Сагыш тулы хатлар… Әле дә алар куыра күңелне

Талип Хафиз улы Мәхмүтов.

Талип Хафиз улы Мәхмүтов сугыштан соң Куйбышевка күчеп килгән.

Сталинград казанында Икен­че бөтендөнья сугышының хәлиткеч һәм иң күп корбан алган сугышы булган иде. Дошман ярты ел буе Дон елгасы, Волго-Дон каналы һәм Сталинград шәһәрен алу өчен көрәш алып барды. Ләкин кызылармиячеләр “Артыбызда – Россия! Бер адым да чигенмәячәкбез!” дигән лозунг астында, гомерләрен аямыйча, җиребезнең һәр карышы өчен көрәштеләр һәм немец гаскәрләрен Сталинград янында чолганышка алып, күпчелеген юк иттеләр, фельдмаршал Паулюсны һәм тагын 24 генералны, күпсанлы солдатларны әсирлеккә алдылар. Бу сугыш нәкъ 75 ел элек, 1943 елның 2 февралендә совет гаскәрләренең тулы җиңүе белән тәмамланды.

Шушы канкойгыч иттарттыргычта якташыбыз Талип Хафиз улы Мәхмүтов та булган. Татарстанның Ибрай авылыннан фронтка киткән бу егет сугыштан соң Куйбышевка күчеп килгән, биредә КАТЭК заводында эшләгән, үзе салган өйдә Газизә исемле кыз белән матур гына гаилә корып 4 бала, оныклар үстергән, ә картайгач, мәчеткә йөргән. Ул башкалардан бернәрсәсе белән дә аерылмаган. Тик 9 май бәйрәме якынлашканда гына, өздереп сандугачлар сайраганда, сугыш вакытында язып барган көндәлекләрен ачып укыган… 2000 елдан бирле Талип Хафиз улы дөньяда юк инде. Ә көндәлеге безгә сугыш хакыйкатен онытырга бирми.

Талипның сугыш көндә­легендәге беренче сүзләр 1942 елның 8 сентябрендә язылган. Бу вакытта 18 яшьлек кызылармеец Чебоксар шәһәренең артиллерия мәктәбендә укый. Ә инде 26 ноябрьдә ул Сталинград фронтына барып эләгә һәм шунда ук сугышка керә. Сержант Талип Мәхмүтов бер мәртәбә генә яраланып, Сталинградны саклауда, Курск дугасын, Брест һәм Поз­нань ныгытмаларын, Европа шәһәрләрен алуда катнаша, Берлинга кадәр барып җитә, “Варшаваны азат итүдә катнашкан өчен”, “Берлинны алу өчен”, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Җиде генә класс белеме булган егет биш ел буе, 1947 елда туган авылына кайтып егылганчы, көндәлек дәфтәре язып бара. Ни гаҗәп, анда солдат тормышы авырлыклары турында бер сүз дә юк. Тик хәрби частьләр хәрәкәте, кайчан нинди калкулык алынган, фашистларның һөҗүмнәре һәм безнекеләрнең аларга каршы ничә артиллерия җайланмалары һәм танк куя алулары, ничә дошманның юк ителүе һәм безнең югалтулар турында язылган.

Бухгалтерия исәп-хисабына ошаган бераз, әйеме? Тик кайбер урыннарда гына: “Яз иде. Сандугачлар сугыш та булмаган кебек сайрашалар, ә алмагачлар шау чәчәктә утыра”... — дигән сүзләрне укырга була. Елның бу вакыты егетнең күңелендә дулкынлану тудырып, үз авылын, туганнарын исенә төшерергә ярдәм иткәндер, күрәсең. Шундый вакытларда егет кыскача гына сагыну хисләрен дә язып куя.

Сугышка карата Талип фәлсәфи мөнәсәбәттә булган кебек тоела. “Исән калырмын дип өметләнмим. Ләкин әлегә кадәр әнкәмнең догалары мине саклап, сугыш кырыннан исән-имин чыгарып килә. Сталинград өчен барган каты сугышта 12 көн буе тоташ ут астында булырга туры килде. Сүзләр белән генә бу җәһәннәмне әйтеп-аңлатып була алмас иде. Мине Аллам саклый әлегә. Кая карама, үле гәүдәләр — җирдә дә, суда да… Аяк басарга урын юк…”

Ә 1945 елның январендә, Польшаны азат иткәндә язылган бер язмасында инде тәҗрибәле артиллерист дошманга карата нәфрәт хисләрен яшерә алмый: “Безнең бригада Люблин шәһәре янында ялга туктады. Анда “Үлем лагере” урнашкан иде. Немецларның ни кыланганнарын күреп, йөрәгем жу итеп китте. 15 гектар җир өч кат чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алынган, аның аша электр тогы үткәрелгән. Монда әсирләрне безнең илдән генә түгел, Гитлер оккупациясе астында калган башка илләрдән дә китереп торганнар. Әсирләр арасында картлар, хатыннар, балалар күп.

Санобработка үткәрәбез дип алдап, яңа килүчеләрне ялангач калганчы чишен­дер­гәннәр, ә киемнәрен, үлчәү­ләренә карап, өемнәргә өяргә кушканнар. Аннары кешеләрне мал кебек душегубкаларга куып керткәннәр, ә унбиш минуттан бинаның икенче ягындагы ишеген ачып, мәетләрне утын төягән кебек төяп алып киткәннәр һәм яндырганнар, агып чыккан кеше маен җыеп, сабын, шәм ясау өчен кулланганнар, ә сөякләрен җиргә күмгәннәр.

