Урыны җәннәттә булсын!

imageЯман чир авыруы арабыздан озак еллар Похвистнево районының Гали авылы мәктәбендә укытучы булып эшләгән Сания Хәйдәр кызы Әмированы алып китте. Сания һәр укытучының, укучының, авылдашының йөрәгендә мәрхәмәтле, ярдәмчел, киң күңелле булуы белән тирән эз калдырды. Кояш кебек балкып торган якты йөзе, акыллы, төпле киңәшләре беркайчан да күңелдән китмәс. Бу зур югалту йөрәкләребезне әрнетте, тетрәндерде.

Мәрхүмәнең әнисе Нәркәс апаның, балаларының, туган­нарының олы кайгыларын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә барчабызга да сабырлык бирсен, һәркөнне догаларыбыз мәрхүмәгә нур булып барсын. Саниябезнең урыны җәннәттә булсын. Әмин.

Гали авылы мәктәбе укытучылары һәм укучылары.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1403

Один комментарий

  1. Урыны җәннәттә булсын!