъни теркәлгән вакытта ата-аналары турында мәгълүматлары булмаган барлык балалар да 18 яшькә кадәр 10068 сум күләмендә социаль пенсия алачак. Югары уку йортында укыган очракта пенсия 23 яшькә кадәр түләнә.

ОСАГО һәм юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү

14. 2018 елның 1 гыйнварыннан ОСАГО полисының өске өлешенең уң ягында QR-код белән тулылыландырылган яңа формасы барлыкка килә. Кодны сканер аша уздырып, онлайн режимда автомобиль хуҗасы, машина белән идарә итәргә хокуклары булган затлар, иминият полисы, иминият компаниясе турында һәм башка мәгълүматларны белергә мөмкин булачак. Әлеге алым ялган ОСАГО полислары белән йөрүчеләрне бетерү максатыннан эшләнгән.

15. 2018 елда ОСАГО полисларын алган мәҗбүри тагылган иминияттән баш тарту срогы 14 көнгә кадәр озынайтыла (Элек биш көн иде).

16. 2018 елның 1 гыйнварыннан «ЭРА-ГЛОНАСС»  системасы ОСАГОның автоматлаштырылган мәгълүмат системасына юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүматларны җибәрә алачак. Сервис эшләсен өчен, «ЭРА-ГЛОНАСС» җайланмасы авариягә юлыккан автомобильләрнең берсендә булуы да җитә. Автомобиль хуҗаларына дистанцион рәвештә «ЭРА-ГЛОНАСС» терминалларының программасын яңартырга кирәк.

Транспорт салымы һәм бензин бәясе

17. 90нан алып 150 ат көче булган автомобильләргә акцизлар 43 сумнан 45 сумга артачак.  Двигательләре 150 ат көче белән исәпләнгән автомобильләр берничә категориягә бүленәчәк. 200-299 ат көче булган автомобильләрнең бер ат көче өчен 925 сум түләргә туры киләчәк, 300-399 ат көченә – 965 сум, 400-199 ат көченә – 1084 сум, 500 ат көченнән югары булганда – 1302 сум.

18. Дизель ягулыгына һәм бензинга акцизлар үсә, ул 1 литрга 50 тиен тәшкил итә, димәк, ягулыкка бәяләр арта.

Спиртлы эчемлекләр: көмешкә тыела!

19. Көмешкә тыела. Административ хокук бозулар буенча кодексның 14.17 маддәсе — «Законсыз рәвештә этил спирты җитештерү җайланмаларын һәм аның технологиясен куллану» өчен физик затлар 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф түләячәк. Әлеге маддәдә язылганча «технологик җайланмаларыннан» колак кагачаклар, ягъни көмешкә аппаратын тартып алачаклар. Көмешкә саткан өчен 30 меңнән алып 50 меңгә кадәр штраф каралган. Машинаңда, яки биштәреңдә 10 литрдан артык көмешкә белән тотылган очракта 5 меңгә кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

20. 1 гыйнвардан Россиядә әзер продукциядә этил спирты 15% тан ким булган, составында кәефне күтәрүче элементлар (тонизирующие вещества) алкоголь эчемлекләре җитештерүне һәм сатуны тыячаклар. “Джин-тоник” кебек алкогольле эчемлекләр сатуда булмаячак дигән сүз.

Теркәлмәгән җир кишәрлеге хуҗасыз дип табылырга мөмкин

 21. Җирләрен  ызанламаган җир хуҗалары кишәрлекләрен сата һәм бүләк итә алмаячак. Җир чикләре билгеләнмәгән яки җир кишәрлеге  ЕГРП системасында теркәлмәгән очракта суд аны хуҗасыз дип таный ала. Бу очракта җир участогы  җирле үзидарә органнарына бирелергә мөмкин.

Милек өчен салым һәм приватизация

22. Күчемсез милек өчен салымны торакның кадастр бәясеннән чыгып санаячаклар. 2016 елдан алып аны илнең 28 регионында яңа кагыйдәләр буенча түлиләр иде, ә 2018 елдан бу система барлык төбәкләр өчен дә кертелә. Кадастр бәясе фатирның реаль бәясенә караганда күпкә кыйммәтрәк һәм салымнарның артуына китерә.

23. Бушлай приватизацияләүне бетерелә. Кырымда яшәүчеләргә, ятим балаларга һәм 2005 елга кадәр мөрәҗәгать иткән, әмма әлегә кадәр теркәлмәгән гаризаларга гына искәрмә ясаячаклар.

Медицина: табиблар Интернет аша авыруларны карый башлаячак

 24. Дистанцион рәвештә табибларга консультация бирүне рөхсәт иткән закон кабул ителәчәк. Медиклар авыруның сәламәтлеген читтән генә дә тикшерә алачак. Әмма бу табиб авыруны һичьюгы бер тапкыр кабул иткән очракта гына мөмкин.

25. Дәүләт хезмәтләре порталында пациент үзенең медицина күрсәткечләрен, авыру тарихыннан язмаларны, медицина тестларын карый алачак. Әлеге законны тормышка ашыру өчен барлык медицина оешмаларының Интернетка һәм Бердәм дәүләт мәгълүматлары системасына тоташкан булуы зарур.

