«Татарстан не готов к референдуму о татарском языке» / «Татарстан тел мәсьәләсендә референдумга әзер түгел»

ABAB3E06-7094-4414-B968-9298297B9897_w1023_r1_sВ связи с тем, что в информационном пространстве заговорили о возможном референдуме по вопросу обязательности изучения татарского языка в школах Татарстана, «Idel.Реалии» решили пообщаться на эту тему с экс-депутатом Госдумы, членом депутатской группы «Регионы России», экс-председателем-координатором Всетатарского общественного центра (ВТОЦ) и одним из разработчиков «Программы сохранения и развития татарского языка» Фандасом Сафиуллиным. Его имя как раз упоминалось в связи с инициативой референдума.

—​ Как вы относитесь к проведению референдума о татарском языке?

— Было бы неплохо осуществить эту идею. Но я в конце концов не взялся участвовать в этом деле. Кроме того, я сомневаюсь в ее возможности. Дело в том, что по национальным вопросам референдум проводить невозможно. Наверное, и по закону тоже. Это же получается, что голосовать сможет только часть народа, по национальному признаку. Так ведь референдум не проводится. Скажем, только татары голосуют, а русские — нет, или наоборот. Тем более в паспортах ведь не указана национальность. А референдум — акция общегражданская.

—​ А что насчет регионального референдума?

— Региональный может быть. Но он, наверное, может быть по общим вопросам. Скажем, общереспубликанским, общерайонным, общетатарстанским. А как можно провести по отдельным национальным вопросам? Скажем, для не татарской части населения вопрос безразличен. Если отдельно среди татар проводить референдум, то мы наберем 95% голосов, но с участием всех мы можем и проиграть. Это расколет общество.

—​ В сложившейся в Татарстане ситуации проведение референдума ухудшит ее или решит проблему?

— Я считаю, проведение референдума ухудшит ситуацию. И референдум невозможен в обстановке информационной войны против Татарстана, против языка. Развернувшаяся война уже несколько месяцев ведется не только в Татарстане, по всей России. При всех этих фальсификациях наших позиций, при всем искажении сути этой проблемы, при обозлении людей, с другой стороны, и обалваненности и сфальсифицированности, с другой. Этот референдум, наверное, расколет. Референдум, конечно, было бы хорошо провести, если его хорошо подготовить. При общем нашем положительном настроении, при взаимном доверии людей, было бы хорошо. Но это невозможно. В данной обстановке, я считаю, может быть даже нежелательно.

—​ Если организационная группа пойдет до конца, власти дадут провести референдум?

— Наверное, нет. Если они голосовать не решились там, где положено голосовать, в парламенте. Пойти на проведение референдума тем более не решатся. Референдум ведь проводится не по общественной инициативе. Власть ведь должна принять решение, Государственный совет. А так по инициативе общественной организации, не знаю, сколько там подписей надо собрать. Я считаю, это пока нереальным.

—​ А что же делать?

Я считаю, что в первую очередь нужен диалог, обсуждение. Обеими сторонами. Общественный диалог. Раскрыть суть этой проблемы. Русская часть населения в значительной степени, если не большей частью, введена в заблуждение. Благодаря этой черной пропаганде у них создали впечатление, что татары стремятся превратить русских в татар, вообще, исключить русский язык из Татарстана. Поэтому надо правду довести до людей через СМИ и различные общественные мероприятия, диспуты. Объяснить. После этого общими усилиями настроить наш Госсовет и наших депутатов в Госдуме, выйти с законодательной инициативой об отмене всех этих дискриминационных мер. В первую очередь закон №309 от 2007 года, который исключил национальный компонент из государственного стандарта образования (Федеральный закон от 1 декабря 2007 г. N 309-ФЗ «О внесении изменений в отдельные законодательные акты Российской Федерации в части изменения понятия и структуры государственного образовательного стандарта» — «Idel.Реалии»).

