«Бердәмлек» газетасыннан, 3 февраль, 2018 ел

i2шафигуллинаКартаймагыз әле, Фәния апа!

Озак еллар “Бердәмлек” газе­тасында хәбәрче булып эш­ләгән каләмдәшебез Фәния Шәйхулла кызы Шәфигул­линага бу көннәрдә 90 яшь тула.

Ул Самара төбәгенең танылган шәхесләренең берсе. Камышлы авылында туып үсеп, Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда җирле педагогия училищесын тәмамлый һәм район мәктәпләрендә башта укытучы, аннан күп еллар директор булып эшли. Шул чорда ул читтән торып педагогия институтында укый, югары белем ала.

1959 елда зур тәҗрибә туп­лаган булдыклы җитәкче партиянең Камышлы район комитеты секретаре итеп сайлана. Районнарны берләштерү шаукымы башлангач, алтмышынчы еллар уртасында, ул Самара дәүләт университеты аспирантурасында укып, тарих фәннәре буенча кандидатлык диссертациясен яклый һәм доцент исеменә лаек була.

1993 елга кадәр Фәния Шәйхулла кызы өлкә үзәгендәге югары уку йортларында укыта һәм пенсия яшенә җиткәч, татар телен камил белүче буларак, 1990 елда нәшер ителә башлаган “Бердәмлек” газетасына хәбәрче итеп эшкә чакырыла. Биредә ул үзен чын татар журналисты буларак күрсәтеп, озак еллар халкыбызга тугры хезмәт итә.

2000 елда Фәния апабыз (без аны сагынып шулай атыйбыз) Мәскәүгә, балалары, онык­лары янына күчеп китә һәм әле дә шунда яши.

Без үзебезнең өлкән ка­ләм­дәшебезне, остазыбызны, “Бердәмлек” газетасының дус­тын, фикердәшен бөтен укучыларыбыз исеменнән 90 яшьлек олуг юбилее белән чын күңелебездән котлап, исәнлек-саулык, хәерле озын гомер, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр телибез.

Картаймагыз әле, гел яшь булып калыгыз, хөрмәтле Фә­ния апабыз!

“Бердәмлек”леләр.

* * *

Алиева на 5 февСамара шәһәре,

Зарайская урамы

Гөлҗәүһәр Рәхил кызы

Алиевага – 60яшь!

Кадерле кызым, яраткан әние­без, дәү әниебез, сөекле хәләл җефетем! Йөрәклә­ребездән чык­кан кайнар сәламнәребезне синең 60 еллык юбилееңа юллыйбыз, сине хөрмәтлибез, синең дөньяда яшәвеңә шатланабыз, синең белән горурланабыз!

Гомер баскычларың кат­лаулы булса да, син би­реш­мәдең, һәрвакыт авыр­лык­ларны җиңеп чыгарга көч тап­тың, әти-әниеңә мәрхәмәтле бул­дың, балаларыбызны иркә­ләп тәр­бияләдең, инде хәзер шәфкать хисләреңне оныкларыңа бирәсең. 30 ел буена синең киң күңе­лең, ипле холкың, уңганлыгың, тор­мыш сөючәнлегең гаиләбезне нурландыра. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа.

Бәхет билгесе күренә

Синең ачык йөзеңдә,

Игелек нуры сибелә

Шомырт төсле күзеңнән.

Синдә әле көч бар

Җиңә алмасын моң-зар.

Син әле кирәксең яшьләргә

Безнең иң зур теләк —

Картаймасын йөрәк,

Насыйп булсын бергә

Исән-имин озак яшәргә!

Изге теләкләр белән әниең Гөлҗиһан, хәләлеңӘүхәд, кыз­ларың Лилия, Юлия, кияү­ләрең Денис, Юрий, онык­ларыңӘдилә, Самира, Марк, туганнарың, дусларың.

* * *

Зилидинова на 3 февЕлховка районы,

Тупли авылы

Равилә Тәлгать кызы

Зилидиновага!

Кадерле укытучыбыз! Сезне туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади һәм һөнәри уңышлар телибез. Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “биш­ле” билгеләре генә куйсын!

Котлы булсын туган көнегез,

Гел шатланып үтсен

                                 көннәрегез.

Сезгә сөенеч кенә китерсеннәр

Якыннарыгыз, барлык

                               дусларыгыз.

Дөньядагы һәрбер

                               яхшылыктан

Өлеш чыксын сезгә мул гына.

Без телибез сезгә ак

                                 бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Бу бәйрәмнең матур хатирәсе

Күңелегездә калсын уелып.

Тәбриклибез сезне чын

                                     күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып!

Изге теләкләр белән 2001 елгы чыгарылыш укучылары.

