Чувашский как родной в школах Казани изучать невозможно, власти отправляют учеников в воскресную школу / Казан түрәсе мәктәптә чуаш телен өйрәнү мөмкинлеге булмавын белдерде

VLUU L100, M100  / Samsung L100, M100В соцсетях появился ответ из интернет-приемной казанских властей на запрос перечислить номера школ города, где ученики могут изучать марийский и чувашский в качестве родного языка.

В ответе первого заместителя руководителя исполкома Казани Дамира Фаттахова сказано, что в Казани нет такой возможности.

«В настоящее время в образовательных организациях Казани не имеется возможности изучать чувашский язык в качестве родного в связи с отсутствием достаточного количества учащихся, желающих изучать чувашский язык. Группы по изучению родного языка формируются из учащихся в количестве не менее восьми человек», — сказано в ответе.

Чиновник также отмечает, что исполком города в 2009-2012 годах совместно с региональной общественной организацией «Чувашская национально-культурная автономия» был разработан проект открытия классов с изучением чувашского языка, но реализован он не был — не набралось достаточного количества учеников.

Отметим, что согласно федеральному закону, школы должны обеспечить право учеников на изучение своего родного языка. Однако там есть одна пометка — «в пределах возможностей, предоставляемых системой образования».

Дамир Фаттахов пишет, что для детей, которые хотят изучать свой родной язык, в Доме дружбы народов открыта Многонациональная воскресная школа. В ней дети могут изучать свой родной язык, историю, культуру и традиции своего народа. «В Многонациональной школе открыты 23 отделения, в том числе марийское и чувашское», — сказано в ответе.

idelreal.org

* * *

Казан мэриясе чуаш һәм мари телләрен ана теле буларак бары якшәмбе мәктәпләрендә генә өйрәнү мөмкин дип белдерә.

Казан башкарма комитетының рәис урынбасары Дамир Фәттахов мәктәпләрдә чуаш һәм мари телләрен ана теле буларак уку мөмкинлеге юк, дип белдергән. Моның хакта ул ата-аналар җибәргән рәсми мөрәҗәгатькә җавабында яза, дип хәбәр итә Idel.Реалии. Ата-аналар чуаш һәм мари телләре ана теле буларак укытыла алган мәктәпләр исемлеген сораган булган.

«Бүгенге көндә Казанның белем бирү оешмаларында чуаш телен ана теле буларак уку мөмкинлеге юк, чөнки чуаш телен өйрәнергә теләүчеләр саны җитәрлек түгел. Ана телен өйрәнү төркемнәре кимендә 8 кеше булганда туплана», диелә җавап хатында.

Фәттахов сүзләренчә, 2009-2012 елларда Казан башкарма комитеты «Чуаш милли-мәдәни автономиясе» белән бергә чуаш теле укытыла торган сыйныфлар проектын әзерләгән булган, тик җитәрлек санда укучылар җыелмау сәбәпле, проект тормышка ашмаган.

Туган телләрен өйрәнергә теләгән балалар өчен Татарстан халыклар дуслыгы йортында күп милләтле якшәмбе мәктәбе эшләп килә дип яза Фәттахов. «Күп милләтле мәктәптә 23 бүлек бар, шул исәптән мари һәм чуаш бүлекләре дә эшли. Балалар анда туган телен, тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнә ала», диелә җавап хатында.

Федераль канун нигезендә мәктәпләр укучыларның туган телләрен өйрәнү хокукларын тәэмин итәргә тиеш. Әмма шунда ук «белем бирү системында мөмкинлекләр булганда» диелә.

Декабрь азагында ул вакытта Казанның мәгариф идарәсе җитәкчесе булган Илсур Һадиуллин Казан укучыларының ата-аналарының 65,19 проценты туган тел дәресе буларак татар телен, 34,26 проценты урыс телен, 0,45 проценты башка телләрне сайлаган, дип белдергән иде. Казанның яһүд этномәдәни компонентлы мәктәбендә ана теле буларак иврит теле сайланган, дип әйтте Һадиуллин.

azatliq.org

Просмотров: 368

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>