Үкенеч

hqdefaultХәләл җефете Халидә исеменнән күршем Сәмигуллага багышлыйм

Ничә еллар бергә гомер иттек,
Үпкәләшү бездә булмады.
Үләрсең дип һич тә уйламадым,
Бәхилләшеп кала алмадым.

Хастаханәгә чыгып киткән чакта
Бер борылып йортка карадың.
Әллә инде шундук күңелең сизде,
Исән кайтмасыңны аңладың?

Бигрәк авыр иде шул хәлләрең,
Йөрәккәең ничек түзгәндер.
Соңгы минутларың җиткән чакта
Күңелең бәлки мине көткәндер?

Йөрәгем әллә сизендеме икән,
Җибәрмәскә сине келәдем.
Сау-сәламәт, терелеп кайтсың диеп,
Сәдакалар биреп теләдем.

Балаларың гел яныңда булды,
Тик мин генә бара алмадым…
Мәңгелеккә синнән аерылуны
Күмеп кайткач кына аңладым…

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1108

Комментирование запрещено