28 января в городе Нефтегорск Самарской области прошло мероприятие, посвященное 20-летию татарского национального центра «Дуслык» МКДЦ «Нефтяник» муниципального района Нефтегорский.
Гостей праздника и зрителей в фойе встречали красивые татарские мелодии и наигрыши в исполнении Наиля Назарова, участника татарского центра «Дуслык» и народного хора русской песни «Степные узоры». В рамках празднования юбилея была организована ярмарка — продажа татарских сладостей от семьи Низамовых (г. Самара). Рядом расположилась выставка татарских национальных головных уборов, аксессуаров, сувениров и украшений от мастера декоративно-прикладного искусства, народных промыслов и ремесел Самарской области, представителя общественной организации татарских женщин «Ак калфак» Насыйровой Гульнары (г. Самара).
В центре зала раскинулась выставочная экспозиция на тему татарской выпечки, ее автор – руководитель татарского центра «Дуслык» Исанчурина Зульфия Абугалиевна. Также в выставке принимали участие нефтегорские мастерицы со своими работами: Антонина Козлова, Татьяна Инжеваткина, Елена Дёмина, Елена Назарова, Любовь Коннова, Валентина Ильина, Надежда Корелина.
В фойе на втором этаже расположилась площадка для детей. На столах их ждали раскраски, на которых были изображены семейные пары в татарских костюмах. Представитель сети быстрого питания «Тюбетей» Гульфия Каримова провела кулинарный мастер-класс для детей по приготовлению национального татарского блюда «Кыстыбый». Ростовые куклы «Эби» и «Бабай» от «Сулейманова Студио» с удовольствием фотографировались с гостями на специально оформленной фотозоне.
Концертную программу открыли ведущие Анна Бруновская и Дамир Иваев, поприветствовав зрителей на русском и татарском языках! Для самых юных участников перед праздничным концертом состоялся показ спектакля по мотивам татарской сказки «Три сестры» в исполнении театральных студии «Радуга» и «Новые звезды», руководитель Галина Витер.
Продолжили мероприятие участницы образцового хореографического ансамбля «Сказка» детской школы искусств с.п. Утевка и пригласили всех на чай со сладким лакомством. Стерликова Алина, юная участница вокального ансамбля «Дуслык», угостила всех приглашенных гостей татарским хворостом – урама.
Далее состоялась церемония награждения участников центра, праздничный концерт с участием юбиляров татарского ансамбля «Дуслык»: Халимова Рашита, Иваева Зуфяра, Иваева Дамира, Ханнановой Бриллиант, Низамовой Земземии, Исанчуриной Зульфии, Мустафиной Разиды, Куликовой Нурии, Николашкиной Линары, Абраменко Альбины, Хисматулиной Фании, Зариповых Альбины и Аделины, Николашкиной Ксении, Дании Оргеткиной, воспитанников детского сада «Солнышко», участников национальных центров МКДЦ «Нефтяник», а также гостей из г. Самара: областного народного татарского ансамбля «Ялкынлы яшьлек», его руководителя Рената Азизова, Искандара и Альмиры Саитовых.
Почетными гостями стали муфтий Самарской области, председатель РДУМСО Талип-хазрат Яруллин, председатель Совета Самарской областной татарской национально-культурной автономии Горланов Анвер Имранович, исполнительный директор Совета Самарской областной татарской национально-культурной автономии, директор Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык») Фархад Сабирзанович Махмутов, заслуженный работник культуры РСФСР и Республики Татарстан Колючев Ильгиз Исмаилович и многие другие.
После концерта состоялось чаепитие в дружной уютной обстановке.
Участники татарского цента «Дуслык» благодарят руководителя Управления культуры и молодежной политики Якова А.В., руководителя МБУ «Культура» Булавина А.В., заведующего МКДЦ «Нефтяник» Скорлынину Н.М. за оказанную помощь в организации праздника. От всей души благодарим за содействие и помощь Шакурова И.Г., Хузина Р.Т, Горланова А.И., Махмутова Ф.С., Сираздинова Д.Г., Хисматулина К.Ш., Ижедерова А.В., Куликову Н.Х., Николашкину Л.А, Исанчурину З.А, Гришкову Ф.А., Абраменко А.У., Шайдуллину Г.А., Ижедерову А.А., Низамову З.В., Заборину Ф.Я., Зарипову Э.Ф., Иваеву З.А., Мустафину Р.С., Шабаеву Ф. и других.
Всем, кто принял участие в организации праздничного мероприятия, посвященного 20-летию татарского национального центра «Дуслык», самарским и нефтегорским гостям праздника, огромное СПАСИБО, БИК ЗУР РАХМЭТ! Мы были рады видеть вас в концертном зале МКДЦ «Нефтяник»! Здоровья всем, благополучия. Будьте счастливы!
Заведующий методическим отделом МКДЦ «Нефтяник» Л.А.НИКОЛАШКИНА.
Город Нефтегорск.
