«Тагын нәрсә белән җәлеп итик соң?» — Айдар Галимов хезмәттәшлеккә чакыра

news_21339Эстрада белән шигърият бергә эш итсәләр, телебезне саклау буенча уңышка ирешеп була – Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов шундый фикердә.

Ул язучыларның үзләренең генә очрашулар оештырып, зур аудиторияләр җыя алмавын, халыкның китапханәләргә аз йөрүен әйтә.

 “Телебезне саклап калуда эстраданың роле зур, — ди улТатар-информ” хәбәрчесенә. — Тагын нәрсә белән җәлеп итик соң? Кызганыч, шагыйрьләр белән очрашулар халыкны күпләп җыя алмый. Язучылар эстрада белән берлектә эшләсеннәр иде”.
 
Айдар Галимов халык шагыйре Роберт Миңнуллин эшчәнлеген мисал итеп китерә. “Тәнкыйтьләсә, тәнкыйтьли үтереп, шул ук вакытта эстраданы читкә дә какмый. Чөнки белә: поэзия эстрада белән берлектә бара икән – ул зур эшләр эшләргә, телне саклау мәсьәләсендә зур нәтиҗәләр бирергә мөмкин”, — ди Айдар Галимов.

Матбугат.ру

Просмотров: 1159

Один комментарий

  1. Афарин, Айдар!