Дөньяның иң чибәр әбисе Казанда яши: “20 ел ит ашаганым юк, баллы ризыкны бусагадан да кертмибез”

11-90-70-100 параметрлы 45 яшьлек Илия Гарипова — дөньядагы иң чибәр әби дип табылды.

Казанда яшәүче Илия Гарипова Болгариядә узган “Бөтен җиһан дәү әнисе” конкурсында җиңеп кайтты. Әби дигәч, чәчләренә ак кунган, борын очына күзлек утырткан, онык-оныкчыкларын тәрбияләп, аларга җылы оекбашлар бәйләп өйдә генә утыра торган әбекәйне күз алдына китергән идем. Ялгышканмын. Дөньяның иң чибәр әбисе — Илия ханымга нибары 45 яшь. Әби статусын аңа узган ел кечкенә кызчык оныгы – Айлин бүләк иткән.

Карап торышка, Илия ханымга 35тән артыкны биреп булмый. Ул йөз-кыяфәт дисеңме, буй-сынмы? Билгеле, шушы яшьтә болай саклану өчен күп көч кирәк.

Илия Гарипова ире Айрат әфәнде белән өч балага тормыш бүләк иткән. Улы Камилгә – 23, кызы Заремага – 16, төпчекләре Эмильгә 4 яшь.

– Мин Казан кызы, – дип үзе белән таныштыра башлады Илия ханым. – Гомере буе шәһәрдә яшәсә дә, татарчасы шундый яхшы аның. Юкса, авылдан килеп төпләнүчеләр дә дистә ел эчендә татар телен оныта башлый бит. – Финанс-икътисад институтын тәмамладым, озак еллар казначылыкта эшләдем. Диплом буенча икътисадчы булсам да, күңелем белән саннар дөньясында кайный торган кеше түгел мин. Һәрвакыт иҗатка омтылдым, сәнгать өлкәсе мине һәрчак ымсындырып торды.

Шул омтылышлар аны Мәдәният һәм сәнгать институтына алып килә. Аның режиссура факультетына укырга керә. Анда ике ел укырга өлгерә ул, әмма бер-бер артлы балалар таба башлагач, гаиләне беренче урынга куеп, университет белән хушлашырга туры килә. Тик күңелеңә сандугач керсә, җырламый түзеп торып була димени? Бер иҗатка тартылган күңеле аны ул вакыттагы педагогия институтына укырга керергә мәҗбүр итә. Биредә ул читтән торып, педагог һөнәрен үзләштерә. Бүген дә ул педагог булып, Вознесение бистәсе клубында 2-3 яшьлек балалар белән эшли. Алар өчен махсус “Әкият терапиясе” исемле авторлык методикасын төзегән.

– Мин һәрвакыт бәйрәмнәр оештырырга яраттым. Туган көн, юбилей кичәләрен дә, башка гаилә бәйрәмнәренә дә мин ныклап әзерләнәм. Балаларны да яратам. Иҗат – минем тормыш юлдашым, – ди Илия ханым.

Сәхнә тотарга яраткан ханым 2006 елда үзен “Нечкәбил” бәйгесендә сынап карарга була. Үзенең тырышлыгы, гаиләсенең булышлыгы, атналар, айлар буе түгелгән көч-хезмәт юкка түгел, шул елда ул “Нечкәбил” бәйгесендә җиңеп чыгып, Татарстанның иң гүзәл ханымы исемен ала.

– Республиканың иң чибәр хатын-кызы булып танылгач, мин үз алдыма максат куйдым. Иң чибәр әби дә булырга тиеш бит мин. Шуңа күрә оныгым Айлинның тууын түземсезләнеп көттем. Шул бәхет төенчеге миңа яңа дәрәҗә бирде, дәү әни исемен бүләк итте, – ди бәхетле дәү әни. Онык дигәннән, Илия ханымның олы улы Камил 20 яшендә сыйныфташы Гөлназга өйләнгән.

“Нечкәбил” бәйгесендә җиңеп чыккач, Илия ханым ире Айрат белән хәйрия эшләре белән шөгыльләнә башлый. Балалар йортлары, карталар һәм инвалидлар йортларына иганәлек итәләр.

