Нурлы Казанга сәяхәт

561637_67ab35af33454233bdc92e50630958ae~mv2Аллаһыга шөкер, күптән түгел мин гаиләм белән нурлы Казанга барып кайттым. Көндезен дә, кичен дә рәхәтләнеп кала буйлап сокланып һәм горурланып йөрдек. Чыннан да, Казаныбыз — илебезнең иң матур һәм бай шәһәрләренең берсе. Ул чисталыгы, уңайлылыгы, матурлыгы һәм яктылыгы белән бик күп калалардан аерылып тора. Казан халкы да тәртиплелеге, йомшаклылыгы һәм зыялылыгы белән башкаларга үрнәк булып тора ала. 

Бөтендөнья татар конгрессының җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закиров һәм аның ярдәмчесе (урынбасары) Марс Рифкать улы Тукаев белән очырашырга да насыйп булды миңа.

Сүзебез Сызран Җәмигъ мәсҗиден салу турында иде. Аллаһы теләсә,  Татарстан хөкүмәте тарафыннан да ярдәм булырга чамасы бар. Миннән барлык төзелеш документларын да сорадылар һәм мин барсын да электрон хат белән тапшырдым. Безгә хәзер карарны гына көтәргә калды. Аллаһы Раббымыздан сорыйк, туганнарым! Түрәләребезнең күңелләренә Раббымыз йомшаклык салып, аларның ярдәмнәрен насыйп әйләсен!

Сүзебез тагын бер мөһим мәсәләгә күчте. Сызран татарларының хәл-әхвәлләре турында да сөйләштек. Ринат Зиннур улының сүзләрен китерәм:

«Без Сызран турында ишетеп торабыз. «Сызран татарларының конгрессы» дип аталган бик тә яңгыраулы исемле яңа җәмгыять эшли башлаганын да ишеттек инде. Беренчедән, бу исем килешле түгел, без аның белән һич тә килешә алмыйбыз. Татарларның конгрессы бер, ул исә — Казанда. Икенчедән, хәзерге катлаулы вакытта татарларга яңа җәмгыять төзүнең бер дә уңайлыгы юк.

Сызран мөхтәсибәте белән Сызран татарларының мөхтәрияте арасында туган уңайсызлыклар турында да ишеттек. Димәк, ничек тә булса мөнәсәбәтләрне җайларга кирәк. Шундый актив яшьләр булганда, җыелып аларны мөхтәрияткә сайлагыз, әммә яңа оешмалар төзеп вакытыгызны, көчләрегезне һәм малларыгызны исраф итмәгез. Булганның кадерен белегез. Бу эш сезнең — татарларның — кулында. Татар мөхтәрияте — ул бер шәхеснең җәмгыяте түгел, ә халыкныкы. Без дә үз ягыбыздан бу хәлләрне уңай якка борырга ярдәм итәрбез һәм күзәтү астына алырбыз, Аллаһы теләсә!»  

561637_67ab35af33454233bdc92e50630958ae~mv2Аллаһыга шөкер! Менә шулай яхшы киңәшләр белән дулкынланып Казаныбыздан Сызраныбызга кайтып киттек!

Сызран мөхтәсибәтенең баш имамы ахун Илгизәр-хәзрәт СӘГЪДИ.

Сызран шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1340

Один комментарий

  1. вот что значит бизнес-имам