“Татарда үпкә калды”

1c81161fbbb0b8aeee4f02e18d4566a1_500_0_0Теш күрсәтмәсәк, башкалар белән бертигез хакыбыз булуын тәкрарламасак, милли хокукларыбызны җир белән тигезләп куюлары ихтимал. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында туган телебезне укытуны ихтыярига калдырулары, эре-эре Татарстан банкларының бер-бер артлы бөлгенлеккә төшүе – шушы аянычлы хәлнең кайбер мисаллары гына. Күренекле сәясәтче, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимовтан шушы хәлнең сәбәпләрен сораштык.

– Соңгы вакытта уңнан да, сулдан да, Татарстан моделе җимерелде, илнең унитар юлдан китәчәген идеологларыбыз чамалап, фаразлап бетерә алмады, дигән тәнкыйть сүз­ләре еш яңгырый башлады. Сез аларга ни дип җавап бирер идегез?

– Беренчедән, Татарстан моделе үз эшен эшләде. Шактый авыр, четерекле чорда – туксанынчы елларда чит ил галимнәре, үзебез­некеләр дә, барыбер бә­релеш булачак, Татарстанда конфликт килеп чыкмый калмас, дип фаразлаган иде. Ул вакытта Татарстан моделе яхшы гына эш­ләде. Мин уйлап чыгарган нәрсә түгел ул. Әлеге гыйбарә беренче мәртәбә 1994 елда Гарвард университетында уз­ды­рылган форумда яңгырады. Шуннан соң ул гыйбарә Көнбатыш газеталарында урын алды. Әлеге гыйбарәнең мәгънәсе ике өлеш­тән тора. Беренчесе – Татарстанда татар бе­лән урыс тыныч яши. Төбәк тиң­дәшлеге дигән нәрсәнең барлыгын социология дә күрсәтә. Икен­чесе – Казан белән Мәскәү арасында Шартнамә-Килешү тө­зеп без моның хокукый җирлеген дә күрсәттек. Киләчәктә нәрсә булыр – анысы инде миннән тормый. Хәзер мин сәясәттән киттем. Шуның белән бәхетле дә.

– Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә депутатларыбыз, мәҗбүри укытудан баш тартып, мәктәпләрдә татар телен ирекле калдыруга ризалык бирде. Татарстан Конститу­ция­сенең 8 маддәсендә, Республикада дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре, диелгән. Әлеге баш тарту Татарстан Конституциясен бозу түгелме?

– Аларны тәнкыйтьли башласам, тагын мине яратмаячаклар. Болай да инде миңа кырын карыйлар. Мактарлык нәрсә юк. Мин киңәшче булып эшләгәндә, без вазифаларыбызны беркемгә дә бирми идек. Киресенчә, Мәс­кәүгә барып, акыртып алып кайта идек. Хәзер бүтән замана. Хәзер бит ул депутатлар, Дәүләт Думасындагылар да, безнекеләр дә – бөтенесе бизнес белән шө­гыль­ләнә. Сәясәт дигән нәрсәне алар телевизордан гына күрә. Замана шундый: хакимият вертикале. Анда уйларга кирәкми, әйткәнне үтәргә генә кирәк.

– Берничә көн элек РФ Президенты Владимир Путин, ил армиясе уставына үзгәреш кертеп, “Россия Федерациясе­нә хезмәт итәм!” дигән гый­барәне кыскартып, “Россиягә хезмәт итәм!” дип калдырды. Бер караганда, солдатларга әйтүе җиңелләшә, икенче караганда, хәрбиләр сүзлеген­нән “федерация” сүзе төшеп кала. Гамәлдә генә түгел, сүздә дә федерализмнан читләшү булып чыга түгелме соң бу?

– Федерализм дигән нәрсә сүздә генә калды инде. Хәзер федерализм сакланган бердәнбер тармак – тышкы эшләр. 1994 елда кул куелган беренче Шарт­на­мәдә моңа кагылышлы ике маддә бар иде. Тора-бара бу юнәлеш федераль законга керде. Бүген дә ул гамәлдә. Тышкы эшләрдә федерализм сакланды дип әле аяк терәп әйтеп була. Хакимият вертикале булганда федерализмга урын юк.

– Мәскәү галимнәре, сәя­сәтчеләре тарафыннан, Россия Федерациясе субъектларын эреләндерергә, милли республикаларны бетерергә ки­рәк, дип белдерү-чакырулар ешайды. Сез ничек уйлыйсыз: эш моңа барып җитәрме?

