Күрше хакы — Тәңре хакы

image

Сергиевск районының Сидоровка авылында яшәүче Әлфинур һәм Мәгъдән Кәлимуллиннар.

Утым бетсә учагымда,
Күршем, дип мин аңа керәм.
Күршемдә җан җылысы
Һич саекмасын беләм.

Күрше белән гел дус булып
Яшик әле гомер бакый.
Онытмыйча изге сүзне:
Күрше хакы — Тәңре хакы.

Өйләнешкәч, безгә — яшь гаиләгә — «Агропромтранс» оешмасыннан вакытлыча торырга Камышлы авылының Южный бистәсендә алты почмаклы өй бирелгән иде. Йортыбыз әллә ни яхшы булмаса да, яшәргә яраклы булды. Тормыш иптәшем Искәндәр шофер булып эшләде, бервакыт аны бик озак вакытка Липецк шәһәренә командировкага җибәрделәр.

Җиде айлык бала белән калдым. Сабыйга да, үземә дә ашарга кирәк. Кибет йә эшли, йә эшләми. Камышлыга барырга өч чакрым. Нишләргә?..

Иске Ярмәктә яшәүче әниләргә кайтып торырга уңайсызрак шул, чөнки миннән башка да күбәүләр, ишле гаилә… Аннан балага да тынычлык кирәк бит инде. 

Сабыемны йоклаттым да, Камышлыга ризыклар артыннан бер чыктым, ике чыктым... Кайтуыма бала  йә өшеп елап беткән, йә егылып төшкән була…

Шулай беркөнне бала белән урамда йөрим: кемнән ипи сорыйм, кайсысыннан сөт. Күршем Әлфинур мине күреп алды һәм үзенә чәй эчәргә чакырды. Чәен генә түгел, тәмле ашын да ашатты ул. Хәлемне аңлагач, тормыш иптәше Мәгъдән белән миңа ярдәмгә килергә булдылар. Акчалата да булыштылар, кирәк-яракларны да алып кайтып бирделәр, баланы да караштылар. Аллаһының рәхмәте яусын үзләренә!

Бу хәлләрдән соң инде 34 ел узды… Без дә аннан күчендек, изге күңелле күршеләребез дә читкә китеп урнаштылар. Ә менә шушы көннәрдә Әлфинур белән Мәгъдән мине интернет аша таптылар һәм кунакка чакырып алдылар!..

Кәлимуллиннар хәзер Сергиевск районының Сидоровка авылында яшиләр икән. Әлфинур лаеклы ялда, ире әле каравылчы булып эшләп йөри. Тормыш иптәшем белән киңәшләштек тә, кайчандыр күршебездә яшәгән Кәлимуллиннарны күреп кайтырга булдык. Шөкер, тормышлары бик матур икән, безне өстәл тулы тәмле-татлы ризыклар белән каршы алдылар алар.

Күрше хакы – Тәңре хакы.  Безнең әти-әниләр, әби-бабайлар бу сүзләрне  еш кабатлыйлар иде. Шуңа да бу төшенчә күңелләребездә сакланды, без аңа тугры булып яшәргә тырыштык. Әйдәгез, балаларыбызны да  шуңа өйрәтик.

Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1266

Комментирование запрещено