Из-за этого все наши бедствия. Далее, приказ министра образования о запрете ЕГЭ на родных языках для национальных школ. Эта мера полностью исключает конституционное право получать общее среднее образование на родном языке. Когда учишься на одном языке, а экзамены сдаешь на другом. Это антиконституционно. Снятие искусственных языковых преград для поступление в ВУЗы путем требования от татар нормы ЕГЭ по русскому языку на том же уровне, что и для русских ребят. Сегодня ведь так. Татары должны сдавать экзамен по русскому языку на уровне русских ребят в русских школах. Все это есть фактически принуждение не русских родителей отказаться от родных языков, своей нации, культуры ради продолжения учебы. Это принудительная русификация. Вот, если мы потребуем отменить эти три-четыре мероприятия через наших депутатов в Госсовете и через наших депутатов в Госдуме, если мы такую задачу поставим общественную и государственную перед ними, сообща…

—​ Считаете ли вы, что депутаты прислушаются к обществу и предпримут меры, идущие вразрез с генеральной линией?

— Наших депутатов еще можно кое-как. Кажется, они уже выходят из шокового состояния. Наверное, опомнились. Опозорились. Но по опыту деятельности наших депутатов в Госдуме, начиная с 2004 года, скажу, что они все стопроцентно поддерживают все эти дискриминационные меры в языковой и школьной политике. В частности, этот 309-й закон 2007 года наши поддержали единогласно. И не было ни одного запроса по запрету ЕГЭ, ни одной инициативы, со стороны даже того депутата, который возглавляет национально-культурную автономию татар по всей Российской Федерации и являющегося председателем Комитета ГД РФ по делам национальностей (эти должности занимает Ильдар Гильмутдинов — «Idel.Реалии»).

— Кстати, он тоже всегда все поддерживал, не зарекаясь. Они даже единогласно проголосовали за проект закона об отмене должности президентов республик. И ни разу Обком партии, наш татарстанский Обком партии власти, ни разу секретарь Обкома на своих пленумах не ставил перед ними вопрос о том, почему они так себя ведут. А кто секретарь Обкома, вы знаете. Ни разу на партийно-хозяйственных активах, которые у нас проводятся ежемесячно или реже, где главами районов обсуждается, кто сколько там молока надоил, у кого сколько коров, сколько мяса они вырастили, ни разу с 1990-го года с принятия декларации о государственном суверенитете, никогда руководство Татарстана не спрашивало ни у одного главы администрации районов о том, сколько у них там татарских школ, почему в районных центрах не открыли ни одной школы. Ни разу, никогда! То, что нас постигло, в первую очередь — это наша вина. Упредительная уступка. Не дожидаясь репрессивных, дискриминационных мер.

На прошлой неделе политтехнолог, экс-советник Комитета Госдумы по безопасности Радик Гатин сообщил «Idel.Реалии», что в Татарстане прорабатывается вопрос о создании инициативной группы по проведению республиканского референдума по вопросу преподавания татарского языка. По его словам, общественный деятель Фандас Сафиуллин выразил желание войти в инициативную группу. Сам же Сафиуллин это не подвердил, однако, не отрицал «многочасовые беседы с Гатиным на эту тему». ​

idelreal.org

* * *

Татарстанда татар телен мәҗбүри укыту мәсьәләсен референдумга чыгару тәкъдиме күтәрелгәннән соң Idel.Реалии Татарстан Дәүләт шурасының һәм Русия Дәүләт Думасының элекке депутаты, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең элекке рәис-координаторы, «Татар телен саклау һәм үстерү програмы»н әзерләүчеләрнең берсе Фәндәс Сафиуллин белән сөйләште. Референдум тәкъдиме турында фикер алышуларда нәкъ менә аның исеме дә телгә алына.

– Татар телен укыту мәсьәләсен референдумга чыгару тәкъдименә ничек карыйсыз?

– Бу идеяне тормышка ашыру яхшы булыр иде. Әмма ахыр чиктә мин бу эштә катнашмаска булдым. Аны уздыру мөмкин түгел дип саныйм. Милли мәсьәләләргә бәйле референдум уздырып булмый. Бәлки моны канун да рөхсәт итмидер. Алайса анда милләтенә карап халыкның бер өлеше генә катнаша ала булып чыга. Ә референдумнар алай уздырылмый бит. Әйтик, татарлар гына тавыш бирә, ә урыслар бирми, яки киресенчә. Әле бит паспортта милләт күрсәтелми дә. Референдумда барлык ватандашлар катнашырга тиеш.

