Путин навестил Шаймиева в больнице / Минтимер Шәймиев хастаханәдә: ике Президент беренче Президентның хәлен белде (ВИДЕО)

QE9u4MonUlnt9WxRAelVKoSZpJhAPQFhВчера президенты Татарстана и России Рустам Минниханов и Владимир Путин посетили государственного советника РТ Минтимера Шаймиева, который по причине болезни не смог накануне принять участие во встречи с президента РФ с главами духовных управлений. Об этом сообщает ТАСС со ссылкой на пресс-секретаря главы российского государства Дмитрия Пескова.

«Как известно, вчера во время встречи с казанским духовенством в Казани должен был присутствовать бывший президент Татарстана Минтимер Шаймиев, но в связи с болезнью он не смог принять участие во встрече. Но Путин и глава Татарстана Минниханов приняли решение до посещения этого предприятия (Казанского авиазавода — прим. ред.) заехать в больницу к Шаймиеву», — рассказал Песков.

Путин и Минниханов спросили о здоровье экс-главы Татарстана и рассказали ему о вчерашней встрече, а также поблагодарили «за работу по благотворительности, которую он возглавляет», рассказал Песков.

«В целом в ходе встречи Путин дал высокую оценку той атмосфере, которая создана в республике в плане сосуществования религий», — заключил пресс-секретарь президента.

Минтимер Шаймиев — первый президент республики Татарстан, он занимал этот пост с 1991 по 2010 год.

 ИА IslamNews.

* * *

Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводы белән танышканчы хастаханәгә кереп, Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән сөйләште.

Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта хастаханәдә дәваланучы республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәлен белде. Бу хакта дәүләт башлыгының рәсми сайты хәбәр итте. 

«Мәгълүм булганча, кичә Казанда дин әһелләре белән очрашу вакытында Татарстанның элеккеге Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашырга тиеш иде, әмма ул авыру аркасында очрашуга килә алмады.

Шулай да Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводы белән танышканчы хастаханәгә кереп чыгарга булды», — дип сөйләде Песков.

Владимир Путин Шәймиевнең сау-сәламәт булуын теләде һәм аңа мөселман руханилары белән очрашу турында сөйләде. Искәртеп үтик, бу очрашуда сүз башлыча Болгар ислам академиясе хакында барган иде.

«Күңел шатлана. Барысы да матур, үз вакытында эшләнә, без ниятләгәнчә бара. Яхшы кадрлар килә, анда инде укулар башланды. Без, әлбәттә, проектны үстерү турында уйланабыз. Мин Уфада булдым, анда да академия төзелә, Кавказда да бар. Әмма бу үзәк, әлбәттә, уникаль», — диде Владимир Путин.

Без Минтимер Шәймиевкә кагылышлы соңгы арадагы яңалыкларны тупладык.

Минтимер Шәймиевкә 81 яшь тулды

“Быел Болгар һәм Зөядә без гадәттәгечә киеренке ритмда эшләргә һәм бу программаны матур төгәлләргә тиеш”, — дип җиткерде М.Шәймиев.

20 гыйнварда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 81 яшь тулды. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады. “Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Татарстан халкы һәм башка илләрдә яшәүче татарлар, шулай ук шәхсән үз исемемнән сезне туган көнегез белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим!” — диелгән  республика лидерының «ВКонтакте» социаль челтәрендә рәсми битендәге котлавында.

Быел «Кол Гали» кунакханәсе тапшырыла, Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлегендәге программа төгәлләнә

18 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда “Кол Гали” кунакханәсе комплексын тапшыруга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. 

Киңәшмә башында Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм “Яңарыш” фонды бергә барлык башкаручылар белән “Татарстанның мәдәни мирасы – Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгар” проектының барлык объектлары буенча эшләрне билгеләгәннәр.

“Быел Болгар һәм Зөядә без гадәттәгечә киеренке ритмда эшләргә һәм бу программаны матур төгәлләргә тиеш”, — диде ул.

“Тапшыру вакыты бу елның уртасына билгеләнгән. Ничек кенә катлаулы булса да, комплексны үз вакытында әзерләргә һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына тапшырырга кирәк”, — диде Минтимер Шәймиев.

16 гыйнварда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Актаныш районы якташлар җәмгыяте җырчы Әлфия Авзалованы искә алу кичәсен уздырды. Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең оештыручыларга һәм тамашачыларга видеомөрәҗәгатен күрсәттеләр. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе җырчының язмышын Габдулла Тукайныкы белән чагыштырды.

Дәүләт Киңәшчесе җырчыга, якын итеп “Әлфия” дип мөрәҗәгать итүен әйтте. “Биш яшеннән ятим калган кызчыкны халкыбыз үз кочагына алган дияр идем. Аның тормыш юлын күзалласак, ирексездән бөек Тукаебызның юллары искә төшә”, — диде ул. Минтимер Шәймиев шагыйрьнең «Дошманнар» шигыреннән өзек укыды:

«Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! 
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем».

Минтимер Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында Актаныш районы Әнәк авылында туган. Ул үз хезмәтләре өчен күпсанлы дәүләт бүләкләренә ия булды. “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының тулы кавалеры булып тора. 2017 елда Россия Президенты Владимир Путин Минтимер Шәймиевны Россия Федерациясе Хезмәт Герое дигән мактаулы исем белән бүләкләде.

intertat.tatar

Просмотров: 1282

Один комментарий

  1. Да уж, полежал бы он в наших больницах