– Әнием инсульттан тернәкләнә алмады. 7 ел инде йөрми, хәрәкәтсез. Ул шундый бәлага тарыгач, бу авыру турында ныклап уйлана башладым. Шуннан соң МКДЦ табиблары белән берлектә “Инсультсыз тормыш” проектын башлап җибәрдем. Инсультны кисәтү, аннан саклану өчен нишләргә кирәк кебек сораулар күтәреп, Казан халкына бушлай лекцияләр укыйбыз. Аны кая урын табабыз, шунда — зур сәүдә үзәкләрендә оештырдык, алдагысы “Вознесение” клубында көтелә, – ди Илия ханым.

Шушы хәйриялек эшчәнлеге аны узган ел “Мисс Россия” конкурсында катнашырга этәрә. Ул биредә “Хәйриячелек мисиссы” исемен яулый. Фәкать оныгы булган дәү әниләр конкурсына эләгүе белән ул шул хәйриячелек бәйгесенә рәхмәтле.

21 гыйнвар — Софиядә әбиләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне анда дөньяның иң-иң булган әбиләре җыелып, көч сынашты. Бәйге сигезенче ел үткәрелсә дә, моңа кадәр анда Татарстаннан баручы булмаган. Мин беренче карлыгач, шуңа күрә миңа республиканы лаеклы тәкъдим итәргә кирәк иде, ди дөньяның иң чибәр әбисе.

Бәйгенең финал өлеше өч этаптан тора. Татарстан вәкиленә үзе белән генә түгел, Татарстан белән дә таныштырырга туры килә. Ул татар халык биюен башкара, татар әкиятеннән гаиләсе белән өзек күрсәтә, София халкын телне йотардай чәкчәк белән сыйлый. Дәүләт ансамбле куйган биюне ул ире, улы һәм кызы белән бии. Кичке күлмәк белән подиумнан узганда да аккош кебек җиңел хәрәкәтләнә.

Илия ханымның тән авырлыгы 60 кило, буе 166 см. Параметрлары да менә дигән: 90-70-100.

- Дөрес туклануга, гимнастика, спорт белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирәм. Фитнеска йөрим, кышын тимераяк, чаңгыдан кайтып кермим, җәен велосипедка күчеп утырам. 20 ел профессиональ йога белән шөгыльләндем. Ике дистә ел ит ашамыйм. Шулай да аз калорияле күркә ите һәм балыктан баш тартмыйм, организм өчен билгеле күләмдә алар да кирәк. Туклануга килгәндә исә, мин генә түгел, гаиләбез белән ботка, яшелчә, җиләк-җимеш, салатлар, аш, чикләвек һәм кипкән җиләк-җимешләр ашыйбыз. Кәнфит, печенье кебек баллы ризыкларны өйгә кертмибез, – ди Илия Гарипова.

Дөньяның иң чибәр әбисе матурлыгын саклауга да аерым игътибар бирә.

11-n1LlLSb0BBQ8KqyWpZL71M– Биттә җыерчык булдырмауның иң җиңел ысулы – хәрәкәтчән муен һәм иңбашларын массажлау, – ди ул. – Массаждан соң анда кан йөреше яхшыра һәм биттә җыерчык булмый.

Дөньяның иң чибәр әбисе алга таба да кул кушырып утырырга җыенмый. Дөрес, әлегә ул тагын нинди дә булса бәйгедә көч сыныйсын белми. Әмма ул үзенең авторлык программасы — “Әкият терапиясе”н камилләштерергә, активлаштырырга уйлый.

– Рус балалары һичьюгы яшелчә, җиләк-җимеш атамаларын, төсләрне татарча белсен иде дип тырышам. Шуңа күрә дәресләрне сишәмбе – русча, җомга татар телендә алып барам. Алга китеш бик зур. Моңа күбрәк баланы, әти-әниләрне җәлеп итәргә уйлыйм. Шулай ук балалар бакчаларында, мәктәпләрдә матурлык бәйгеләре оештырасым килә. Бәлки ул үзгәрәк форматта булыр? Тышкы матурлык кына түгел, эчке матурлык та бар бит әле. Мин инде хәзер бөтен баланың дәү әнисе булып, аларны тәрбияләүдә зур өлеш кертергә тиешмен, – ди дөньяның иң чибәр әбисе. 

intertat.tatar


КОНТЕКСТ:

Самая красивая бабушка мира живет в Казани / Дөньяның иң матур әбисе Казанда яши

Просмотров: 1169

Комментирование запрещено