Гаилә бәхете

n6Ике яклап ярату бик сирәк,
Һәркемгә ул ярату бирелмәс.
Шундый сөю күктән иңдерсә Ходаем,
Бәхет тә үзен көттермәс.

Гаилә бәхете җилбәзәк ут түгел,
Көйдереп тойгыны, яндырып узарга.
Ул җаннар-тәннәрнең җылысын татыган
Ир белән хатынның куенында.

Бәхетен тапканнар еш була арада,
Мөһиме ничек ул хисне сакларга.
Көтмәгән суыклар, ызгышлар арада
Китермәсен иде үлем аңарга.

Һәммә кеше хыялының ашуын
Телидер бу дөнья барышында.
Ә хыял, ул гади — сөелү һәм сөю
Никахта яшәгән һәр парлар арасында.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

   

Просмотров: 1151

Комментирование запрещено