– Хәзерге сәясәтчеләрнең күбесе сүз боткасы куерту белән мәшгуль. Уйлап әйтелгән сүз тү­гел бу. Милли республикаларга кагылырга Сталин да җөрьәт итмәде. Ул заманда озак уйлап тор­мый гына халыкларны те­гендә монда сөрделәр. Ләкин ул республикаларга тимәде. Моның сәбәбе бар. Әгәр Россияне тар­катасың килә икән, мондый эш белән маташ. Әле ике өлкәне дә бергә кушуы бик авыр. Үз вакытында Петербург белән Ленинград өлкәсен, Мәскәү шәһәре белән Мәскәү өлкәсен кушмакчы булдылар. Килеп чыкмады. Бү­тәннәрне әйтәсе дә юк. Бик авыр, четерекле эш бу. Үзәге кайда булачак, нинди үзгәрешләр ясарга туры киләчәк: моны берәү­нең дә чутлаганы юк. Бер институт та моның белән шөгыльләнми. Болар күз буяу, пиар белән мәш­гуль. Бүгенге сәясәтчеләрең бөтенесе диярлек – күз буяучылар. Үзләрен күрсәтергә, рейтингларын арттырырга кирәк. Фәкать шул гына. Тормышка аша торган нәрсә түгел.

– Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуны ихтыяри итеп калдыргач, җәмгыя­те­бездә, ике зур милләт арасында киеренкелек туды, дип әйтәләр. Сезнеңчә, андый киеренкелек бармы?

– Әйе, татарда үпкә калды. Кешеләр ачык күрсәтмәсә дә, сөй­ләшү, аралашу вакытларында бу үпкә сизелеп-сизелеп китә. Түрә­ләрдә дә, гади халыкта да ризасызлык бар. Тик ул урыска каршы түгел. Беләбез: шактый еллар элек кемнәрдер оештырган, татарга каршы эшли торган оешмалар тик ятмый. Әүвәл алар мәктәпләрдә акча җыюны фаш итү белән шө­гыль­ләнсә, хәзер татар теленә каршы эш йөртә. Ә татар оешмалары алай актив түгел. Алар интернетта яза да шуның белән чикләнә. Тегеләр Мәскәүгә хатлар җибәреп торды. Артеменко инде әллә кайчаннан бирле бу эш белән шөгыльләнә. Әмма без турыдан-туры сәясәт белән шөгыльләнгәндә, кискен­лә­шүгә базмый иде. Ә хәзер курыкмый. Безгә активлык җитмәде. Күп­ләребез, җитәкчеләр, Татар конгрессы бар, алар эшләргә тиеш, дип өстәгеләргә салынды. Ә Конгресс Сабан туе үткәрү белән шө­гыльләнде. Хәзер ул бармы-юкмы: аңлашылмый. Ниндидер аңла­шыл­мый торган съездлар җыялар. Мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны яклап чыкмадылар. Бу – аптыраш!

– Мәктәпләрдә милли белем бирүне ничек саклап калырга соң?

– Миңа уртача белем бирү кызык түгел. Дөрес, уртача белем дә кирәк. Әмма безгә милли элита тәрбияләү мөһимрәк. Әйтик, бер­ничә бик яхшы гимназия булырга тиеш. Республикага бишәү булсын, ди. Аны бер яктан – Татарстан Хөкүмәте, икенче яктан, “Татнефть”, ТАИФ кебек шир­кәтләр тәэмин итә алыр иде. Һәр илдә андый мәктәпләр бар. Әйтик, Бри­таниядә ул – Иден. Бөтен министрлары шуннан чыккан. Иң яхшы егетләрне сайлап алып шунда укыталар. Үз вакытында Колмогоров илебездә (әүвәлгесе Новосибирскида) математика мәктәпләре ачкан иде. Аннан күреп башка илләрдә дә шундый мәктәпләр оештыра башладылар. Бөтен дөньяда шундый 150 мәктәп ачылды. Аннан бик мәшһүр математиклар чыкты. Безгә дә шундый элита әзерли торган мәктәпләр кирәк. Республика аларныкы булуын һәм аны үстерергә тиешлекләрен анда укучылар баштан ук белеп-аңлап торырга тиеш. Элита күп булмый.

– Милли университет та кирәк.

– Әлбәттә, ул мәктәптән соң яшьләр милли университетта укырга тиеш. Ярым гына түгел, тулы бер университет. Гуманитар институтны оештырганда, аның нинди булырга тиешлеген мин әйтеп караган идем. Гарвардта, Стэнфордта да, Мәскәү университетында да шундый белгечләр әзерләнә. Мине тың­ла­мадылар, аңламады­лар. Гуманитар институтны башта – педуниверситетка, аннан КФУга куштылар, шулай бетерделәр. КФУ­да татарлык юк. Милли университет зур булырга тиеш түгел. Бездә гигантомания киң таралган. Гигант, әмма, гафу итегез, импотент. Әйтик, Амери­каның Техас штатында Райсен дигән университет бар. Ялгышмасам, анда күп ди­гәндә 19 мең студент укый. Бу санга студентлар, аспирантлар, док­то­рантлар да керә. Андагы укыту­чыларның яртысы диярлек – Нобель премиясе лауреатлары. Әнә Колумбия университетында 200 меңләп студент укый, диләр. Әмма күп булу яхшы дигәнне аңлатмый.

