Рәшит ШАМКАЙ: “Бакчага йөрмәгәч, берәүләр “Шамкай ялкау” дип начар данымны чыгарды”

шамкай кызы бн

Рәшит ШАМКАЙ кызы Гөлнара белән.

Рәшит Шамкай белән әле моннан 6-7 ел элек безнең авыл Сабан туенда танышып, сөйләшеп киттек. Казанга килеп, университет бусагаларын атлап кергәннән соң да, сирәк-мирәк кенә булса да: “Шәһәргә ияләшеп буламы, җитди кыз?” – дип хәлләремне сорап, шалтыраткалап торды ул.

Ә беркөнне карурмандай кашларына карап, үзе белән әңгәмә корыр өчен дип, Чуйков урамында урнашкан өч бүлмәле фатирына тәпиләдем.

Рәшит абый кадерле кунагын көткәндәй беренче катка кадәр төшеп, подъезд ишекләрен ачып каршы алды мине. Баштагы мәлдә теге алты ел элек күргән кызны таный алмый аптырады бугай. Аннары: “Ай-яй, үзгәргәнсең!” – дип әйтеп куйды. Фатирга үтеп, залдагы диванга килеп утыргач та, иң беренче эш итеп телефон номерларын язып бара торган дәфтәрен алып килеп күрсәтте. Минем номерны “Нәзилә Хуҗина. Эре кыз” дип язып куйган. Җитдилек сыйфаты бераз булса да, эрелек юк миндә анысы.

- Рәшит абый, журналист­лар белән күп аралашырга туры килә үзегезгә. Иң ярат­маган, туйдырган сорау­ла­рыгыз бар­мы?

- Торалар да, ничә фа­тирың бар дип сорыйлар. Мактанып йөрдем-йөрдем дә, хәзер шуның белән йөдәтәләр. Ничә дип, кыз белән малайның мин алып биргән үз фатирлары бар инде…

- Тагын?

- Тагын… Ну, пускай булсын инде тагын бер-ике. Алар фатир түгел. Гостинкалар алам да, аннары фатир алдым дип сөйләнеп йөрим. Мин бит мактанырга яратам. Нәселебез белән мактанчык без.

- Менә Равил Шә­рә­фиевкә 75 яшьлек юби­лее уңаеннан Прези­денты­быз машина бү­ләк итте. Мо­ны ничек ка­бул иттегез? Шушында ук икенче соравымны да би­реп куйыйм әле: нигә сез бер дә юби­лей кичәләрегезне оеш­тырмыйсыз?

- Биргәннәр икән, яхшы. Мин үзем эшләп табам, үзем булдырам. Дәүләттән садака көтеп утырмыйм.

- Икенче сорауга килгәндә…

- Мин, гомумән, бәйрәм­нәрне яратмыйм. Шул исәптән туган көннәрне дә. Кеше туган көненә йөрмим, үземнекенә дә дәшмим, уздырганым да юк.

- Кечкенә вакытыгызда чүт­тән генә үлми калгансыз икән…

- 1941 еллар. Миңа ике яшь вакытта каты гына башым шешкән. Бөтен дару фронтка озатыла. Табиблар: “Балагыз үлә, бернәрсә дә эшли алмыйбыз”, — дип әти белән әнинең күңеленә кара шом салган. Шунда әби аксыргак тамырын төйгән дә, шуны чүпрәккә салып, башны нык итеп кысып бәйләп куйган. Икенче көнне карасалар, канлы үлек җыйган чүпрәк белән уйнап утырам икән. Тире белән сөяк арасы үлек белән тулган булган. Әби булмаса, Рәшит абыең бүген монда синең белән сөйләшеп утырмас иде.

- Балачакка кайткан-кайт­кан, нинди бала булуыгыз ту­рында да сөйләп алыгыз әле…

- Мәктәптә укыганда башкалардан читтәрәк йөри идем. Яхшы укымадым. Хәзерге вакыт булса, берәр махсус мәктәпкә биргән булырлар иде мине. Кирелек, нәрсә булса да, барыбер үземнекен итү сыйфаты гына мине Шамкай итеп танытты. Үлсәм үләм, ләкин Камал театры артисты булам дип эшкә тотындым. Дәшеп, чакырып алмадылар, театрга гади эшче булып барып кердем…

- Бер сөйләшүебездә үтереп-бетереп хатыныгыз Суфия апаны мактаган идегез.

