Спортчы, активист, һәм, ниһаять, чибәр ханым!

минегалимоваКамышлы авылының халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире, “Бердәмлек” газетасының күптәнге дусты, “Одноклассники” интернет челтәрендә Камышлы хәбәр­ләрен яктыртып торучы “Терра-Камышла” төркеме адми­нистраторы Җәмилә Мөхтәбәр кызы Минегалимова шушы көннәрдә олуг бәйрәмен – 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Бу уңайдан штаттан тыш хәбәрчебез Нурсинә Хәкимова аның белән очрашып, юбилярның тормыш юлы хакында сөйләште. Шул язманы укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.


Леонид Гайдайның “Кавказская пленница” кинофильмындагы “Спортчы, активист, һәм, ниһаять, чибәр ханым”, — дигән сүзләр нәкъ Җәмилә Минегалимова турында. Ул бөтен җиргә дә өлгерә, нинди генә эшкә алынмасын, аны җиренә җиткереп башкара.

Җәмилә балачактан шундый актив, хезмәт сөючән булып үсә. “Мәктәптә укыганда ук барлык мәдәни, спорт чараларында катнашырга тырыша идем. Бигрәк тә чаңгы ярышла­рын яраттым. Әни: “Өйдә эш күп”, — дип берәр кая җибәрмәсә, качып булса да китә идем”, — дип искә ала ул бүген.

Чынлап та, күпбалалы гаи­ләдә икенче бала булып туган Җәмилә йорт эшләрендә дә, үзеннән кече бертуганнарын тәрбияләүдә дә әти-әнисенең беренче ярдәмчесе була. Җәй­ге каникул вакытларында да өйдә ятмый, колхозның ашлык амбарына эшкә йөри, әнисенә колхоз суганын утарга, әтисенә терлек көтүдә ярдәм итә.

Мәктәпне тәмамлаган Җә­милә Мөхтәбәр кызы Сергиевскидагы авыл хуҗалыгы техникумында укып, зооветеринар һөнәрен үзләштерә. Ә туган авылына практикага кайткач, чибәр, эштә уңган-булган Искәндәрен очрата. Озак та үтмәстән яшьләр өйләнешәләр, бер-бер артлы кызлары Гүзәлия һәм уллары Илнар дөньга килә.

Бераздан Минегалимовлар гаиләсе Камышлы район үзә­генә күченә. Искәндәр “Мир” колхозында тракторчы булып эшли башлый, шул хуҗалыктан аларга ике бүлмәле фатир да бүлеп бирәләр. Баштарак балалар үстерү, йорт хуҗалыгын алып барү белән шөгыльләнгән Җәмиләне хуҗабикә булу гына канәгатьләндерми. “Ялгыз яшәү­че картларны карарга кеше кирәк икән”, — дигән сүзне ишетүгә ул авыл җирлегенә юнәлә һәм аны берсүзсез эшкә алалар. “Өйләргә газ да, су да кертелмәгән авыр чор иде. Карамагымда булган әби-бабайлар мине туң тәрәзәләрен эретеп, шуннан карап, өзелеп көтәләр иде. Ирләр кулы кирәк булган эшләрне Искәндәр эшли иде. Берничә әбине өл­кән­нәр йортына урнаштырганда, җилкәмә салып, күтәреп илтергә, бакыйлыкка китү­челәрнең өчен, җидесен, кырыгын үткәрергә туры килде. Миңа Зөбәрҗәт апа Шәрипова да ярдәм кулы суза иде, урыны оҗмахта булсын!” — дип сөйли Җәмилә ханым.

Җитәкчеләр аның тырышлыгын югары бәяләп, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире итеп куялар һәм менә утыз ел инде ул бу вазифаны лаеклы башкарып килә. Тырыш хезмәте, җәмгыять эшләрендә, районның мәдәни һәм спорт тормышында актив катнашкан өчен ул Рәхмәт хатлары, дип­ломнар белән бүләкләнгән, өлкә “Авыл хуҗабикәсе” бәй­гесендә “Хатын-кыз — җә­мәгать эшлеклесе, активистка” исеменә дә лаек булган. Бүләкләре арасында татар халык иҗатын үстерүгә, мәдәни традицияләрне саклап калуга һәм пропагандалауга, яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы мә­дәният министрлыгы тарафыннан тапшырылганнары да бар.

Җәмилә Мөхтәбәр кызы өлкәбездә үткәрелгән төрле милли чараларда актив катнаша да, бу турыда Интернет челтәренә фоторепортажлар да урнаштыра, “Самара татарлары” сайтына, “Бердәмлек” газетасына матур-матур мә­каләләр язып җибәрә.

Гаилә тормышы да бик матур аның. Ике балалары үсеп җитеп, тормышта үз урыннарын тапканнар. Җәмилә ханым ире Искәндәр белән үзләре салып кергән өйдә оныкларын сөеп, балалар бәхетенә кинәнеп, рәхәтләнеп яшиләр.  

- Бала чагымда бәхетле, матур, тигез тормыш, үзем яратып эшли торган хезмәт турында хыяллана идем. Аллаһыга шөкер, те­ләкләрем кабул булды. Хез­­мәттәшләремә, кирәк чакта ярдәм кулы сузучы мәр­хәмәтле кешеләрнең барысына да рәхмәтле мин, — дип елмая Җәмилә Минегалимова.

“Бердәмлек” газетасы укучылары исеменнән без дә юбилярны гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләребезне җиткерәбез һәм аңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез.

image image9 image4image5image8image14image3image21image17image28image10image11image15image7image12image13image22image23image18image24image25image29image30image31

image16image26 image27«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Ул, бер карыйсың, атыла торган вулкан төсле, икенче тапкыр күргәндә, матур гөл-чәчкә…

Просмотров: 1332

Один комментарий

  1. Хөрмәтле Җәмилә ханым! Ихлас күңелебездән сине гомер бәйрәмең — олуг юбилеең белән котлыйбыз! Алдагы тормышыңда хәерле, бәрәкәтле, тыныч тормыш, гаилә бәхете телибез!
    Җәмиләкәй, яза башлагач, тагын шуны әйтми булдыра алмыйм, берничә ел элек данлыклы Камышлы Халык театры труппасы авылыбызга килеп театр уйнап китте. Шушы спектакль әле дә күңел түремдә саклана. Чөнкм син анда Бөек Ватан сугышы елларындагы татар хатын-кызларының ачы образын бик оста, чын тәҗрибәле артистка буларак, тулысынча ачып бирә алдың. Тагын кабатлап әйтәм, синең елый-елый шушы күренешне тасвирлавың әле дә исебездә калды.Рәхмәт сиңа!
    Җәмилә ханым! Син театрда гына түгел тормышта да кеше хәсрәтенә битараф калмый, гел ярдәм итеп яшәргә тырышасың, актив тормыш алып барасың. Алдагы көнеңдә һәрвакыт шулай елмаючан, эчкерсез булып, сөйгән ярың Искәндәр белән бәхет касәсеннән чәйләр эчеп, балаларыгызның игелеген күреп, бик озак яшәргә язсын! Олуг юбилеең мөбарәк, табыннарыгыз түгәрәк булсын, дустым!!