Казан – зур, Мәскәү – кечкенә

2e7ce76e80aa2b168fb0022b84d0fc74_500_0_0Сталинның шәхсән заказы буенча режиссер Эйзенштейн иҗат иткән “Иван Грозный” кинофильмында яңгырап, соңыннан канатлы сүзгә әйләнгән бу гыйбарә безгә генә түгел, чит илләрдә яшәүчеләргә дә яхшы таныш. Әлеге фильмда ялган һәм мыскылның күп булуын бөтен дөнья инде күптән белсә дә, без үзебез аңа әле төшенеп кенә киләбез.

Ә инде мыскылның колакны торгыза торган “иң-иңе” – язмабызның башына чыгарылган, актерның “асты өскә китерелгән” сүзләре. Актер М.Жаровның саллы йодрыгы белән тамашачы аңына җиткерелгән бу гый­барә татарларның милли горурлыгын юкка чыгара һәм кан коюны бар дип тә бел­мә­гән И.Грозныйның империячел сәясәтен аклый. Әмма ул чакларда Казан үзенең территориаль әһәмияте ягыннан Мәскәүдән ким булмый. Хәтта читтән килгән татар да И.Грозныйга шулай дисә, бу дөп-дөрес булыр иде. Чөнки ул чагында Казан таркалган “Алтын Урда” башкаласы ке­бегрәк саналган һәм барлык татар ханлыкларын (Әс­тер­хан, Кырым, Себер һ.б.) тоташтыручы үзәк булып торган. Рус гаскәр­лә­ренең Казан ханлыгына даими һө­җүм­нәр оештырып торуы тикмәгә генә булмаган. 1552 елга ка­дәр (Казанны алганчы) җиде тапкыр Казанны буйсындыру омтылышы ясал­­ган (1469, 1487, 1506, 1524, 1530, 1545, 1550 нче елларда). Ул чагындагы Ка­занның әһә­мияте территориаль факторга да бәй­ле, чөнки Казан ханлыгыннан көнчыгышка таба Уралдан Тын океан ярларына кадәр Себер ханлыгы урнашкан була. Шулай икән, нинди Русь 300 ел дәвамында та­тар-монгол изүенә дучар ителгән соң?

Татар-монгол изүенә кадәрге Русь бүгенге Россия белән чагыштырганда бик кечкенә булган, элекке СССР­ның бәләкәй генә бер өлешен биләп торган. Хәтта урта һәм түбәнге Идел тө­бәкләре дә тоташ Русьнеке булмаган, ә Уралда, Себер, Ерак Көнчы­гышта төр­ле төрки халыклар һәм рус булмаган башка каби­ләләр яшәгән. XIII-XI гасырларда татар-монголлар ниндидер бер империя булдырса да, әлбәттә инде, Русь бу им­периянең бик аз гына өлешен тәшкил иткән була. Шулай икән, ни өчен соң Россия үзенең артта калганлыгын татар-монгол изүенә сылтап калдырырга маташа? Татар-монголлар Адри­а­тиягә кадәр барып җиткән. Шуңа да карамастан, бөтен Европа тулы канлы тормыш белән яши һәм татарлардан зарланып утырмый.

Буталчык тарих

Беренчедән, руслар шулай зарланып, үзләренең акыл кимчелеген аклый. “Россияне акыл белән аңлап булмый” дип, тикмәгә генә әйтмиләр. Рус әкиятләрен­дәге сәер уңай герой – нәкъ менә акыл зәгыйфьлеге һәм ялкаулыгы нәтиҗәсендә хәт­та иң акыллыларның да борынына чиерткән “Ивануш­ка-дурачок”ның гасырлар буе яшәп килүе очраклы гына түгел. Икенчедән, ул Рос­сия­нең империячел сәя­сәтен аклый: Россия тарихы шуның кадәр буталчык язылган ки, бик күпләргә татарлар VIII-XII гасырларда Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал, Идел буе төбәк­ләрен яулаган, ә инде со­ңын­нан – XIV гасырда Мамай гас­кәр­ләре тар-мар ителгәч, рус патшалары “үз” җирләрен кире кайтара башлаган кебек тоела.

Сүзебезне дәлиллерәк итү өчен үтә яшерен сер кебек сакланган бер картага күз салыйк. Аны озак еллар буе рус патриотлары да, коммунистлар да күрергә те­ләмәде. Хәер, алар гына тү­гел, дөнья сәясәтчеләре тарафыннан бик гадел төстә явызлык империясе дип атал­ган Совет империя­се­нең ялган рус нигезеннән үсеп чыккан татар совет тарихчылары да бу документны күр­мәмешкә салышты. Әлеге карта 1525 елда эш­ләнгән, ә Мәскәүнең Казанга дүртенче тапкыр уңышсыз һөҗүме моннан бер ел алданрак булган. “Российская газета”ның 1994 елның 29 гыйнвар санында басылып чыккан картага кереш сү­зендә болай дип язылган: “Моннан ике көн элек Русь­нең 1525 елда дөнья күргән тәүге басма картасы (Мәскәү җирләре картасы) Россия Дәүләт архив хезмәтенә сак­лауга тапшырылды. Уникаль документ Россия Хөкү­мәте карары нигезендә, Үзәк банк һәм Лондонның Мәс­кәү халык банкы ярдә­мендә, Лондон­ның “Сотби” аукционында 20 мең стерлинг фунтыннан артыграк бәягә сатып алынган”.

Яшерен карта

Карта “Мәскәү җирләре картасы” дип аталса да, күз шундук XVI гасырда СССР­ның Европа өлешендә урнашкан гаять зур татар җир­ләре территориясен “тотып” ала. Картада алар Тартария (Казан, ногай татарлары һ.б.) дип билгеләнгән. Һәм шушы җирләр арасында Мәскәү җире бик кечкенә генә урынны биләп тора. Димәк, СССР Гимнында бөек дип аталган нәкъ менә бәләкәй генә шушы Русь XIII-XVI гасырга кадәр татар изүенә дучар булган дигән сүз.

Сүз уңаеннан, инде торгынлык елларында ук “Клуб путешественников” программасын алып барган Ю.Сенкевичның телевидение аша бу яшерен картаны күрсәтеп алырга кыюлыгы җиткәнлеген искәртеп үтим. Дөрес, әлеге картаны күрсәткәннән соң Сенкевич озак кына югалып торды. Хәтта, аны кайдадыр кыргый кешеләр ашаган икән, дигән имеш-мимешләр дә таралды. Әйе, телевизорны карамаучыларыбыз да бар шул. Ә менә “Российская газета”да басылып чыккан Мәскәү җирләре картасын (аны “тартария картасы” яки хәтта “татария картасы” дип тә атарга була) сенсацияле төстә тарихи дөреслекне торгызуга кертергә мөмкин. Ә бит Лубянка подвалларында мондый карта бардыр, мөгаен, бардыр…

Локман ЗАКИРОВ.

«Ватаным Татарстан” (№ 10, 23.01.2018).

Просмотров: 1053

Комментирование запрещено