* * *
Быел Нефтегорск шәһәренең “Дуслык” татар милли үзәге оештырылуга 20 ел тулды. Бу уңайдан Нефтегорск татарлары якын дусларын, район администрациясе вәкилләрен, шулай ук Самара милли җәмгыятьләреннән мөхтәрәм кунаклар чакырып, зур бәйрәм уздырдылар. Соңгылары арасында өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре бар иде.
Бу көнне Нефтегорскиның “Нефтяниклар” мәдәни-ял итү үзәгендә бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Матур итеп бизәлгән фойеда татар көйләре агыла, кул эшләре күргәзмәләренә куелган берсеннән-берсе матур экспонатлар күз явын алып тора. Сату рәтләрендә күбесенчә самаралылар — Мәүлет һәм Римма Низамовлар үзләре җитештергән бавырсак, чәкчәк, талкыш-кәләвә, Кырым тәм-томнары, ә “Түбәтәй” тиз туклану челтәре хезмәткәрләре гөбәдия, өлеш кебек башка милли ризыклар саталар. “Сөләймановлар” студиясенең эксклюзив сувенирлары, татлы бүләкләре дә нефтегорскилыларны хәйран калдырды. Янәшәдә “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Гөлнара Насыйрова үзе тегеп чиккән калфаклар, изүләр, алъяпкычлар күргәзмәсе оештырган. Халык барысы белән дә кызыксынып, бу рәтләрдә умарта күчедәй “гөж” килде.
Нефтегорскилылар да осталар икән. Үз куллары белән ясаган хатын-кыз бизәнү әйберләреннән, чиккән, бәйләгән кул эшләреннән бик матур күргәзмәләр оештырганнар. “Дуслык” үзәге өстәлләрендә чәкчәк, бавырсак өемнәре, пироглар, кәрҗиннәрдә — алсу алмалар. Болар барысы да экспонатлар гына икән. Аларны татар милли үзәге җитәкчесе Зөлфия Исәнчурина шундый матур итеп мамыктан һәм кәгазьдән ясаган.
Бәйрәмдә балалар да игътибарсыз калмадылар. “Түбәтәй” тиз туклану челтәре вәкиле Гөлфия Кәримова мастер-класс үткәреп, аларны кыстыбый пешерергә өйрәтте.
Нефтегорскига беренче тапкыр килгән кеше буларак, биредә яшәүче милләттәшләребезнең тормышы белән кызыксындым. Аларны да бөтен татар дөньясына хас булган проблемалар борчый: ана телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап калу мәсьәләсен беренчел дип саныйлар. Күбесенчә руслар яшәгән шәһәрдә катнаш гаиләләр дә шактый күп. Андый мохитта үзен чын татар дип санаган бала тәрбияләве кыен. Ә әтисе-әнисе татар булып та, балаларына Мирослав, Любава кебек исемнәр кушуы, аларның ана теленнән мәхрүм калуы икеләтә күңелсез. Ә өлкән буын вәкилләре шәһәрдә мәчет булмавына хафалана.
- Җыелышып намаз укыр, зур дини бәйрәмнәребезне үткәрер урыныбыз юк. Активистлар берничә тапкыр бу эшне башлап җибәргән булдылар, тик очына чыга алмадылар, — дип уфтанды Флорида ханым Шабаева.
Озак еллар оешма белән җитәкчелек иткән Бриллиант апа Ханнанова белән танышырга да насыйп булды. Ул мәрхүм ире Рифгать ага белән бу үзәкне оештыручылар санында булган.
- 1998 елның 28 январендә беренче утырышка җыелдык. Анда “Дуслык” татар үзәге оештырылуы турында карар кабул ителде һәм мине аның рәисе итеп сайлап куйдылар. Шулай ук бертавыштан Рөстәм Низамов — рәис урынбасары, ә Роза Гафиятуллина оешманың сәркатибе итеп билгеләнделәр. Оешма советына Марат Гыйльманов, Зөфәр Иваев, Ислам Фәезов, Хассыбүләк Сәбиров һәм Роман Ханнанов керде. Тагын 4 милләттәшебез — Мөхтәр Гафиятуллин (тумышы белән Камышлыдан булган бу милләттәшебез быел 90 яшен тутырачак), Хәсән Басыйров, Әлфия Губатова, Айҗан Иваева ревизия комиссиясенә керделәр. Шулай итеп, “Дуслык” татар үзәге үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Миннән соң үзәк белән җитәкчелек иткән Фәния Хисмәтуллина да вакытын жәлләмичә, бөтен күңелен биреп эшләгән иде.
Без шәһәребездә, өлкәбездә үткәрелгән төрле чараларда, өлкә Сабан туйларында катнаша идек. “Дуслык” татар үзәге тарафыннан Нефтегорскида Нәүрүз бәйрәмнәре, татар концертлары оештырылды, ике тапкыр 80-90 кешелек Корбан ашы уздырганыбыз да хәтердә. Ул вакытта да, бүген дә спонсорларыбыз юк, халыкка рәхмәт, кулыннан килгәнчә ярдәм итә.
