Боҗыр төркеме

ptitsa-ryabchikКарап торам беркөн тәрәзәдән,
Ап-ак кардан күзләр камаша,
Кыр ягында минем карашымны
Җәлеп итте сәер тамаша:

Карлы юлда кинәт пәйда булды
Йодрык хәтле кара нәрсәләр.
Көтеп тордым, бәлки танырмын дип,
Монда таба әгәр килсәләр.

Бер югалып, тагын калкып чыгып,
Юлны иңләп кая баралар?
Тезелешеп, бик ашыгып килгәч,
Якынайды безнең аралар.

Авыл урамына вак-вак атлап,
Курыкмыйча монда беркемнән,
Ябырылып килеп керүчеләр
Булып чыкты боҗыр төркеме.

Тукталып та тормый килеп җиткәч,
Яктан-якка күчеп йөрделәр,
Җитез нечкә аяклары белән
Кар өстендә челтәр үрделәр.

Буйсынып бер боерыкка алар,
Шактый гына эчкә керделәр
Һәм сибелгән салам арасыннан
Нидер эзләп, чүпләп йөрделәр.

Күңелләре булгач, кошлар кырга
Китте ерып кышның ак карын,
Нишли болар? Әллә онытканнар
Очар өчен канатлары барын…

Әлфия НУРТДИНОВА.

Татар Әбдекие авылы,
Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1382

Комментирование запрещено