Сорагыз — җавап бирәбез

img_7070«Матурлык дөнйаны коткара» дигән гыйбаране еш кулланалар. Бигрәк тә бу сүзләр белән сәнгать әһелләре шаяралар. Ислам дине күзлегеннән бу әйтем дөресме?
Сорауларыбызга Самардагы «Нур» мәдрәсәсенең мөгаллиме Наил Мостафин җавап бирә.

- Наил, сине муллалыктан җиргә төшерәсем килә. Син әле өйләнмәгән егет. Өйләнергә вакыт килеп терәлгәч, син булачак хатыныңның кайсы сыйфатын беренче урынга куяр идең? Матурлыкнымы?

- Дин әһеле нинди генә тема буенча фикер йөртсә дә, ул һәрвакыт Коръән, хәдисләр һәм дин әһелләренең фикерләренә таяна. Һәм башкача мөмкин дә түгел. Без бит халкыбызны асыл динебез буенча яшәргә өйрәтергә тиешбез. Шулай яшәгәндә генә адәм баласы бәхетле була.

- Наил, минем сораудан качтың бугай.

- Онытырсың дип уйлаган идем. Онытмыйсың, бабай. Сезнең сорауга да атаклы гыйлем иясе Локман Хәким сүзләре белән җавап бирәм: «Күп вакыт чибәр хатын иргә түгел, ир аңа хезмәт итә. Ир хатын колына әйләнә». 

Мин кызларның акылына өстенлек бирәм. Ул динебез Ислам таләпләрен белергә тиеш. Кем белән тормышын бәйләгәнен аңларга тиеш. Дискотека, ресторан, кәттә тормыш юлындагылар минем өчен түгел. Үзем кебек гади мөселман баласы кирәк. Мин аны бәхетле итәрмен Аллаһы теләсә.

- Теләк теләгәндә кешеләр бик еш: «Аллаһы Тәгалә Үз рәхмәтеннән ташламасын», диләр. Моңа ничек итешергә?

- Һәр мөселман үзенең йортын, эш урынын, бәдәнен, калебен пакъ булуына ирешкән хәлдә, рухи яктан камилләшүне туктатмаганда, шуларны үтәгәндә Аллаһы Тәгалә бәндәгә рәхмәт карашы белән карый. Нигъмәтләрен өстәп тора. Ул инсанны (кешене) төрле бәла-әфәтләрдән саклый.

- Кайберәүләр: «Яхшылык та, яманлык та югарыдан килә», диләр. Дөресме?

- Юк. Дөрес түгел. «ән-Ниса» сүрәсендә болай диелә: «Ий, кеше, сиңа килгән яхшылык — Аллаһыдан. Сиңа килгән яманлык — синең үзеңнән».

- Ничек инде кеше үзенә яманлык теләсен?

- Чөнки Аллаһы Тәгалә кешегә туры юлны күрсәткән, аңа чикләр билгеләгән. Калганнары исә кешенең үзеннән.

- Мисал китерә аласызмы?

- Мисаллар очсыз-кырыйсыз. Берничәсе белән генә чикләник. Тәмәке — яман чиргә китерә. Күп ашау бирәнлеккә илтә (шикәр чире). Барлык тыелган нәрсәләр яманлыкка китерә. Байлыкка чумып яшәүчеләр сәламәтлеккә туймый. Сәбәбе — Аллаһы Тәгалә кушканча яшәмәгәнгә.

- «Матурлык дөнйаны коткара» дигән гыйбаране(әйтемне) еш кулланалар. Ислам дине күзлегеннән бу дөресме?

- Юк. Наданлык. Моны сәнгать әһелләре еш яңгыраталар. Тик изгелек кылу гына дөнйаны коткара.

Наил Мостафин белән әңгәмәне Шамил БАҺАУТДИН алып барды.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1024

Комментирование запрещено