- Олы мәхәббәт белән түгел, акыл белән яшәдек һәм яшибез. Аллаһы Тәгалә Суфия апаңа аның җаеннан гына торучы, фыр-фыр килеп, тәлинкә тотып йөрүче ир насыйп иткән булса, әйбәт кенә буласы да бит. Нишләтәсең, мин андый түгел. Үземчә яшим, ирегемне кысканнарын яратмыйм. Шуңа күрә дә Суфия апаң мине әйләнеп уза (көлә). Мин бит бакчага да бармыйм. Ә хатынга бакча җене кагылган. Аңа ферма мөдире яки колхоз рәисе хатыны булса да килешер иде. Бакчага йөрмәгәч, берәүләр “Шамкай ялкау” дип начар данымны чыгарды. Ялкау кеше шулай фатирлар ала аламы? Күп еллар элек: “Мин әле авылдан сәнәгемне тирескә кадап кына килдем, менә сиңа акча, нәрсә кирәк, шуны ал, бакчага барырга гына дәшмә”, — дигән идем, шул сүз Камал театрына төтен кебек таралды. “Шулай дип әйттеңме?” — дип артымнан сорап та йөрделәр. Шунысы бар: тапкан малны сак тотам, уңга-сулга очырмыйм. Акчаның аның без белмәгән магнитлы тылсымы бар. Шуны тотсаң, акча килә башлый. Әнә, күрәсеңме, киштәдә бер карачкы утыра. Миңа аны бер хатын бүләк итте. Акча бетсә, аның янына килеп: “Акча бетте бит, малай”, – дип сөйләнәм дә көтмәгәндә генә әллә каян акча килә.

- Акчамания чире сездә…

- Чир түгел бу. Үзеңне ышанычлы итеп тою өчен акча кирәк. Акчаң булса, үзеңне президенттан да өстен сизәсең. Балалар өчен дип тырышам.

- Акча кем кулында?

- Минем кулда. Сорамыйча бер тиененә дә кагылмый Суфия. Бирсәм ала, бирмәсәм сорамый.

- Балаларыгызның тор­мышлары ничек?

- Икесе дә “удачно” урнашып бетте дип әйтә алмыйм. Кызыбыз Гөлнараның гаилә тормышы барып чыкмады, эчә торган ир эләкте. Онык та игелекле бала түгел, рәхәт күрсәтми… Анысын сөйләп тормыйм. Аллага шөкер, улыбыз Айдар үз гаиләсе белән матур гына яши. Ике улы үсә. Кечкенәдән башка төрле бала булды ул. Эчкәнемне, тартканымны күрсә: “Тагын тарткансың! Тартуыңны ташламасаң, мин дә тарта, сүгенә башлыйм, наркотик белән дуслашам”, — дип яный-яный елый иде. Бик авыр булды, әмма тартуымны ташладым. Аракыдан да баш тарттым. Барысы да шул малай өчен. Үткәндә калган үкенечләр күп булды инде…

- Нәрсәдән куркасыз?

- Яратудан. Кемгә дә булса гашыйк булсам, шунда ук качам. Ул кешене бит барыбер кайчан да булса бер югалтасың. Аннары ялгызым гына гарип булып яшәү куркыта. Үлемнән курыкмыйм, ләкин үләсе килми. Ә-ә-ә… тагын балалар белән берәр нәрсә булмасын дип куркып яшим. Исән-сау гына була күрсеннәр. Алары бит йөрәк бәгырьләре…

Нәзилә ХУҖИНА,

“Акчарлак” газетасы хәбәрчесе.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1424

Один комментарий

  1. Исәме сез! Ошанмагыз, аптырамагыз ул гәйбәт сүзләргә. Ярмәклеләр ялкау булмаганы ул фаразан. Ярмәк вагын карасыннар алар Рәшит абыйлары көбек, аннары көше сөйләрләр