Хөрмәтле авылдашлар, Иске Ярмәктән читтә яшәүче кардәшләр! Барчагызны да 17 февральдә, шимбә көнне, инде матур гадәткә әйләнеп баручы чаңгы ярышларында катнашырга чакырабыз.
Чара авылдашыбыз, сугыш һәм хезмәт ветераны, физкультура укытучысы Мөхәммәтнур Шәһимәрдән углы Шириязданов исемендә үтәчәк. Бу кышкы уенны шулай ук сугыш һәм хезмәт ветераннары, данлыклы укытучылар булган Габделхак Ярыйәхмәт углы һәм Суфия Сафуан кызы Шаһиевлар истәлегенә дә багышлыйбыз. Читать полностью