Гроссмейстерларны үзебез тәрбиялибез / Гроссмейстеров воспитываем сами

Шахматы2

“Юкәле тау” шахмат түгәрәген оештыру буенча инициатив төркем әгъзалары һәм турнирда җиңүчеләр.

“Шахмат мәсьәләсен чишү — зиһен өчен гимнастика”, — дип кабатларга ярата иде Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәктәбенең математика укытучысы Салих Заһид улы Шәрәфетдинов. Районның Мактаулы гражданины, шагыйрь Салих ага үзе дә шахмат белән “авырып”, бу спорт төре буенча спорт мастеры кандидаты исеменә лаек булган кеше. Ул бакыйлыкка күчкәч, Салих аганың улы Илдар әтиләре истәлегенә шахмат турниры уздыруны башлап җибәрде. Бүген бу чараны өлкәбезнең күп шахматчылары зур бәйрәм кебек көтеп ала. Аның өлкә шахмат федерациясенең эш планына кертелүе дә чараның дәрәҗәсе турында сөйли. 

Быел район һәм авыл ад­министрацияләре ярдәмендә Иске Ярмәктә юбилейлы – унынчы өлкә турниры уздырылды. Бирегә өлкәбезнең 8 районыннан, Самара, Тольятти шәһәрләреннән 70кә якын шахматчы килгән иде. Күпләр инде бер-берсе белән таныш, шуңа да очрашу бик җылы атмосферада узды. Араларында профессиональ шахматчылар, мемориалның даими катнашучылары — ФИДЕ мастеры Олег Безман һәм  халык­ара гроссмейстер Арсений Алавкин да,  яшь буын вәкилләре дә бар иде.

Марафонда катнашучы ха­тын-кызларның саны да ел­дан-ел арта бара. Анастасия Дом­ченкова, Ульяна Рещикова, Юлия Романова, Альбина Игтисамова һәм башка разрядлы уенчылар белән бергә әле яңа гына шахмат серләренә төшенә башлаган яшь гүзәл затлар да үзара ярыштылар.

Бу көнне мәктәпнең спорт залы шыгрым тулы булса да, турнир башлануга биредә гаҗәеп тынлык урнашты.  Күп кенә партияләрдә соңгы секундка кадәр киеренке көрәш барып, шахматчыларның берсе дә көндәшенә юл куярга теләмәде.

Дүртенче турдан соң уенчылар бераз ял итеп, төшке аш ашап алдылар. Һәм кабат шахмат такталары артында кызу көрәш башланды. Нәтиҗәдә хатын-кызлардан самаралы Анастасия Домченкова (5 очко) — беренче, ә Сергиевскидан килгән Альбина Игтисамова (4 очко) икенче урынны яуладылар. Аның якташы Ульяна Рещикова шулай ук 4 очко җыеп, өченче урынга чыкты. Ир-атлардан самаралылар — спорт мастеры исеменә кандидатлар Давид Шапиро һәм Алексей Гусаров 8әр очко җыеп, беренче һәм икенче урыннарны алдылар. Ә менә үткән елларда берничә тапкыр җиңү яулаган Олег Безманга (7,5 очко) быел өченче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Самаралы Ратмир Ситдыйков 7 очко җыеп, дүртенче урынга, ә халыкара гроссмейтер Арсений  Алавкин (6,5 очко)  бишенче урынга чыкты. Камышлы районы вәкилләре Тимур Хисаметдинов (6,5 очко) һәм Борис Камалетдинов (6,5 очко) 6нчы һәм 7нче урыннарга ия булдылар. Шулай да яшь буын вәкилләреннән Иске Ярмәк мәктәбеннән Роман Безбородовның, Анд­рей Елисеевның, Ләйсән Фәй­зул­линаның  һәм Аделина Хә­мидуллинаның, Байтуган мәк­тәбе укучылары Сөләйман Бәд­ретдиновның һәм Данир Га­риповның уеннарын билгеләп үтәсе килә.

Турнирда катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Өлкә шахмат федерациясе сувенирлар һәм бүләкләр өләште, оештыру комитеты һәрберсенә грамоталар, блокнотлар, ручкалар, турнир билгесе төшерелгән сувенирлар тапшырды. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте советы әгъзасы Фәһим Йосыпов Самара татарлары тарихын яктырткан календарьлар бүләк итте. 1 — 10нчы урыннарны яулаучы шахматчылар акчалата бүләкләр белән дә бүләкләнделәр. Турнирның озак еллар хөкемдары булган Александр Рябовка, иң өлкән уенчысы Виктор Перелыгинга (79 яшь) һәм иң яше Камил Каюмовка (7 яшь) да оештыручылар махсус бүләкләр тапшырдылар.