– Ә төбәк референдумы уздыруга килгәндә?

– Төбәкнеке була ала. Әмма ул уртак мәсьәләләр турында гына була аладыр. Мәсәлән, бар республикага караган, бар районга караган, бар Татарстанга караган. Ә аерым милли мәсьәләләр турында ничек уздырырга? Әйтик, бу мәсьәлә халыкның татар булмаган өлешенә кагылмый ди. Референдум татарлар арасында гына уздырылса, без 95 процент җыябыз, әмма барысы да катнашканда, без җиңелергә дә мөмкин. Бу җәмгыятьне икегә бүләчәк.

– Татарстандагы вазгыятьтә референдум уздыру аны тагын да начарайтачакмы яки мәсьәләне чишәчәкме?

– Минемчә, референдум уздыру вазгыятьне тагын да катлауландырачак. Һәм Татарстанга, телгә каршы мәгълүмат сугышы барганда референдум уздыру мөмкин түгел. Бу сугыш инде берничә ай буе Татарстанда гына түгел, бар Русия буйлап алып барыла. Безнең позицияләр фальсификацияләнә, проблемның асылы бозып күрсәтелә, бер яктагыларның ачуы чыгарыла, икенче яктагыларга ялган һәм фальсификация таратыла. Мондый референдум халыкны икегә бүләчәктер. Референдум уздыру аны яхшылап әзерләгән очракта әйбәт булыр иде. Барыбыз да яхшы кәефтә, кешеләрнең бер-беренә ышанычы булганда әйбәт булыр иде. Әмма бу мөмкин түгел. Хәзерге хәлдә, ул кирәк тә түгелдер дип уйлыйм.

– Оешкан төркем ахыргача барырга әзер булса, хакимият референдум уздыру мөмкинлеге бирерме?

– Юктыр. Тавыш биреп карар ителергә тиешле төп урында, парламентта да тавыш бирүгә җөрьәт итмәделәр бит. Референдум уздыруга кыймаячаклар. Референдум бит җәмәгать башлангычы белән уздырылмый. Хакимият карар итәргә тиеш бит, Дәүләт Шурасы. Ә болай иҗтимагый оешма башлангычы белән референдум уздыру өчен күпме имза җыярга кирәктер, белмим. Бу әлегә мөмкин түгел дип уйлыйм.

– Ни эшләргә соң?

– Минемчә, беренче чиратта диалог, фикер алышу кирәк. Ике тарафтан да. Җәмәгатьчелек диалогы. Бу проблемның асылын ачу кирәк. Бик күп урыслар, ә бәлки күпчелегедер, ялгыш юлга кертелгән. Кара пропаганда белән аларны татарлар урысларны татарлаштырырга, гомумән, Татарстанда урыс телен бетерергә маташа дип ышандырганнар. Шуңа күрә киңкүләм мәгълүмат чаралары, төрле иҗтимагый чаралар, диспутлар аша кешеләргә дөреслекне җиткерергә, аңлатырга кирәк. Шуннан соң бергәләп Дәүләт Шурабызны, Дәүләт Думасындагы депутатларыбызны барлык бу дискриминацион чараларны бетерүче канун тәкъдиме белән чыгарга күндерергә кирәк. Беренче чиратта 2007 елгы 309нчы канунны.(Русия мәгариф стандартларында милли төбәк компонентын бетерүче, 2007 елның 1 декабрендә кабул ителгән 309нчы канун – ред.). Безнең бөтен бәла шуннан килә.

Шулай ук милли мәктәпләрдә БДИны ана телендә тапшыруны тыючы министр фәрманын да гамәлдән чыгарырга кирәк. Ул гомуми урта белемне ана телендә алуга конституцион хокукны тулысынча гамәлдән чыгара. Бер телдә белем алып имтиханны башка телдә тапшыру конституциягә каршы килә. Урыс теленнән татарларга да урыслар белән бер дәрәҗәдәге БДИ нормалары куеп аларны югары уку йортларына кертмәү өчен ясалма рәвештә булдырылган киртәләрне бетерергә кирәк. Бүген хәлләр шундый бит. Татарлардан урыс теле имтиханын урыс мәктәбендә укучы урыслар белән бер дәрәҗәдә тапшыруны таләп итәләр. Чынлыкта бу урыс булмаган ата-аналарны, балаларының белем алуы дәвам итсен өчен, үз телләреннән, үз милләтләреннән, мәдәниятләреннән баш тартырга мәҗбүр итү. Мәҗбүри урыслаштыру. Әгәр без Дәүләт шурасындагы һәм Дәүләт думасындагы депутатлар аша бу өч-дүрт чараны юк итүне таләп итсәк, әгәр шундый иҗтимагый һәм дәүләт йөкләмәсе куйсак…

