Теш күрсәтмәсәк, башкалар белән бертигез хакыбыз булуын тәкрарламасак, милли хокукларыбызны җир белән тигезләп куюлары ихтимал. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында туган телебезне укытуны ихтыярига калдырулары, эре-эре Татарстан банкларының бер-бер артлы бөлгенлеккә төшүе – шушы аянычлы хәлнең кайбер мисаллары гына. Күренекле сәясәтче, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимовтан шушы хәлнең сәбәпләрен сораштык.
– Соңгы вакытта уңнан да, сулдан да, Татарстан моделе җимерелде, илнең унитар юлдан китәчәген идеологларыбыз чамалап, фаразлап бетерә алмады, дигән тәнкыйть сүзләре еш яңгырый башлады. Сез аларга ни дип җавап бирер идегез?
– Беренчедән, Татарстан моделе үз эшен эшләде. Шактый авыр, четерекле чорда – туксанынчы елларда чит ил галимнәре, үзебезнекеләр дә, барыбер бәрелеш булачак, Татарстанда конфликт килеп чыкмый калмас, дип фаразлаган иде. Ул вакытта Татарстан моделе яхшы гына эшләде. Мин уйлап чыгарган нәрсә түгел ул. Әлеге гыйбарә беренче мәртәбә 1994 елда Гарвард университетында уздырылган форумда яңгырады. Шуннан соң ул гыйбарә Көнбатыш газеталарында урын алды. Әлеге гыйбарәнең мәгънәсе ике өлештән тора. Беренчесе – Татарстанда татар белән урыс тыныч яши. Төбәк тиңдәшлеге дигән нәрсәнең барлыгын социология дә күрсәтә. Икенчесе – Казан белән Мәскәү арасында Шартнамә-Килешү төзеп без моның хокукый җирлеген дә күрсәттек. Киләчәктә нәрсә булыр – анысы инде миннән тормый. Хәзер мин сәясәттән киттем. Шуның белән бәхетле дә.
– Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә депутатларыбыз, мәҗбүри укытудан баш тартып, мәктәпләрдә татар телен ирекле калдыруга ризалык бирде. Татарстан Конституциясенең 8 маддәсендә, Республикада дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре, диелгән. Әлеге баш тарту Татарстан Конституциясен бозу түгелме?
– Аларны тәнкыйтьли башласам, тагын мине яратмаячаклар. Болай да инде миңа кырын карыйлар. Мактарлык нәрсә юк. Мин киңәшче булып эшләгәндә, без вазифаларыбызны беркемгә дә бирми идек. Киресенчә, Мәскәүгә барып, акыртып алып кайта идек. Хәзер бүтән замана. Хәзер бит ул депутатлар, Дәүләт Думасындагылар да, безнекеләр дә – бөтенесе бизнес белән шөгыльләнә. Сәясәт дигән нәрсәне алар телевизордан гына күрә. Замана шундый: хакимият вертикале. Анда уйларга кирәкми, әйткәнне үтәргә генә кирәк.
– Берничә көн элек РФ Президенты Владимир Путин, ил армиясе уставына үзгәреш кертеп, “Россия Федерациясенә хезмәт итәм!” дигән гыйбарәне кыскартып, “Россиягә хезмәт итәм!” дип калдырды. Бер караганда, солдатларга әйтүе җиңелләшә, икенче караганда, хәрбиләр сүзлегеннән “федерация” сүзе төшеп кала. Гамәлдә генә түгел, сүздә дә федерализмнан читләшү булып чыга түгелме соң бу?
– Федерализм дигән нәрсә сүздә генә калды инде. Хәзер федерализм сакланган бердәнбер тармак – тышкы эшләр. 1994 елда кул куелган беренче Шартнамәдә моңа кагылышлы ике маддә бар иде. Тора-бара бу юнәлеш федераль законга керде. Бүген дә ул гамәлдә. Тышкы эшләрдә федерализм сакланды дип әле аяк терәп әйтеп була. Хакимият вертикале булганда федерализмга урын юк.
– Мәскәү галимнәре, сәясәтчеләре тарафыннан, Россия Федерациясе субъектларын эреләндерергә, милли республикаларны бетерергә кирәк, дип белдерү-чакырулар ешайды. Сез ничек уйлыйсыз: эш моңа барып җитәрме?
