Рәхмәт сиңа, мәктәп, ярты гасыр тау башында горур торасың!

Безымянный коллаж2Туган авылым Яңа Усманда тиздән бик ямьле күренеш булачак. Мәктәп йорты халык белән тулыр, музыка һәм матур җырлар яңгырар. Безнең мәктәп 50-еллык юбилеен үткәрә. Шушы бәйрәмне оештыручы укытучыларга, укучыларга рәхмәтемне белдерәсем килә.

Без яңа мәктәпкә 7нче сыйныфка бардык. Укытучыларым: Зәйнәп, Мөкатдимә, Сания, Гөлҗиһан, Ләлә, Динә апалар, Җәмил, Камил, Халик, Әсхәт абыйлар, Таисия Ивановна, Анатолий Иванович! Алар барысы да гүр ияләре инде, урыннары оҗмахта булсын!

Рифкать абый Фәрзетдинов, Динә апа Зияковалар, Аллаһыга шөкер, исән-саулар. Аларга һәм барча укытучыларга да саулык-сәламәтлек, озын гомер телим. Мең-мең рәхмәт укытучыларыма!..

Иң бәхетле яшьлек чоры булган –
Мәктәп бусагасын таптаган,
Бездән соң да күпме бала укып
Зур тормышка синнән юл алган!

Укып, язып, ятлап белем алдык,
Уйламадык начар уйлар да.
Күңелебез тыныч, күктә кояш,
Әти-әни исән ул чакта!

Тәнәфесләр шулай тиз үттеләр,
Дәресләр дә барды тезелеп.
Безгә белем бирде, акыл кертте
Фәрештәдәй изге кешеләр!

Рәхмәт сиңа, мәктәп, ярты гасыр
Тау башында горур торасың.
Маяк булып юлны яктыртасың,
Сиңа килсәк, ишек ачасың.

Укытучылар, сезгә чын йөрәктән
Сәламәтлек теләп каламын.
Мәктәпләрдә үткән ярышларда
Төшермәгез җинү байрагын.

Яшә, мәктәп. Авылым, син дә яшә,
Рәхәт миңа сиңа кайтуы.
Туган җирем, таулар һәм чишмәләр
Бармы икән моннан матуры?
Юк.

Туган авылым! Күкрәгемне ачып
Җәяү төшәм авыл башына.
Туган нигеземә юл тотсам да,
Аяк атлый мәктәп каршына.

Бүгенге көндә Балыклы авылында яшәүче Сафия ШӘНГӘРӘЕВА-ТӨХВӘТУЛЛИНА.

Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

Программа проведения юбилея Новоусмановской школы

* * *

Скоро у Новоусмановской школы юбилей

 

 

Просмотров: 1164

Комментирование запрещено