– Ә сез депутатлар колак салырлар, хакимиятнең төп юлына каршы килүче чаралар күрер дип уйлыйсызмы?

– Безнең депутатларны ничектер күндереп була әле. Алар шок хәленнән чыгып бара кебек. Аңнарына килә башлаганнардыр. Оятка калдылар бит. Шулай да, Дәүләт думасындагы безнең депутатларның 2004 елдан соңгы эшчәнлегенә караганда, алар барысы да тел һәм мәктәп сәясәтендәге барлык бу дискриминацион чараларны йөз процент хуплый дияр идем. Аерым алганда, 2007 елгы 309нчы санлы шул канунны безнекеләр бертавыштан хуплады. Хәтта бөтен Русия федерациясе күләмендә татар милли-мәдәни мохтариятен җитәкләүче, Дәүләт думасының Милли мәсьәләләр комитеты рәисе булып торучы депутат та БДИны ана телендә тапшыруны тыючы канунга каршы бер генә мөрәҗәгать белән дә чыкмады (Бу вазифаларны Илдар Гыйлметдинов били – ред.). Әйткәндәй, ул һәрвакыт бөтен нәрсәне берсүзсез хуплап утыра. Алар хәтта республикалар президентлары вазифасын юк итү кануны проектын да бертавыштан хуплады. Һәм «партия обкомы», безнең Татарстан хакимиятенең «партия обкомы», «обком секретаре» үз «пленумнарында» алар ни өчен шулай кылана дигән сорауны күтәрмәде. Ә «обком секретаре» кем икәнен үзегез беләсез. Бездә ай саен диярлек уздырылучы «партия-хуҗалык эшләре җыеннарында» район башлыклары белән кемнең күпме сөт савуы, ничә сыеры булуы, күпме ит үстерүе турында гына сөйләшәләр, 1990нчы елда Дәүләт суверенлыгы декларациясе кабул ителгәннән бирле Татарстан җитәкчеләренең бер генә район башлыгыннан да аларда ничә татар мәктәбе булуы, ни сәбәпле район үзәгендә бер генә мәктәп тә ачылмавы турында сораганы юк. Бер тапкыр да, беркайчан да! Безнең шул хәлгә төшүебез өчен беренче чиратта үзебез гаепле. Беренче булып чигенешкә бару. Бернинди репрессив, дискриминацион чара булмый торып.

azatliq.org

Просмотров: 580

3 комментариев

  1. Я знаю о том,что Глава Ингушетии собирал всех ингушей домой,в Ингушетию.Глава Чечни тоже такое делал.Почему РТ не может себе позволить собирать татар?Разве это запрещено законодательством РФ?Мне кажется,что многие татарские семьи были-бы рады переехать в Татарстан.Когда я говорил татарам,что мечтаю переехать в РТ,надо-мной смеялись и говорили-кому ты нужен?Кто тебя там ждёт?!

    • Аттила, увеличение татар в Татарстане идёт уже, но малыми темпами. Раньше многие татары ушли на среднеазиатские республики из за геноцида а сейчас туда дорога закрыта. Нам надо восстановить татарский дух который задушен в Татарстане.

  2. Референдум татар халкының хәлен тагын да начарлатачак кына дип уйлыйм мин дә.Әгәр 100% ышаныч юк икән күпчелек тавыш җыя алачагыбызга ,аны үткәрүдән бер мәгънә дә юк .Әле татар телен мәктәпләрдә ихтыярыйга калдырудан тамакка тыгылган төерне йотып җибәреп булмый ,бусы бөтенләй аяктан егачак.Бу мәсьәләне хәзер кузгату үзе үк акылсызлык.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>