Татар теле укытучыларын «Сәлам» УМКсы буенча укытырга өйрәтәчәкләр / Учителей татарского языка научат работать с методикой «Сэлам»

8847ТР Мәгарифне үстерү институты февральдә татар теле укытучылары өчен махсус вебинар оештыра. Чара кысаларында тел белгечләре укытучыларны дәрестә «Сәлам» укыту-методик комплексын кулланырга өйрәтәчәк. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Тематик вебинар 27  февральгә билгеләнгән. Татарстанның Мәгарифне үстерү институты мөгәллимнәр өчен мондый чараларны еш оештыра. 26 гыйнварда биредә татар мәктәпләренең җитәкчеләре һәм туган тел укытучылары өчен «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча коммуникация ысулларын куллану» дигән темага вебинар булып узды. Анда Россиянең 12 төбәгендә эшләүче укытучылар катнашты. Хезмәттәшләр В. Мещерекова методикасының уңай һәм тискәре яклары турында сөйләште, тәҗрибә уртаклаштылылар.

«Сәлам» укыту-методик комплексын куллану буеча вебирнарда катнашу өчен институт сайтында урнаштырылган гаризаны тутырырга кирәк. Онлайн-трансляция каралган.

magarif-uku.ru

* * *

Институт развития образования Республики Татарстан в феврале проведет специальный вебинар для учителей татарского языка. Языковеды научат преподавателей пользоваться учебно-методическим комплексом «Сэлам». Об этом сообщает журнал «Мэгариф» со ссылкой на пресс-службу института.

Тематический вебинар должен состояться 27 февраля.

«Институт развития образования РТ постоянно организует такие мероприятия для преподавателей. 26 января для руководителей татарских школ и учителей родного языка прошел вебинар на тему «Использование современных коммуникационных технологий на уроках татарского языка и литературы». В нем приняли участие учителя из 12 регионов России. Коллеги обсудили положительные и отрицательные стороны методики Валерии Мещеряковой, делились опытом», – отмечается в сообщении о вебинаре.

Для участия в вебинаре по вопросам использования учебно-методического комплекса «Сэлам» необходимо заполнить заявление на сайте института. Предусмотрена онлайн-трансляция.

«Татар-информ».

Просмотров: 1220

Комментирование запрещено