* * *

рахимов на 3 февКамышлы районы,

Иске Ярмәк авылы

Таһир Әхмәтгали улы Рәхимовка – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, абыебыз! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Теләкләребез изге: сәламәт бул, тигезлектә, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, балаларыбызга, оныкларыбызга шатланып, бу якты дөньяның барлык рәхәтләрен күреп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Кайгы-хәсрәт мәңге юл

                                   тапмасын

Безнең тату, бердәм ояга.

Пар канатлы булып тигез

                                           яшик,

Бәхет-шатлык татып

                                     дөньяда.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Сафия, кае­нешең Мансур, киленең Фәния һәм балалары.

* * *

Таһир Әхмәтгали улы Рәхимовка!

Кадерле әтием, яраткан бабабыз! Сине ихлас күңе­ле­­бездән туган көнең белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шат­лыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Рәхмәт сиңа якты чыраең, тәмле сүзләрең белән кар­шылаганың өчен.

Озын гомер бирсен Аллаһы

                                       Тәгалә,

Тыныч булсын һәрчак

                                 җаннарың,

Кочак-кочак бетмәс куанычлар,

Төяп килсен туар таңнарың.

Изге теләкләр белән кызың Лилия, оныкларың Гөлгенә, Нурия, киявең Динар.

* * *

Таһир Әхмәтгали улы Рәхимовка!

Кадерле әтиебез, яраткан ба­бабыз! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы бе­лән дөньяның саф һавасын су­лап, тәмле ризыкларын татып, бай­лыкта, муллыкта яшәргә яз­сын.

Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә

Дәртле булсын йөрәк тибешең.

Матурлардан матуррак булсын

Гомереңнең калган өлеше!

Изге теләкләр белән улың Ринат, киленең Гөлфирә, онык­ларың Марат, Алмаз.

* * *

Похвистнево районы,

Гали авылы

Саҗидә Самат кызы Хәмидуллинага!

Кадерлебез, чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, тыныч, озын гомер телибез. Әниебез, олы яшенә карамастан, хуҗалык, бакча белән дә шөгыльләнә, онык-оныкчыкларны тәрбияли. Һәрвакыт туганнарына, якын­нарына ярдәмгә килергә ашкынып тора. Әниебез! Без сине хөрмәт итәбез, яратабыз!

Кайчан барсак — киң күңелле,

Каршылыйсың ачык йөз белән.

Авырлыклар җиңеләеп китә,

Синең әйткән җылы сүзеңнән.

Улла­рың, кызларың, онык­ларың, оныкчыкларың.

* * *

Саҗидә Самат кызы Хәмидуллинага!

Кадерле әнием, яраткан әби­ем! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбриклибез. Таң җилләренең назлысы, җан ты­нычлыгы, чиксез бәхетләр, уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа.

Әни бит ул — өйнең яме,

Ә тормышта — олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, әни, безгә бик кирәк.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән

                                      матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Изге теләкләр белән кызың Рамилә, оныгың Әлфия.

* * *

Елховка районы,

Тупли авылы

Әндәрҗән Мөбәрәк улы

Гайнетдиновка – 80 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Без сине туган көнең белән котлыйбыз. Сәламәтлек, бәхетле картлык, җан тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның куанычын күреп, шатлыклы, хәерле гомер итүеңне телибез.

Туган көнең — юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек,

                 шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Һәр көн сине котлап кояш

                                       чыксын,

Сине назлап җилләр иссеннәр.

Яшәү матурлыгы, яме булып

Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, оныкчыкларыңһәм барча туганнарың.

* * *

Әндәрҗән Мөбәрәк улы

Гайнетдиновка!

Кадерлебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан ты­нычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ри­зыкларын татып, үз аякларың белән йөреп, байлыкта, муллыкта яшәргә язсын.

80 яшь — әле картлык түгел,

Ак бәхетләр кунса да синең

                                     чәчләргә.

Аллаһ безгә гомер бүләк иткән,

Иман белән кирәк яшәргә.

Изге теләкләр белән Колмаер мәчете картлары.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Суфия Мөгаллим кызы һәм Зәйнулла Сәйфулла улы Исмәгыйлевларның

бергә гомер итүләренә – 50 ел!

Кадерле әниебез һәм әтие­без, әбиебез һәм бабабыз! Без сезне Алтын туегыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, кояшлы, аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, пар канатлы булып, тигез гомер кичерүегезне телибез. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсен. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Бәйрәмегез белән котлап,

Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.

Һәрчак шулай безгә үрнәк

                                       булып,

Пар канатлар булып яшәгез.

Безне кеше итү өчен

Китте бөтен көчегез.

Шуңа да сез безнең өчен

Алтынга тиң кешесез.

