Аерылу өчен «талак» сүзен смс аша язып җибәрү генә дә җитәме?

news_21310Галим Хәсән әл-Басри яшәгән чорда (642 – 728 еллар) ир белән хатын атта бара икән. Ни сәбәпледер ачуланыша башлыйлар. Ир, кызып китеп: “Аерылам синнән, аттан төшүем, талак кылуым булыр”, – ди. Суынгач, ярамаган сүз ычкындыруына шундый үкенә, тәмам борчуга кала. Аттан төшсә, эш харап, чарасызлыктан нишләргә белмичә йөргәндә, аны киңәшкә Хәсән әл-Басрига җибәрәләр.

Ир атын куалап, галим янына килеп керә. Хәсән аптырап кала: “Нишләп йөрисең, төш атыңнан!” – ди. “Төшәр идем, ярамый, никахым бозыла”, – ди көтелмәгән кунак. Галим мондый киңәш бирә: “Әүвәл атыңнан агачка мен, аннары җиргә төшәр­сең, никахың бозылмас”. Ир уңайсыз хәлдән шулай котыла.
 
Безнең заманда да мөсел­ман­нар арасында талак мәсьәләсе кис­кен тора. Дин әһелләре бу сүзне әйткәнче җиде кат уйларга чакыра. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы никах һәм талак буенча нигезләмә эшләгән һәм казыят белән килеш­тергән. Никахка кагылышлы ка­гыйдәләр – 23, талак буенча 37гә җыел­ган. Никахның тәртибе булган кебек талакның да кануннары бар. Республика мөселманна­рының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевтан әлеге четерекле мәсьәләләр хакында белештек.
 
– Җәлил хәзрәт, гаиләне таркатасы килгән ир-ат талак әйтә дә, вәссәлам. Ә хатын-кызның бу җәһәттән иреге кысылган. Ул үзен ничек яклый ала?
 
– Кайбер ир-атлар никах укыта, күпмедер яшәгәч, каядыр китеп югала. Хатынны да, баласын да оныта, ни үзе күренми, ни ярдәм итми, ни талак әйтми. Хатын, казый янына килеп, сәбәбен аңлатып, талак турында сүз кузгата ала. Бигрәк тә икенче хатын булып чыгучылар мәнфәгате якланмаган. Кайберәү­ләр икенче хатын белән никах укыта, ачуы чыккач, талак әйтеп, аны куып чыгара. Беренче хатын белән ЗАГСта теркәлү узганлыктан, аерылган сурәттә дә уртак мирас бүленә, балага алимент чыга. Икенче хатынның бернәрсәгә хокукы юк. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, өйләнешкәндә үк никах килешүе төзегез, дип әйтәм.

– Урта Азиядән Россиягә килеп эшләүчеләр арасында талак сүзен телефоннан гына язып җибәрүчеләр бар диләр. Аерылу өчен шул җитәме?
 
– Алай да рөхсәт ителә. Моның өчен икең дә янәшә булу мәҗбүри түгел. Ләкин башта хатын-кызга ул язуны ире язганмы икәнен ачык­ларга кирәк. Бер талак әйткәндә хатынны өч күремнән соң кире кайтарып алырга мөмкин. Өч тапкыр әйткәч, хатын башка кеше белән никахлашып аннан аерылмыйча торып, яңадан кайтара алмыйсың.
 
– ЗАГСта теркәлгән гаиләләр­нең яртысы аерылыша. Мөсел­ман гаиләләре дә шулаймы?
 
– Аерылышучылар мөселман гаиләләрендә дә аз түгел, әмма төгәл санны әйтеп булмый, статис­тика юк.
 
– Гаилә җепләре өзелмәсен, нык булсын өчен яшьләргә нинди киңәш бирәсез?
 
– Иң беренче, никах укыганда ук шартлар үтәлергә тиеш: шаһит­лар итеп бер ир-ат һәм ике хатын-кыз яки ике ар-ат чакырылырга тиеш. Егетнең дә, кызның да мөселман булуы кирәк. Мәһәр турында сүз кузгатмыйча кала алмыйм. Пәйгам­бәребез мәһәрнең чиген билгелә­мәгән. Хатын-кыз ягы күпме тели, шулкадәр сорый ала. Бүген аңа уен итеп карыйлар, ул хакта белмәдем, диләр. Мәһәрне кызының беле­мен­нән, әдәп-тәртибеннән, нәсел-нә­сәп­тән чыгып, кызның әтисе бил­геләсә, тагын да яхшырак. Кай­бе­рәүләр, ярар инде, нәрсә бирсәң дә риза, диләр. Бу сүзләр кызны ким­сеткән кебек килеп чыга. Шәригать күзлегеннән караганда, яхшы әй­бер кыйбатрак бәяләнергә тиеш. Мәһәрне берьюлы биреп бете­рергә димәгән. Әйтик, егет ягы кыз сорап килгәч, башта илле мең сум, биш ел эчендә йөз меңлек бүләк бирерсең, кызымны аерып җибәр­сәң, биш йөз мең яки миллион сум түләрсең дисәң, моның бернинди гаебе юк. Үзбәкстанда, Гарәбстанда шундый система эшли, гаиләләр дә таркалмый.
 