- Әтиебез мәктәптә эш­лә­гәндә балалар өчен шахмат түгәрәге оештырып, укучыларын шахмат уйнарга өйрәтә иде.  Үзем дә анда бик теләп йөри идем һәм әле икенче сыйныфта укыганда ук үземнән күпкә өлкән укучылар белән ярышып, район бәйгесендә өченче урын алганым истә. Кызганыч, әтиебез лаеклы ялга китүгә бу түгәрәк эшчәнлеген туктатты. Күпме генә тырышсак та, төрле сәбәпләр аркасында моны кабат булдыра алмаган идек.

Ниһаять, әтиебезнең күп­тәнге хыялы чынга ашты һәм быел турнир алдыннан тантаналы рәвештә Иске Ярмәк мәктәбендә балалар өчен шахмат түгәрәге ачылды. Салих Шәрәфетдинов ис­тәлегенә оештырылган бу түгәрәккә авылыбызның тарихы, мәдәнияте белән бәйле  “Юкәле тау” исеме бирелде. Аны булдыруда инициатив төркем, өлкә шахмат федерациясе һәм шәхсән аның вице-президенты Станислав Янушевский зур роль уйнадылар. Безгә егерме уен комплекты, шахматчылар өчен әсбаплар һәм демонстрацияләү тактасы бүлеп бирелде. Күп тапкыр Камышлы районы чемпионы булган тәҗрибәле шахматчы Борис Камалетдинов җитәкләгән бу түгәрәккә инде кырыктан артык бала язылды, — дип шатлыгы белән уртак­лашты Илдар Шәрәфетдинов. — Бәлки, киләчәктә биредә танылган гроссмейстерларыбыз үсеп чыгар.

“Юкәле тау” шахмат түгәрәген оештыру буенча инициатив төркем әгъзалары һәм турнирда җиңүчеләр: Ленар Шәрәфетдинов (сулдан уңга), Гөлнара Гәрәева, Борис Камалетдинов, Анастасия Домченкова, Давид Шапиро, Фәридә Шәрәфетдинова, Илдар Шәрәфетдинов, Фәһим Йосыпов һәм Әнвәр Шәрәфетдинов.

“Юкәле тау” шахмат түгәрәген оештыру буенча инициатив төркем әгъзалары һәм турнирда җиңүчеләр: Ленар Шәрәфетдинов (сулдан уңга), Гөлнара Гәрәева, Борис Камалетдинов, Анастасия Домченкова, Давид Шапиро, Фәридә Шәрәфетдинова, Илдар Шәрәфетдинов, Фәһим Йосыпов һәм Әнвәр Шәрәфетдинов.

Турнирны оештыру эшләрен Салих Шәрәфетдиновның балалары — Илдар һәм аның хатыны Фәридә, уллары Әнвәр һәм Ленар Шәрәфетдиновлар, кызлары Гөлнара Гәрәева, Флорида Әхмәдуллина һәм аларның гаиләләре үз өсләренә алганнар.

Кунаклар турнирдан, үзара аралашудан канәгать калып, оештыручыларга җылы каршы алулары, көнозын эшләп торган чәйхана (спорт залында бавырсак, кош телләре һәм башка милли тәм-томнардан сыгылып торган өстәл корылган иде) өчен рәхмәт белдерделәр.

Әсгать ГЫЙЛАҖЕВ,

Иске Ярмәк мәктәбенең физкультура укытучысы.

«Бердәмлек».

* * *

20 января в селе Старое Ермаково, при поддержке районной и сельской администрации состоялся шахматный турнир, посвященный памяти почетного гражданина Камышлинского района, кандидата в мастера спорта по шахматам Салиха Шарафутдинова.

«Решение шахматных задач — гимнастика для ума», – любил повторять учитель математики Староермаковской средней школы Салих Загитович Шарафутдинов, почетный гражданин Камышлинского района, поэт, который увлекался игрой в шахматы и достигший звания кандидата в мастера спорта. После того, как его не стало, его сын Ильдар Шарафутдинов, в память об отце, начал проводить шахматные турниры. Сегодня такое мероприятие с нетерпением ждут многие шахматисты нашей области. Внесение этого мероприятия в план областной шахматной Федерации говорит о высокой оценке организации и проведения турнира.