26. Тормыш өчен мөһим булган дарулар һәм препаратлар исемлеге 60 дару һәм 8 яңа дару формасы белән тулыланачак. Сирәк авырулар белән чирләүчеләр өчен кирәкле дарулар исемелегенә 3 яңа препарат өстәләчәк.

27. Хастаханә белешмәләре. Пациент теләге буенча белешмәләрне язма рәвештә дә, электрон рәвештә дә алып булачак. Электрон вариант уңайлырак: вакытын озайту өчен табибка барасы һәм җитәкчегә күрсәтәсе юк – ул электрон рәвештә киләчәк.

Алиментыңны түләмәсәң, хокуксыз калырга мөмкинсең

28. Алимент, ЮХИДИ штрафларын түләмәүчеләрнең, бурычлары 10 меңнән артык булса, машина йөртү хокукыннан мәхрүм калачаклар.

“Тыныч хәрәкәт зонасы” юл билгесе кертелә

29. Яңа юл билгесе кертелә. “Тыныч хәрәкәт зонасы” термины кертелә, бу юл билгесе булган урында тизлекне 10-20 км/сәг тән арттырырга ярамый. Бу билге  мәктәп яннарында, кешеләр күп булган урыннарда урнаштырылачак. Бу зоналарда кешеләр теләсә кайсы җирдән юлны аркылы чыга алачак. Берничә дизайн карала, юл билгесенең нинди булачагы тәгаен билгеле түгел. 

ЮХИДИ штрафлары: балл системасы кертелә

30. Машина тәрәзәләренә «тонировка» ясату. Тәрәзәләрне караңгылаткан өчен беренче штраф 1500 сум булачак (башта 500 сум иде), әлеге хәл кабатланган очракта – 5 мең. 12 тапкыр закон бозу очрагы теркәлсә, автомобиль хуҗасын машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәләр.

31. ЮХИДИ штрафларына карата балл система кертелә. Бер үк типтагы хокук бозулар булган очракта,  баллар җыелып бара һәм штрафка әйләнә.

32. Штрафны өлешләп түләп булачак. Штрафның бер өлешен юл йөрү кагыйдәләрен бозу буенча протокол төзегән вакытта түләргә була. Калган өлешен – квитанция алганнан соң 3 атнадан да соңга калмыйча түләргә кирәк. Дәүләт теркәлүе булмаган машинаны йөрткән өчен 5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк, хәтта машина йөртү таныклыгын да алырга мөмкиннәр. Тизлекне арттыру кабатланганда, штрафтан тыш, 2 мең сум күләмендә пени өстәп түләргә кирәк булачак.

33. Светофорның кызыл утына беренче тапкыр чыккан машина йөртүче 1 мең сум штраф түли, закон бозу кабатланса – 5 мең сум түли һәм ярты елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калачак. Юл-транспорт һәлакәтендә башка кешеләргә зыян китергән очракта, гаепле йөртүче өчен штраф күләме артачак. 

34. Автомобиль һәм поезд тәрәзәләреннән тәмәке төпчекләрен ташлау һәм юл буйларындагы үләнне яндыру тыела. Әлеге  нормалар, якын арада үз көченә керәчәк. Законда җир кишәрлеге хуҗалары үлән чабарга һәм чүп-чарларны җыярга тиеш булачак.

35. 2018 елдан бөтен илдә ЮХИДИ инспекторлары теләсә кем үзенең телефонына яки камерасына төшергән видео өчен штраф сала алачак. Телефонга “халык инспекторы” дигән программаны төшер дә, юл кагыйдәләрен бозган автомобиль йөртүчеләргә штраф сал. Татарстанда бу система эшли, ул бөтен Россиягә кертелә. 

Такси хезмәте һәм парковка

36. Такси хезмәте белән юридик килешү төземичә, беркем дә таксида эшли алмаячак. Шул рәвешчә, таксида эшләүчеләрнең җаваплылыгын арттырырга телиләр. 

37. Парковка урыннарының 10% инвалидларга бирелергә тиеш.

Интернетта чикләүләр: ватсапка керер өчен паспортыңны күрсәт!

 38. Закон карала гына, ул кабул ителгән очракта социаль челтәрләрдә паспорт буенча гына, димәк 14 яшь тулганнан соң гына теркәлеп булачак. Теркәлү вакытында социаль челтәрләр Россия һәм чит ил гражданнарының паспорт мәгълүматларын тикшерергә тиешләр. Бу таләпләрне үтәмәгән сайт хуҗасы 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф түләргә тиеш. Дөрес булмаган мәгълүмат күрсәткәндә – 1 меңнән 3 мең сум штраф. 

39. Бер паспорт буенча социаль челтәрдә бер генә аккаунт теркәп булачак һәм анда дөрес исем-фамилия күрсәтелергә тиеш. Дөрес мәгълүмат күрсәтмәгән очракта, кулланучының үзенә 5 мең сумга кадәр штраф яный.

40. Ябылган сайтларга керүне кулланучы технологияләрне файдалануны тыючы закон үз көченә керәчәк. Шулай ук атом һәм химик сәнәгать, энергетика, ОПК һәм башка стратегик тармакларның системаларына законсыз кергән өчен җинаять җаваплылыгы кертелә.

intertat.tatar

Просмотров: 1053

Комментирование запрещено