– Хәзерге сәясәтчеләрнең күбесе сүз боткасы куерту белән мәшгуль. Уйлап әйтелгән сүз түгел бу. Милли республикаларга кагылырга Сталин да җөрьәт итмәде. Ул заманда озак уйлап тормый гына халыкларны тегендә монда сөрделәр. Ләкин ул республикаларга тимәде. Моның сәбәбе бар. Әгәр Россияне таркатасың килә икән, мондый эш белән маташ. Әле ике өлкәне дә бергә кушуы бик авыр. Үз вакытында Петербург белән Ленинград өлкәсен, Мәскәү шәһәре белән Мәскәү өлкәсен кушмакчы булдылар. Килеп чыкмады. Бүтәннәрне әйтәсе дә юк. Бик авыр, четерекле эш бу. Үзәге кайда булачак, нинди үзгәрешләр ясарга туры киләчәк: моны берәүнең дә чутлаганы юк. Бер институт та моның белән шөгыльләнми. Болар күз буяу, пиар белән мәшгуль. Бүгенге сәясәтчеләрең бөтенесе диярлек – күз буяучылар. Үзләрен күрсәтергә, рейтингларын арттырырга кирәк. Фәкать шул гына. Тормышка аша торган нәрсә түгел.
– Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуны ихтыяри итеп калдыргач, җәмгыятебездә, ике зур милләт арасында киеренкелек туды, дип әйтәләр. Сезнеңчә, андый киеренкелек бармы?
– Әйе, татарда үпкә калды. Кешеләр ачык күрсәтмәсә дә, сөйләшү, аралашу вакытларында бу үпкә сизелеп-сизелеп китә. Түрәләрдә дә, гади халыкта да ризасызлык бар. Тик ул урыска каршы түгел. Беләбез: шактый еллар элек кемнәрдер оештырган, татарга каршы эшли торган оешмалар тик ятмый. Әүвәл алар мәктәпләрдә акча җыюны фаш итү белән шөгыльләнсә, хәзер татар теленә каршы эш йөртә. Ә татар оешмалары алай актив түгел. Алар интернетта яза да шуның белән чикләнә. Тегеләр Мәскәүгә хатлар җибәреп торды. Артеменко инде әллә кайчаннан бирле бу эш белән шөгыльләнә. Әмма без турыдан-туры сәясәт белән шөгыльләнгәндә, кискенләшүгә базмый иде. Ә хәзер курыкмый. Безгә активлык җитмәде. Күпләребез, җитәкчеләр, Татар конгрессы бар, алар эшләргә тиеш, дип өстәгеләргә салынды. Ә Конгресс Сабан туе үткәрү белән шөгыльләнде. Хәзер ул бармы-юкмы: аңлашылмый. Ниндидер аңлашылмый торган съездлар җыялар. Мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны яклап чыкмадылар. Бу – аптыраш!
– Мәктәпләрдә милли белем бирүне ничек саклап калырга соң?
– Миңа уртача белем бирү кызык түгел. Дөрес, уртача белем дә кирәк. Әмма безгә милли элита тәрбияләү мөһимрәк. Әйтик, берничә бик яхшы гимназия булырга тиеш. Республикага бишәү булсын, ди. Аны бер яктан – Татарстан Хөкүмәте, икенче яктан, “Татнефть”, ТАИФ кебек ширкәтләр тәэмин итә алыр иде. Һәр илдә андый мәктәпләр бар. Әйтик, Британиядә ул – Иден. Бөтен министрлары шуннан чыккан. Иң яхшы егетләрне сайлап алып шунда укыталар. Үз вакытында Колмогоров илебездә (әүвәлгесе Новосибирскида) математика мәктәпләре ачкан иде. Аннан күреп башка илләрдә дә шундый мәктәпләр оештыра башладылар. Бөтен дөньяда шундый 150 мәктәп ачылды. Аннан бик мәшһүр математиклар чыкты. Безгә дә шундый элита әзерли торган мәктәпләр кирәк. Республика аларныкы булуын һәм аны үстерергә тиешлекләрен анда укучылар баштан ук белеп-аңлап торырга тиеш. Элита күп булмый.
– Милли университет та кирәк.
– Әлбәттә, ул мәктәптән соң яшьләр милли университетта укырга тиеш. Ярым гына түгел, тулы бер университет. Гуманитар институтны оештырганда, аның нинди булырга тиешлеген мин әйтеп караган идем. Гарвардта, Стэнфордта да, Мәскәү университетында да шундый белгечләр әзерләнә. Мине тыңламадылар, аңламадылар. Гуманитар институтны башта – педуниверситетка, аннан КФУга куштылар, шулай бетерделәр. КФУда татарлык юк. Милли университет зур булырга тиеш түгел. Бездә гигантомания киң таралган. Гигант, әмма, гафу итегез, импотент. Әйтик, Американың Техас штатында Райсен дигән университет бар. Ялгышмасам, анда күп дигәндә 19 мең студент укый. Бу санга студентлар, аспирантлар, докторантлар да керә. Андагы укытучыларның яртысы диярлек – Нобель премиясе лауреатлары. Әнә Колумбия университетында 200 меңләп студент укый, диләр. Әмма күп булу яхшы дигәнне аңлатмый.