– “Татнефть”, ТАИФ дип әйт­тегез дә бит. Әнә “Баш­нефть”не “Роснефть”кә кушып куйдылар. Безнекеләр дә – майлы калҗа бит. Аларга да кызыкмаслар дип уйламыйсызмы?

– Әйе, андый курку бар. Телгә басым ясадылар. Хәзер Шарт­на­мә дә юк. Бик хәйләкәр эшлиләр. Кириенко кебек либераллар элек-электән сәясәт белән нык, эзлекле шөгыльләнде. Базар икътисадын, сәясәтне дә алар кулда тота.

– Былтыр Тарих институты хезмәткәрләре башкалабыздагы Иске татар зиратындагы, Арча кыры зиратындагы кабер ташларын барлау-теркәү буенча шактый зур эш башкарды.

– Узган ел хезмәткәрләребез үз илебездә генә түгел, чит илләрдә дә эшләде. Германиянең Саксония җирендә, Венгриядә булды. Алар­ның зиратларында шактый күп татар җирләнгән. Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң да ул якларда шактый милләттәшебез ятып калган. Наполеон гаскәр­ләренә каршы күтәрелгәннәр арасында да башларын салучыларыбыз күп. Германиядә мәрхүмнә­ре­безгә мөнәсәбәт яхшы, акча да сорамыйлар, барларга, ачыкларга ярдәм итәбез, дип торалар. Архивлары да, зиратлары да тәртиптә. Польшада мөнәсәбәт башка, карап торсагыз, акча да бирәбез, ди­гән идек. Баш тарттылар. Шөгыль­ләнергә теләмиләр. Венгриядә татар каберләре бик күп. Машина яллап, андагы бик күп каберләрне барлап чыктык. Туганнар кабер­лек­ләре бар. Анда да татарлар күптер инде, әмма төрле халык күмелгәч, аңлап булмый. Венгрия, Австрия, Германия, Польшага бар­саң, һәр авыл янында зират, һәр зиратта татар бар. Озакламый бу тик­шеренү-өйрәнүләрнең нә­ти­җә­лә­рен китапчык итеп бастырып чыгарырга ниятлибез.

– Зиратларны сакларга ки­рәк, дибез. Шул ук вакытта былтыр Иске татар зиратында, Яшел Үзән районының Бәчек авылында кабер ташларын вәйран итеп чыктылар. Гаеплеләрне һаман ачыклый алмыйлар.

– Әгәр күзәтү камералары куйсалар, моны ачыклау кыен булмас иде. Хәзер бик ансат бит. Төрле яктан камера куйсаң, шундук күренә. Хәзер инде ул җай­ланмаларны һәр йортка, һәр подъездга куя башладылар. Зиратка кую читен- мени?! Кыйммәт тә түгел.

– Сезнеңчә, егерме-утыз ел алга карап, Татарстан язмышын чамалап буламы?

– Була. Мин – оптимист. Бу хәлләрне фаҗига дип исәпләмим. Билгеле, “Татнефть”не саклап калырга кирәк. Аны саклап калу безгә, халыкка, дәүләткә бәйле. Безнең халык, җитәкчеләр эш­ләргә тиеш, дип исәпли. Башкорт­стандагы татар – башка. Анда Хөкүмәткә ышанмыйлар. Без­не­келәр ышана. Дөрес, Президентка да таяныч кирәк. Аппарат та, Президент нәрсә әйтер икән, ди.

– Таяныч кирәк дибез. Әм­ма ТИҮне үзебезнекеләр бе­терде бит. Башта бинасын тартып алдылар. Аннары корылтайларын уздырырга ирек бирмәделәр.

– Ул үзе дә беткән иде инде. Замана үзгәрә. Син катып калсаң, төшеп каласың. Әлбәттә, аны саклап калырга кирәк. Андый оешмалар булырга тиеш. ТИҮ бик тыныч иде. Әмма аннан бик курыктылар. Үз-үзеңне куркытып, гел кабинетта утырсаң, урамга чык­ма­саң, халык белән очрашып тормасаң, шулай куркыныч тоела. Без теге заманда митингларга бара, халык белән аралаша идек. Хәзер бөтен эш – кабинетта. Элек мин берүзем идем, хәзер анда 38 кеше. Бер-берсе белән кабинетта аралаша, урамга чыкмый.

Рәшит МИНҺАҖ.

“Ватаным Татарстан” (№ 11, 26.01.2018).

Просмотров: 462

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>