Хәтимә әбием истәлегенә

9948Яз башында тәрәзәм төбен
Төрле гөл бизи минем.
Китерелгән ерак илдән,
Күз явын ала, исертә,
Иснәсәң алар исен.
 

Тик кадерләп мин үстерәм
Әбкәмнең яран гөлен.
Балачактан исләремдә,
Ничек шатландык без икәү,
Чәчәк атканга гөлем.
 
Назлы карап чәчкәләргә,
Сулар сибәм мин мактап.
Бергә үткән гомерләрне,
Әбкәемнең кул җылысын
Калдырган ул гөл саклап.
 
Гади генә кызыл чәчкә -
Әбием хатирәсе.
Күңелләрем тулган чакта,
Аңа карап мин ышанам
Җанымны терелтәсен.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1010

Комментирование запрещено