Мин моны үз күзләрем белән күрдем — үлчәүләре буенча аерып куелган аяк киемнәрен дә, күлмәк-костюмнарны да, эчке күлмәк-ыштаннарны да. Ә газ камераларында шу­шы киемнәрне яңа гына салып юынырга дип кергән һәм үте­релгән кеше өемнәре ята…

Моңа ничек түзеп була? Моны акылы булган кеше эшли аламы? Белмим, аңламыйм, зи­һенем җитми… Андагы ис кеше өчен табигый түгел. Бу истән нишләргә белмисең, акылыңны югалтасың, каядыр качу, ба­шыңны яшерү теләге туа…

Чехословакияне азат иткән вакытта Талип янында авыр снаряд шартлаудан күтәрелгән җир артиллеристның гәүдәсен күмеп китә. Әле дә ярый иптәшләренең берсе моны күреп кала. Бераздан Талипны казып алалар, тик ул 8 сәгатьтән соң гына аңына килә һәм кабат сугышка керә. Әнкәсенең догалары аны Чехословакиядә дә саклаган, димәк.

Берлинны алу операциясен Талип Мәхмүтов бигрәк тә җентекләп яза.

- Одер елгасында барган шәфкатьсез яудан соң без Берлинга таба ыргылдык һәм тиздән аның читенә килеп чыктык. Язгы матур иртә. Трамвайлар, күңелле кыңгы­рауларын шалтыраткалап, рельслар буенча чабышып йөриләр. Шәһәр йокысыннан уянып килә. Кичә генә Гитлер радиодан чыгыш ясап, СССР һәм Америка солдатлары Берлинны басып ала алмаячак дип белдергән һәм ваемсыз халык моңа ышанып, көндәлек эшенә ке­решкән…

Ләкин аяз иртәне артиллерия гөрселдәве, самолетлардан яуган бомбалар шартлавы, танклар гөрелтесе бозды. Бераздан төрле калибрдагы 22 мең пушка һәм минометлар беръюлы ата башлады. Җир тетри һәм һава яна, тирә-ягыңда берни дә күренми…

Рейхстагны бирмәү өчен Гитлер армиясенең бө­тен кө­чен мобилизацияләгән, офи­церларның запас полкын, хәрби академия укучыларын сафка бастырган, чигенмәсеннәр өчен алар артыннан заград­отряд та җибәргән. Ләкин рейхның көннәре санаулы гына калган иде инде…

Автор көндәлекләрендә Совет гаскәрләре тарафыннан алынган һәр бина, һәм ныгытма тәфсилләп гәүдәләндерелгән. Кызганычка, Талип Рейхстагка кадәр барып җитә алмый, 8 майда аның бригадасы Берлин үзәгеннән ике километр ераклыкта туктала. Ләкин сугыш тәмамлану турындагы документка кул куелганнан соң ук ул фашизм оясы янына барып, барысын да үз күзләре белән күреп килә.

…Талипның расчетын буш фатирга урнаштыралар. Аның диварында хәрби форма кигән солдат фотосурәте эленеп тора. Артында хатлары да бар икән. Ул аларны 1941 елның январендә, Мәскәүне алырга барганда язган. Берсендә: ”Мин бүген бинокль аша Кремльне күрдем. Хәзер хатымны язып бетерә алмыйм, әлегә вакытым юк. Ә иртәгә мин инде Мәскәүдә булачакмын, азиатлар башкаласының нинди булуын соңрак язып җибәрермен”, — дигән сүзләр бар. Ләкин бу аның соңгы хаты булган, күрәсең. Татар мәкале дөрес әйтә бит: “Тормыш — куляса, бер әйләнә дә, бер баса”. Теге немец Мәскәүгә җиңүче булып керә алмаган, ә менә Талип һәм аның иптәшләре аның өендә, фронттан язылган хатларын укып утыралар…

Талип хезмәт иткән бригада сугыштан соң тиз генә туган иленә кайта алмый. Тагын ике ел буе Берлинда яшәп, безнең солдатлар хәрби складларны, хәрби заводларны юк итү белән шөгыльләнәләр.

Көндәлекләрне укыганда менә нәрсәгә игътибар итәсең: сугыш башында анда “Фронтовая”, “Катюша”, “Огонек”, “Темная ночь” кебек патриотик җырлар язылып барса, сугыш ахырында “Любимой”, “В час вечерней скуки”, “Возвращение” кебек җырлар күбрәк була. Көндәлектә татар халык җырлары да зур урын били.

1947 елда, аларның частенә демобилизация турында приказ килгәч кенә, Талип туган ягына кайтачагына ышана. Приказдан соң узган ай ярым вакыт аңа биш ел сугыштан да озаграк кебек булып тоела. Көндәлектәге соңгы язма 1947 елның 5 апреле белән тамгаланган. Бу көнне Талип Мәхмүтов туган авылына кайтып җитә. Инде туган як сандугачлары җырын ул рәхәтләнеп тыңлагандыр…

Ә менә бу сүзләр 1943 елның январендә, сугыш тәмамланырга әле бик ерак булган Сталинград сугышыннан соң язылган: “Сугышлар да бетәр, безнең яшьлек еллары да үтәр. Халык тынычлыкта, муллыкта яши башлар. Ләкин ул тыныч гомер безгә бик кыска булып тоелыр, чөнки бәхетле булыр. Ә озын сугыш көннәрен шушы көндәлектән укып искә төшерербез. Бу көн­дәлектә язылган һәр сүзгә ышаныгыз, чөнки бу вакыйгалар барысы да минем йөрәгем аша үтте”

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1268

Комментирование запрещено