Татар көнен көткәндә

492b52213dd04a3e8d8e2a561257ea0e_500_0_0Тагын 50 елдан татар нинди халәттә булачак? Күрәзәчелек – шикле, күп очракларда хәтта ки файдасыз да гамәл. Киләчәкне бары Нострадамус кебек томанлы, төрле якка боргалап булырлык итеп кенә сурәтләп буладыр. Ярты гасырдан соң да милләтебезнең Җир йөзендә яшәячәген билгеләгән җәһәттә дә аның хәл-әхвәле хакында фаразлар бирү авыр. Язмышны ятлар язышканда – бигрәк тә.

Глобальләшү шартларында, Рос­си­я­дәге шовинистик кәефләр озакка сузылганда, хәтта Татарстан дигән республика юкка чыгарылган очракта да фани дөнь­яда без әле булачакбыз. Әмма нинди рәвештә – үз аягыбызда, аңыбыз-акы­лы­быз­дамы, әллә инде урын өстендәме, ме­нә анысы, миңа калса, уннан тугыз очракта Россиядәге эчке сәясәткә, аның дуамал яки ипле булуына, дәвамлылыгына бәй­ле. Татар бүген шундый шәкелдә – хәтта милли үзаң торышын, шуңа бәйле ки­ләчәк, ягъни көл астында очкын булып пыску яки ялкын булып кабынып китә, яна алуыбызны күпчелек башкалар корган вәз­гыять билгели. Республикадагы тел белән бәйле көзге вакыйгалар моны ачык раслады. Шуңа күрә без, бөтенләй үк кул кушырып утырмасак та, “һава торышы” кө­түчеләр хәлендә бүген. “Һава торышы” иплегә үзгәргәндә, җылылык, җеп­шеклек шартларында һәм дә андый “климат” үзен озын-озак көттермәгәндә генә без яңа һәм ихтимал соңгы татар яңа­рышына исәп тота алабыз. Көл астында пыскыган күмернең вакыты һәм кызуы, ни кызганыч, чикле.

Шушы урында Россиянең үзен якындагы 50 елда нәрсәләр көтә, дигән сорау туа. Әлеге җәһәттән бу язмада да журналист һәм сәясәтче Александр Невзоров сүзләрен китерәсе килә. Сүзләр Невзоровча кискен, тик аңа карап кына бәя­ләмәнең бәясен киметү, ул хакыйкатькә хилаф, дию дөрес түгелдер. “Россиянең бернинди дә киләчәге юк. Моны аңлау өчен, “Нәрсә соң ул Россия?” дигән сорауга җавап бирү җитә. “Россия” – диктатор дәүләтнең, империячел маразм иле­нең, басып алучы, күршеләрен даими ким­сетүче һәм талаучы, үз халкын аямаучы, аны миңгерәүлектә тотып, явыз максатларда файдаланучы илнең ерак тарихтан килгән исеме ул. Башка Россия беркайчан да булмаган һәм моннан соң да булмаячак”.

Татарның өмете Россиянең бүгенге форматта, ягъни эчтә – авторитар, тышта чиктән тыш мин-минлекле халәттә озакка кала алмаслыгына ышану белән бәйле. Цивилизацияле, икътисадый куәте АКШ белән Европа Берлеген генә алганда да Россиядән 20 тапкыр зуррак дөнья бе­лән низаглашу нәрсә белән бетәргә мөм­кин? Һәрхәлдә, безнең җиңү белән түгел. Йөз тапкыр зурайтылган Төньяк Корея булып, даими сырт кабартып, дошман эз­ләп һәм табып яшәүне бүгенге заманда дөрес яшәеш дип атап булмый. Гайрәт һәм көч күркә кебек кабарыну, мускуллар ныгыту, уйнатуга киткәндә бигрәк тә. (Көч структураларына һәм чиновникларга кит­кән акчаның бюджет чыгымнарының өчтән берен тәшкил иткәнен искә төше­рик.) Авторитар режим тоталитарлыктан чигенеш булса да, һәр ике очракта да хаки­миятнең терәге булып “штыклар” кала. Тик мәгълүм әйтем: “Штыкларга таянып була, тик аларда утыру мөмкин тү­гел”, – ди.

Россиягә, киләчәкле булам дигәндә, ашыгыч рәвештә, каш ясыйм дип күз чыгармыйча, демократиягә күчәргә, бүген үк ул күчешнең юлларын эзли башларга кирәктер. Бу гамәлдә соңару алдынгы дөньядан тагын да артта калу гына түгел. Көчлеләр белән аркан тартышуның зарары, нәтиҗәсезлеге, чыгымнары, икенче яктан, уңышсыз төбәк сәясәте, хокуксызлык, ахыр чиктә Россия субъектларын, милли төсмерне исәпкә алмаганда да, үзбилгеләнеш юлларын эзләргә мәҗ­бүр итмәсме? Максим Стольников дигән публицист, илдәге сәяси кыйблалар үз­гә­решсез калганда, яңадан бер-ике дис­тә елдан Урал артында багланышлары күб­рәк Кытай белән бәйле, халкы яртылаш “сары кавем”нән торган бәйсез дәү­ләт – Себер-Ерак Көнчыгыш республикасы яра­лу мөмкинлеген фаразлый. Чын­нан да, миллиард ярым халкы булган, үрчүдән туктамаган Кытай бары төньякка, бездәге демографик вакуумга – яулап алынган, тик каралмаган, үз­ләш­терелмәгән билә­мәләр ягына гына ки­ңәя ала һәм киңәя дә. Стольников көн­батыш чикләрдәге һәм Кавказдагы Рос­сиягә күрше барлык дәү­ләтләрнең дә, Белоруссияне дә кертеп, НАТОга һәм Евросоюзга кушылып бетәчәген әйтә. Табигый ресурслар – нефть, газ, металлсыз калган, аерымланган, чикләүләр белән буылган Россиянең хәлләре мөшкел­ләнеп, Европа өлешендәге тө­бәкләр дә “урманга карый” башлаячак, ахырда Россия Явыз Иван тәхеткә килгәндәге чикләргә чаклы кысылачак, ди ул. Бәлки нәкъ шул чорлар җиткәч, татарның зарыгып көткән бәхете мөл­дерәмә тулып, көннәребез, шагыйрь әйтмешли, “ташу кебек шаулап килер”.

Наил ШӘРИФУЛЛИН.

“Ватаным Татарстан”  (№ 8, 20.01.2018).

Просмотров: 600

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>