Интернет дөньясы Халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиеваның кызык видеолары белән тулган. Анда ул үзен «Хәмденюша» дип атый, яңалыклар сөйли һәм файдалы киңәшләр бирә.
- Хәмдүнә апа, интернетта таралган видеолар кемгәдер кызык булса, кемдер аларны ошатмаган. «Нәрсә эшләп Хәмдүнә Тимергалиева андый видеоларда төшәргә ризалык биргән?» — диючеләр дә бар.
Җырлау хәзер генә ул акча эшләү кәсебенә әйләнде. Сүз дә юк, артистлар арасында чын җырчылар да бар. Әмма җырны никадәр яратуларын вакыт күрсәтер. 2-3 ел “Ах!” та “Ух!” килеп йөриләр дә, югалалар бит. Тышлары ялтыраса да, эчләре калтырый бит аларның! Акырып-бакырып, сикергәләп йөргән җырчыларны халыкның “күтәреп” алуына исем китә. Милли җырларыбыздан читкә тайпыла бит алар. Шул җырчыларны мин тәнгә чыккан сөял белән чагыштырыр идем. Нервыга тия, алып атасы килә. Нишлисең, күңелем шуны тели.
Просмотров: 1256
Эрсезлекнен чиге бармы?