Юксынабыз сине

2Күршем, дустым, оста куллы Кәүсәр Асылгәрәева 68 яшендә, көтмәгәндә, авырмыйча гына бакыйлыкка күчте. Кызлары Гәүһәр, Гүзәл, улы Рөстәм, килене Раилә, алты оныгы ятим калдылар.

Без Кәүсәр белән икәүләп чигүләребезне күрсәтеп төрле бәйрәмнәргә, күргәзмәләргә йө­ри идек. Мин дә хәзер ятим калдым инде.

Өч көн элек сөйләшеп утырдык,

Үткәннәрне искә төшереп.

“Яшисе иде тагын бераз”, -

                                       диеп,

Әйткән идең, Кәүсәр, өзелеп.

Нинди генә гөлләр

                           үстермәдең,

Яратканга чәчәк исләрен,

Шуларны син чиктең

                               чигүләргә,

Төйнәп куеп күңел хисләрең.

Сиздермичә яшьләреңне

                                     сөртеп,

Хисләр мендәреңне

                               бушаттың.

Капка төбенә ияреп чыгып,

Соңгы тапкыр мине

                                 озаттың.

Алты оныгыңның берсенең дә,

Туйларын да күрә алмадың.

Матур алъяпкычлар чигеп

                                 куйдың —

Билләренә бәйли алмадың.

Өең бикле, йортың ятим

                                       хәзер,

Этең йөри шыңшып урамда.

Йөрәк әрни, күңел сыкрап

                                        елый,

Өй турыңнан узып барганда.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1195

Комментирование запрещено