Ул авылдагы мәдәният үсешенә профессиональ нигез салды

951960 елларда авылда матур үзгәрешләр башланды. Сугыштан соңгы авырлыклар артта калды. Тормыш матурлана, җайга салына башлады. Халыкка берникадәр иреклек бирелде, яшәү өчен төрле иркенлекләр килде.

Иске Ярмәктә элгәредән җыр-биюгә оста, бай рухлы халык яшәгәнгә, аларда тупланган сәләтләрне үстерү өчен төрле мөмкинлекләр туа торды. Менә шул чакта авылга музыка һәм рәсем дәресләре укытучысы булып Фатыйх углы Нурсәхи Йосыпов килде. Ул биредәге сәнгать үсешенә нигез салып, аны әлегәчә күрелмәгән югарылыкка күтәрде.

Аның килүе – көчле илаһи дулкын кебек, күпләрне рухландырды. Ул сәләтле кешеләрдә моңа кадәр бикләнеп яткан мөмкинлекләрне ачып дөньяга чыгарды һәм аларның профессиональ үсешенә юл ачты.

Нурсәхи Фатыйховичны гадәттә Нур дип йөртәләр иде. Әлбәттә, бу исем аның табигатенә, эчке дөньясына тәңгәл килә. Аның бу авылга килүе дә матур кояш чыгуын хәтерләтә иде.

Гади авыл мәктәбендә ул җыр-бию дәресләрен укытуны нота грамотасы өйрәтүдән башлады һәм шуңа нигезләп алып барды. Рәсем дәресләрендә дә ул күпләргә дөнья гүзәллекләрен күрергә өйрәтте.

Аның авылда чәчеп калдырган сәнгать орлыклары бай уңыш бирделәр һәм әле дә бирәләр. «Ак каен» ансамбленың барлыкка килүе үзе генә дә ни тора бит!

Ансамбльның җитәкчесе булып авыл мәктәбендә музыка дәресләре укытучысы Гамил Гәлиуллин эшләде. Ул танылган оста баянчы. Нурсәхи Йосыповның укучысы буларак, аның эшен озак еллар уңышлы дәвам итте.

Нурсәхи Фатыйхович авылдан киткәч тә, һәрвакытта «Ак каен» ансамбленың уңышларына куанып һәм аңа ярдәм итеп яшәде. Үз гомеренә татар сәнгатен, милли мәдәниятен һәм күпләргә бирелгән сәләтләрне үстерүгә бар көчен куйды.

Ул Лениногорск шәһәрендәге сәнгать-педагогия училищесын, аннан соң Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый. Хезмәт юлын Камышлы районы Мәдәният йортында инструктор-массовик буларак башлый. Камышлы районы һәм Татарстан мәктәпләрендә музыка, рәсем, сызым дәресләрен укыта. Аннан соң Татарстанда мәдәният-сәнгать өлкәсендә эшли. Аның хезмәт юлы: Бөгелмә районының Карабаш эшчеләр бистәсе һәм Баулы шәһәре Мәдәният йортлары, сәнгать-бизәү остаханәсе, районның татар халык театры, “Нур” балалар театры студиясы җитәкчесе һәм режиссеры, мәдәният бүлеге мөдире.

Кайда эшләсә дә, Нурсәхи Йосыпов үзен киң кырлы сәләт иясе, оста җитәкче итеп таныта. ВЦСПСның “Мәдәният профсоюзлары учреждениеләрындә бик яхшы хезмәте өчен”, “Үзешчән халык ижатындагы казанышлары өчен” күкрәк билгеләре, СССР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары, Бөтенроссия фестивальләре һәм конкурслары лауреаты медальләре һәм дипломнары белән бүләкләнә.

Ниһаять, хезмәтен югары бәяләп, аңа “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме дә бирелә.

Иске Ярмәк авылы табигатендә ниндидер серлелек, тарту көче бар кебек. Бирегә читтән дә күп кенә данлыклы спортчылар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, һөнәр осталары килеп авыл халкындагы сәләтләрне үстереп, үзләре турында матур истәлекләр калдырып яшәгәннәр. Фәтыйх углы Нурсәхи Йосыпов — шуларның берсе.

 Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1628

2 комментариев

  1. Спасибо большое за содержательную статью! Узнала много интересных фактов из его биографии!

  2. Очень содержательная статья. Спасибо, что Вы, Фарит Абый, в своих статьях пишете о людях ,которых действительно нельзя забывать: не их самих, не их дело и подвиги.