“Дуслык” татар үзәгенең төрле чаклары булды. Бүген аның кабат күтәрелеп китүен күреп, чын күңелдән куанам. Моңа бүгенге җитәкчебез Зөлфия Исәнчурина, активистыбыз Линара Николашкина күп көч куялар. 16 ел буе “Дуслык” вокаль ансамбленең музыкаль җитәкчесе һәм баянчысы булган Валерий Штейнер турында аерым әйтеп үтәсе килә. Татар телен белмәгән кешенең безнең көйләрне шул кадәр матур итеп уйнавына сокланмый мөмкин түгел. Беренче вакытта ноталар да юк иде бит, җырлап күрсәтәбез дә баянчыбыз көйне отып алып, уйный башлый. Моның өчен музыканы, башка милләт культурасын чын-чынлап ярата белергә кирәк. Оешмабызда шундый кеше булуы белән горурланабыз, — дип сөйләде Бриллиант апа.
“Дуслык” үзәге турында бу көнне сәхнәдән дә бары тик җылы сүзләр генә яңгырады. Юбилярларны “Культура” муниципаль оешмасы җитәкчесе Андрей Булавин котлап, Зөлфия Исәнчуринага, Валерий Штейнерга һәм Линара Николашкинага татар мәдәниятенә керткән өлешләре өчен район башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Валентин Пичугинның Рәхмәт хатын тапшырды. Ә Нурия Куликова, Дамир Иваев, Бриллиант Ханнанова, Фәния Хисматуллина, Зәмзәмия Низамова, Рәшит Хәлимов район администрациясенең мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесенең Рәхмәт хатларына ия булдылар. Зөфәр Иваев, Рәзидә Мостафина, Гөлназия Вахитова, Альбина Абраменко, Альбина һәм Аделина Зариповалар, Ксения Николашкина, Дания Оргеткина, юбилей концертында катнашкан “Солнышко” балалар бакчасы һәм Утевка авылы балалар иҗат мәктәбенең “Сказка” ансамбле дә бүләкләнделәр.
Күпмилләтле Нефтегорскида 6 милли үзәк эшләп, үзара тату яшәүләре турында бу оешмаларның кураторы, “Нефтяниклар” ял итү үзәге директоры Надежда Скорлынина сөйләде һәм “Дуслык” оешмасына районның мәдәни тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды.
Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин үзенең чыгышында балаларны милли рухта тәрбияләүнең әһәмиятен ассызлыклады, ислам диненең — әхлак, тынычлык һәм камиллек дине булуы турында сөйләп, киләчәктә дә үзара дус яшәргә өндәде. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов та Нефтегорскида яшәүче милләттәшләрне бәйрәм белән котлап, Идел буеның иң матур җирләренең берсе, борынгы ата-бабаларыбыз яшәгән Ширяево авылы тирәсендәге табигать күренеше тасвирланган рәсем бүләк итте. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәт Мәхмүтов та буш кул белән килмәгән иде. Ул “Дуслык” татар милли үзәгенә, аның җитәкчесе Зөлфия Исәнчуринага, активистлар Бриллиант Ханнановага, Линара Николашкинага һәм Дамир Иваевка ике оешманың да Рәхмәт хатларын, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровтан акчалата бүләкләр тапшырды. Самаралылар күпмилләтле Нефтегорски районында шундый актив милләттәшләребез табылып, аларның татар мәдәниятен, гореф-гадәтләребезне саклауга зур өлеш кертүләре белән соклануларын белдерделәр.
Бүләкләүләр бәйрәм концерты белән үрелеп барды. Анда Нефтегорскиның башка иҗат коллективлары белән беррәттән Самараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленнән аның элеккеге һәм бүгенге җитәкчеләре Илгиз Колючев, Ринат Азизов, әтиле-кызлы җырчылар Искәндәр һәм Альмира Сәетовлар да катнашты. Бәйрәмне оста итеп Анна Бруновская һәм Дамир Иваев алып бардылар.
Юбилей чарасы туганнарча җылы атмосферада узып, һәркемнең күңелендә матур тәэсир калдырды.
- Концерт программасы башында сәхнәләштереп күрсәтелгән “Өч кыз” татар халык әкияте аеруча күңелгә үтеп керде. Ана белән балалар мөнәсәбәте чагылдырылган бу күренеш әти-әнине хөрмәт итәргә, алар турында кайгыртырга өйрәтә. Ә “Дуслык” иҗат коллективының яшь биючесе Алина Стерликованың мөхтәрәм кунакларны, тамашачыларны кош теле белән сыйлавы татар халкының кунакчыл булуын ассызыклады. Моның өчен дә оештыручыларга рәхмәт. Киләчәктә дә “Дуслык” татар милли үзәгенә уңышлар, өлкә милли оешмалары белән ныклы элемтәләр булдыру, район һәм өлкә бәйрәмнәрендә катнашу белән генә чикләнмичә, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны үстерүгә, аларны саклап калуга юнәлтелгән чаралар үткәрелүен теләп калам, — диде өлкә “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Галия ханым Әюпова.
Алия АРСЛАНОВА.
Автор һәм Лариса КАРАСОВА фотосурәтләре.
КОНТЕКСТ:
В Нефтегорске прошло мероприятие, посвященное 20-летию татарского национального центра «Дуслык» (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Просмотров: 1402