Картинәй суганы

j2309987_1333009114Хатирәләрне барлаганда, кайчандыр безне эчкерсез ярат­кан якын кешеләребез искә төшә. Алар белән бергә булган чаклар, кызыклы вакыйгалар күз алдына килеп баса. Шуларның берсен сезгә язып җибәрергә булдым әле. «Картинәй (бездә дәү әниләргә, әбиләргә шулай дәшәләр) суганы» дип атадым мин аны.

Безнең картинәебез, Латыйфа Рамазан кызы Бәшәрова, Бөек Ватан сугышында хә­бәр­сез югалган картәтиемә Әхтәм Хәерлебәшәр улы Бә­шәровка гомере буена тугры калып, биш баласын сау-сәламәт үстереп, олы тормыш юлына озаткан кеше.

Әбиебез тормыштан ямь табып, һәрвакыт ачык йөз белән яшәде. Аны искә алганда, ул һәрчак көләч йөзе белән искә төшә. Әбием белән бабамның икесенең дә урыннары оҗмахтадыр, дип уйлыйм.

Хикәятемне ерактан, балачак хәтирәләремнән башлыйм әле. Шул вакытларны исемә төшерәм дә, күңелем шатлык белән тулгандай була.

Менә мин картинәемдә кунакта. Әй, яратам да соң аңарда кунакта булырга. Ул мине, кунак кызы дия-дия, үзе­нең тәмле кәнфит-прәннекләре белән сыйлый башлый.

Картинәемнең бакчасында әле тәмле алмалар да пешә. Бу алма агачының исеме дә миңа бик ошый. Ранетка дип атала ул. Картинәемнән: “Ашап карыйм әле”, — дип сораган идем дә: “Хәзер август башы гына бит, балам. Тәмләнергә вакыт кирәк әле аларга”, — дип жавап бирде. Иртәгә барыбер бакчага кереп ашап карыйм шул алмаларны. Бәлки, картинәемә генә алар тәмсез булып тоеладыр. Әнә җиңгәчәм, Рәзилә апа кайтып керде. Ул җиңгәчә дип дәшкәнне яратмый. Белмим нигәдер. Минем өчен җиңгәчәй дә бик матур сүз бит инде.

Безнең Рәзилә апабыз тегүче. Ул эшкә тотынып, нәрсәдер теккәндә, өстәл өс­тендәге зур, матур тегү маши­насы астына кереп утырырга яратам. Өстәлнең аяклары яфрак­лар, мин белмәгән-күрмәгән җиләк-җимешләр белән бизәп ясалган. Аларны сырлап эшләнгән тимер тоташтырып тора. Рәзилә апа шуның өстенә аяк­ларын куя да, тегү машинасы үзеннән-үзе биергә тотына, җырлап җибәргән сыман була.

Мин онытылып, идәнгә төр­­ле төстәге ситса кисәк­чек­ләренең очып төшүен кү­зәтәм. Алар агач яфракларын хәтерләтәләр. Шулар өстенә Рәзилә апамның кара озын чәч толымнары да шуып төшә. Кайчан өлгергәндер, Рәзилә апам миңа шул ситса кисәкләреннән курчак та ясап куйган. Аның бите ап-ак, башына вак чәчкәле яулыгын матур итеп бәйләп куйган. Ә күлмәгенең матурлыгына шаккатып карап торам.

Кичә картинәемә әзрәк үп­кәләп тә алдым әле. Ул: “Йок­ларга вакыт инде”, — диеп, икенче бүлмәгә алып керде дә авыз эченнән генә ниндидер матур бер көй көйләргә тотынды. Күзләремнең йомылганын сизми дә калганмын.

Иртән ми­не тәмле тәбик­мәк (безнең авыл­да пәрә­мәчне шулай атыйлар) исләре уятты. Сикереп тордым да карт­инәемнең итәгенә барып сарылдым. Ә ул мине назлап, башымнан сыйпарга кереште һәм без, кара-каршы утырып, тәбикмәк бе­лән тәмләп чәй эчтек. Шунысына игътибар иттем, карт­инәемнең битләре дә нәкъ шул тәбикмәккә охшап, ничектер матур булып кызарып киткәннәр иде.

Чәй эчеп туйгач, карт­инәемнең көйләп әйткән догасын тыңладым да, әппәр әйтеп битемне сыпырганнан соң, урамга чыгып йөгердем. Минем тизрәк бакчадагы алманы ашап карыйсым килә иде.

Биредәге түтәлләрдә кишер, кыяр, суган, төрледән-төрле ма­тур чәчкәләр дә үсә. Барысы да рәсемдәге сыман. Бер чүп үләне дә юк. Суган түтәле генә миңа ошап бетмәде. Андагы яшел суган кыяклары жирдә таралып яталар иде, ә суганнар үзләре өскә калкып торалар. Әз-мәз чүп үләннәре дә күренгәли. Картинәем өлгермәгәндер инде.

Карап-карап тордым да, картинәемне шатландырырга булдым. Суган түтәлендәге бөтен чүп үләннәрен дә йолкып бәрдем. Аннан соң суганнарны күмеп чыктым. Эшемне тәмамлагач, картинәемнән сөенче алырга йөгердем һәм үзен җитәкләп бакчага алып кереп, суган түтәлен күрсәттем. Хәзер картинәем мине мактый инде дип торганда, ул: “И балам, син безне сугансыз калдыргансың бит”, — дип әй­теп куйды. “Нигә алай дисең картинәй?” — дигән идем, ул мо­ңа каршы миңа: “Үскәч аң­лар­сың”, — дип кенә жавап бирде.

Менә шундый язма килеп чыкты. Күпләребезнең күңе­лендә шундый җылы хатирәләр сакланадыр, дип уйлыйм.

Динура ВӘЛИЕВА-ФӘЙРУЗОВА.

Зеленовка авылы,

Ставрополь районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1242

Комментирование запрещено