– “Татнефть”, ТАИФ дип әйттегез дә бит. Әнә “Башнефть”не “Роснефть”кә кушып куйдылар. Безнекеләр дә – майлы калҗа бит. Аларга да кызыкмаслар дип уйламыйсызмы?
– Әйе, андый курку бар. Телгә басым ясадылар. Хәзер Шартнамә дә юк. Бик хәйләкәр эшлиләр. Кириенко кебек либераллар элек-электән сәясәт белән нык, эзлекле шөгыльләнде. Базар икътисадын, сәясәтне дә алар кулда тота.
– Былтыр Тарих институты хезмәткәрләре башкалабыздагы Иске татар зиратындагы, Арча кыры зиратындагы кабер ташларын барлау-теркәү буенча шактый зур эш башкарды.
– Узган ел хезмәткәрләребез үз илебездә генә түгел, чит илләрдә дә эшләде. Германиянең Саксония җирендә, Венгриядә булды. Аларның зиратларында шактый күп татар җирләнгән. Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң да ул якларда шактый милләттәшебез ятып калган. Наполеон гаскәрләренә каршы күтәрелгәннәр арасында да башларын салучыларыбыз күп. Германиядә мәрхүмнәребезгә мөнәсәбәт яхшы, акча да сорамыйлар, барларга, ачыкларга ярдәм итәбез, дип торалар. Архивлары да, зиратлары да тәртиптә. Польшада мөнәсәбәт башка, карап торсагыз, акча да бирәбез, дигән идек. Баш тарттылар. Шөгыльләнергә теләмиләр. Венгриядә татар каберләре бик күп. Машина яллап, андагы бик күп каберләрне барлап чыктык. Туганнар каберлекләре бар. Анда да татарлар күптер инде, әмма төрле халык күмелгәч, аңлап булмый. Венгрия, Австрия, Германия, Польшага барсаң, һәр авыл янында зират, һәр зиратта татар бар. Озакламый бу тикшеренү-өйрәнүләрнең нәтиҗәләрен китапчык итеп бастырып чыгарырга ниятлибез.
– Зиратларны сакларга кирәк, дибез. Шул ук вакытта былтыр Иске татар зиратында, Яшел Үзән районының Бәчек авылында кабер ташларын вәйран итеп чыктылар. Гаеплеләрне һаман ачыклый алмыйлар.
– Әгәр күзәтү камералары куйсалар, моны ачыклау кыен булмас иде. Хәзер бик ансат бит. Төрле яктан камера куйсаң, шундук күренә. Хәзер инде ул җайланмаларны һәр йортка, һәр подъездга куя башладылар. Зиратка кую читен- мени?! Кыйммәт тә түгел.
– Сезнеңчә, егерме-утыз ел алга карап, Татарстан язмышын чамалап буламы?
– Була. Мин – оптимист. Бу хәлләрне фаҗига дип исәпләмим. Билгеле, “Татнефть”не саклап калырга кирәк. Аны саклап калу безгә, халыкка, дәүләткә бәйле. Безнең халык, җитәкчеләр эшләргә тиеш, дип исәпли. Башкортстандагы татар – башка. Анда Хөкүмәткә ышанмыйлар. Безнекеләр ышана. Дөрес, Президентка да таяныч кирәк. Аппарат та, Президент нәрсә әйтер икән, ди.
– Таяныч кирәк дибез. Әмма ТИҮне үзебезнекеләр бетерде бит. Башта бинасын тартып алдылар. Аннары корылтайларын уздырырга ирек бирмәделәр.
– Ул үзе дә беткән иде инде. Замана үзгәрә. Син катып калсаң, төшеп каласың. Әлбәттә, аны саклап калырга кирәк. Андый оешмалар булырга тиеш. ТИҮ бик тыныч иде. Әмма аннан бик курыктылар. Үз-үзеңне куркытып, гел кабинетта утырсаң, урамга чыкмасаң, халык белән очрашып тормасаң, шулай куркыныч тоела. Без теге заманда митингларга бара, халык белән аралаша идек. Хәзер бөтен эш – кабинетта. Элек мин берүзем идем, хәзер анда 38 кеше. Бер-берсе белән кабинетта аралаша, урамга чыкмый.
Рәшит МИНҺАҖ.
“Ватаным Татарстан” (№ 11, 26.01.2018).
Просмотров: 1108