– Ә егет кыз ягы сораган мәһәрне бирә алмаса?
 
– Бу хакта еш телгә алалар. Өйләнгәндә хатынына бер матур бүләк ясый алмаган кеше кавышкач, тормышны ничек алып барыр? Егетнең гаилә тотарлык сәләте дә, гадәте дә булсын. Голәмәләр шурасы нигезләмәдә мәһәрнең бәясен биш мең сумнан да ким булмаска тиеш дип раслады. Мөселман гаи­ләсендә өйләнешкәч, хатынын аша­ту, эчертү, киендерү өчен ир җаваплы. Тормыш итү рәвеше кыз үскән йорттан да ким булмаска тиеш. Шуны булдыра алмаса, ир гө­наһлы, хатын-кыз сабырлык күр­сәтсә, саваплы була.

– Нигезләмәдә аерылышу бу­енча нинди кагыйдәләр бар?
 
– Ир талак әйтмичә генә хатынын ташлап чыгып китсә, гаиләсен тәэмин итү өчен яшәү минимумыннан да ким булмаган суммада акча китереп торырга бурычлы. Четерекле хәлләрдә калмас өчен алдан ук никах килешүе төзегез, дим. Әйтик, өйләнешкәндә хатын-кыз иренә икенче хатын алса, талак сорарга хокукы булуы хакында шарт куярга мөмкин. Шарт бар икән, ире икенчегә өйләнсә, хатыны йә аерыла, йә сабыр итеп яшәп кала, моны үзе хәл итә. Болар хакында нигез­ләмәдә дә аңлатыла. Никахта яшь­ләргә ул турыда сүз кузгатсаң, кайберсе, үпкәләп елый башлый. Беркайчан аерылмаслар кебек тоела шул. Ир кеше хатынын кыйнап, берәр әгъзасын имгәтсә, хатынның талак таләп итәргә хакы бар. Ир Россиядән чит илгә китсә, ә хатыны илдә калса, шундый ук шарт каралган. Икенче ягына тукталыйк: хатын-кыз ачуы чыгып, ирен ташлап, әти-әнисенә кайтып китсә, ир аны тәэмин итәргә тиеш түгел. Кыз никах вакытында булачак иреннән йөз мең сумлык бүләк алган икән, аерылам, дип киткән очракта ул сумманы кайтарып бирергә тиеш. Ир дә, никах килешүе вакытында, аерылсам, биш йөз мең яки миллион сум акча бирәм ди икән, рәхим ит, шартны үтә. Өстендә ул кадәр бурычы булган кеше атлаган саен талак кычкырмый, телен тыя. Шәригать кануннары ирне дә, хатынны да сабырлыкка, тәртипкә өйрәтә. Мин – ун елдан артык казый, нинди хәлләр турында гына килеп сөйләмиләр, әкәмәт инде менә. Үзләре кавышкан бит, көчләп такмаганнар.
 
– Мөселман илләрендә кияү-кәләшне әти-әни сайлый дип ишетәбез.
 
– Әйе, әти-әнисен белсәң, кызын күрмәсәң дә өйләнергә була, диләр анда. Күмер кирәк кеше – шахтага, алтын кирәге  приискага бара. Шахтаны күпме генә актарсаң да, алтын чыкмый. Мөселман илләрендә аерылышучылар меңгә бер генә. Бездә үзегез беләсез. Никах укыганда өйләнешүчеләрдән: “Ник аның белән гаилә корасың?” – дип сорыйм. Күп очракта: “Яратам, аның белән бәхетле булырмын кебек”, – дигән җавап ишетәм. Әйе, барысы да үз бәхете турында уйлый, үзен кайгырта. Тик тормышта син уйлаган виртуаль бәхет юк. Ә дөрес җавап болай: “Яратам, аны мин генә бәхетле итә алам, бәхетле итү өчен тырышырмын, бөтенесен эшләрмен!” Ике як та шулай уйласа, эшләсә, бер дигән гаилә туачак. Балаларга, яшьләргә шуны өйрә­тергә кирәк.

Фәния АРСЛАНОВА
«Ватаным Татарстан».

Просмотров: 600

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>