Балаларыгыз Рәфыйк, Ха­лидә, Разия, киленегез Асия, кияү­ләрегез Наил, Рәшит, онык­лары­гыз Юлия, Алия, Лилия, Әди­ләһәм барча туганнарыгыз.

* * *

мазитова на 3 и 17 февЧелно-Вершины районы,

Сов. Нурлат авылы

Галия Зиннәт кызы Мәҗитовага – 80 яшь!

Кадерлебез! Сине чын кү­ңелдән зур юбилеең белән котлыйбыз һәм иң изге теләк­ләребезне юллыйбыз. Кай­гы-хәсрәт күрмичә, картаюны сиз­мичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.

Бәхетле кешегә олуг

Юбилейлар насыйп була.

Матур булып олыгайса,

Җитмеш, сиксән, туксан тула.

Быел безнең әнинең дә

Юбилее — сиксән яшь.

Әниебез безнең өчен

Иң кадерле, изге зат.

Тормыш иптәшең, бала­ла­рың, кияүләрең, килен­нәрең, онык­ларың, оныкчыкларың.

* * *

Красный Яр районы,

Кызылсу авылы

Исламетдин Шәйхетдин улы Шәкүровка – 70 яшь!

Кадерлебез! Без сине ис­тәлекле туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Ал­дагы тормышыңда да нык исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә имин­леге, ак бәхетләр телибез. Без­нең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен рәхмәт сиңа. Без синең белән горурланабыз.

Җитмеш бит ул — җитмеш

                                           кенә,

Туксан түгел, йөз түгел.

Картайсыннар әйдә еллар,

Картаймасын тик күңел.

Шатлыкларың ешрак булсын,

Кайгылар урап үтсен.

Еллар санын сизмәс өчен —

Оныклар гөрләп үссен.

Тормыш иптәшең, балала­рың, кияүләрең, киленнәрең, онык­ларың, оныкчыкларың.

* * *

Исламетдин Шәйхетдин улы Шәкүровка!

Кадерле абыебыз! Без си­не зур бәйрәмең белән тәб­рик итеп, гомернең кояштай озынын, исәнлекнең корычтай ныгын телибез. Асия апабыз белән тормыш юлыгызның ти­гезлектә үтүен һәм иманга бай булуын телибез. Алдагы гомер юлларыгыз кайгы-хәсрәтсез, бә­хет-шатлыкта үтсен. Ходай сине бездән, безне синнән аермасын.

Гади, сабыр, олы җанлы да син,

Кылганнарың бары изгелек.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер

                                         көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Изге теләкләр белән энең Нариман, Хәдичә, Марат, Лилия, Айдар, Дилия.

* * *

Елховка районы,

Мулла авылы

Рафаэль Габдрахман улы

Салюковка – 70 яшь!

Кадерлем! Сине олы юбилеең белән кайнар котлыйм. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сиз­мичә яшә. Киләчәктә һәм бүгенге көнеңдә корычтай исәнлек, ак бәхетләр, көтелмәгән уңышлар телим.

Һавадан йолдыз, алтын таулар,

Бүләк итәлмим сиңа.

Тик бәхетле итә алсам,

Бары шул җитә миңа.

Яхшы ата да син, ир дә,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,

Туган көнең белән котларга.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нәирә.

* * *

Рафаэль Габдрахман улы

Салюковка!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине туган көнең белән котлыйбыз. Сәламәтлек, бәхетле картлык, җан тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның куанычын күреп, шатлыклы, хәерле гомер итүеңне телибез.

Рәхмәт, әткәй, барысы өчен

                                               дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр

                                         чакта,

Тормыш ямьле тик син

                                     барында.

Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә

Дәртле булсын йөрәк тибешең.

Матурлардан матуррак булсын

Гомереңнең калган өлеше!

Изге теләкләр белән улла­рың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыгың.

* * *

хамидуллина на 3 февСамара шәһәре,

Толевый бистәсе

Гадел Вәли улы Хәмидуллинга!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сә­ламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр тели­без. Гаилә бәхете белән, якын­нарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.

Тәбриклибез туган көнең

                                       белән,

Яхшы хәбәр бирсен һәр көнең.

Корычтай булсын тазалыгың

                                           синең,

Кояштай озын булсын гомерең!

Рәхмәт синең шәфкать тулы

                                     йөрәгеңә,

Рәхмәт ару-талу белмәс

                                   беләгеңә.

Рәхмәт хәстәр белән караган

                                   күзләреңә,

Юаныч һәм шатлык биргән

                                   сүзләреңә.

Тормыш иптәшең Мимүзә, улың Фәрид, кызың Зөлфия, киявең Алексей, оныкларың Дмитрий-Елизавета, Дарья, оныкчыгың Роман.

Просмотров: 608

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>