В этом году при поддержке районной администрации и администрации сельского поселения Ермаково прошел 10-й юбилейный областной шахматный турнир, в котором приняли участие представители из 8-ми районов Самарской области, городов Самара и Тольятти. Всего 66 шахматистов. Многие из участников уже давно знакомы друг с другом, поэтому встреча проходила в теплой, дружеской атмосфере. Среди игроков были и профессиональные шахматисты: мастер ФИДЕ Олег Безман, международный гроссмейстер Арсений Алавкин, также в турнире приняли участие и молодые любители шахмат.

Играющих среди женщин увеличивается с каждым годом. Наряду с опытными шахматистками Анастасией Домченковой, Ульяной Рещиковой, Юлией Романовой, Альбиной Игтисамовой сражались и совсем юные дарования.

После четвертого тура был организован небольшой перерыв на обед, где каждый мог отдохнуть и вкусно поесть. С новыми силами участники продолжили горячую борьбу за шахматными досками.

В итоге среди женщин победу одержала Анастасия Домченкова из Самары, набрав 5 очков из 9 возможных, второе и третье места достались шахматисткам из Сергиевска Альбине Игтисамовой (4 очка) и Ульяне Рещиковой (4 очка). Среди мужчин сильнейшим оказался кандидат в мастера спорта Давид Шапиро из Самары, набрав 8 очков. Второе место завоевал кандидат в мастера спорта Алексей Гусаров (8 очков, Самара). Третье место занял мастер ФИДЕ Олег Безман (7,5 очков, Самара), Ратмир Ситдиков (7 очков, Самара) стал четвертым, пятое место у международного гроссмейстера Арсения Алавкина (6.5 очков, Тольятти). Представители нашего района Тимур Хисамутдинов и Борис Камалетдинов, набравшие также по 6.5 очков, в упорной борьбе уступив лишь именитым шахматистам, заняли 6 и 7 места.

Отрадно, что в турнире приняли участие и ученики Староермаковской и Байтуганской школ: Роман Безбородов, Андрей Елисеев, Ляйсян Файзуллина, Аделина Хамидуллина, Сулейман Бадртдинов и Данир Гарипов.

Всем участникам турнира были вручены грамоты и памятные сувениры, предоставленные Федерацией шахмат Самарской области, Самарским областным татарским обществом «Туган тел» и организаторами турнира, которыми выступают дети и внуки Салиха Загитовича. Победители мужской и женской групп получили главные кубки. Шахматисты, занявшие с 1 по 10 место, также были награждены и денежными премиями. Традиционно памятными подарками были отмечены самый юный участник Камиль Каюмов (7 лет), самый старейший Виктор Перелыгин (79 лет) и главный судья турнира Александр Рябов.

- Наш папа, работая в школе, вел шахматный кружок, в котором обучал учеников этой увлекательной игре. Я и сам с желанием посещал его и помню, как во втором классе, будучи еще октябренком, впервые принял участие в районном соревновании по шахматам среди пионеров, на котором занял 3-е место. Впоследствии стал чемпионом Клявлинского района среди учащихся. После ухода папы на пенсию шахматный кружок перестал действовать. Сколько бы мы ни старались, возобновить работу кружка не удавалось. И вот, спустя более двадцати лет, шахматный кружок в Староермаковской школе вновь заработал. – поделился своей радостью Ильдар Шарафутдинов. — Его открытие состоялось на торжественной части шахматного турнира. Организацией кружка занималась инициативная группа из семи человек. Открытие кружка стало возможным благодаря поддержке администрации сельского поселения Ермаково, руководства местной школы и вице-президента областной шахматной Федерации Станислава Янушевского, выделившего необходимый шахматный инвентарь. Руководителем стал опытный шахматист, многократный чемпион Камышлинского района, призер областных соревнований Борис Камалетдинов. В детский шахматный кружок «Юкале тау» имени Салиха Загитовича Шарафутдинова записались более 40 детей. Возможно, этот кружок воспитает будущих именитых гроссмейстеров.

Асхат ГИЛЯЗОВ,

учитель физической культуры Староермаковской средней школы.

«Камышлинские известия».


КОНТЕКСТ:

Прошел областной шахматный турнир, посвященный памяти Салиха Шарафутдинова (ФОТОГРАФИИ)

 

 

 

Просмотров: 1175

Комментирование запрещено