Керәшен бабай кашыгы

krizisyЯл көнне Алия тормыш иптәше Егор белән төп йортка — кайната-кайнана йортына төштеләр. Көне буе бакчада эшләп, мунчада юынып чыктылар да зур өстәл артына кичке ашка утырдылар. Күңелле генә гапьләшеп кичке ашны төгәлләгәч, Алия, үз өендәге гадәт буенча ашка дога кылып, битен сыпырып куйды. Моны күреп өч яшьлек кызы Адилә дә аның артыннан кабатлады, нәзек бармаклары белән бит очларыннан йөртеп чыкты. Өстәлнең каршы ягында утырган бабасы моны күреп шык итеп кашык белән кызның маңгаена менеп төш­те. Табындагылар ни булганын аңышмый да калдылар. Керәшен карты Алиягә ачулы караш ташлады.

Алия бу карашның мәгънәсен бик яхшы аңлады. Бала туган көнне үк: «Син, килен, үзең теләсәң ни эшлә, әмма балага үз догаларыңны үрәтәсе түгел. Кирәген, үскәч, үзе үрәнер», — дип искәртеп куйган иде ул. Бу сүзләрне Алия ул вакытта ныклап игътибарга да алмады. Кайнатасының күңелен күрү өчен нәкъ аныңча — керәшенчә итеп: «Җарар, әткәй», — диде дә, бу турыда онытты. Аштан соң догасын укып, аминын тотып китсә дә, кайната йортына килгәч ашка доганы эчтән генә бирде. Ә нәни Адиләсенең үзен кабатлап, битен сыпыруын күргәч: «Кызым, әби-бабаең алдында алай итмә», — дип кисәтеп куюны кирәк тапты. Сабыеның «почему»ына каршы, тешен кысып: «так надо»дан башка сүз әйтмәде. Кызы кырыс әнисенең «так надо»ларын аңлый башлаган иде инде, әби-бабай алдында сынатмады. Ә бүген, мөгаен, көне буе эшләгән кешеләр янында чабып йөреп арып киткәндерме, аннан соң әнә әнисе дә битен сыпырып куйды бит. Баланың әнисен кабатлавы гаҗәп түгел.

Алия маңгаен тотып шың­шыган кызының кулыннан алды, бер сүз дә әйтмичә өстәл яныннан чыгарды, киендерде. Аннан соң өстәл артында бу хәлгә битараф булып сөйләшеп утырган иренә: «Без кайтабыз, син кайтырга җыенасыңмы?» — диде. Ир канәгатьсезлек белән генә нидер әйтте, кузгалып ишек катына килде, киенде. Саубуллашып чыгып киттеләр. Алия кызы белән алдан атлый. Яраткан бабасына хәтере калган сабый, мышык-мышык борынын тартып ала. Кызмача ир генә нидер сөйләнеп бара. Күңел кәсәсе тәмам тулып ташыган хатын аны ишетми дә, аңламый да. Бу мизгелдә ул фәкать үз дөньясына, үз уйларына кереп чумган иде. Юк, кайнатасын гаепләмәде, зиһене аны гына аңларлык иде аның. әркемнең үз кануны. Табигать, иҗтимагый тормыш, гомумән бөтен кешелек дөньясының яшәеше белән илаһи бер көч – Аллаһ идәрә итүенә ышана ул. Аннан, кайнатасы алдан ук аңларлык итеп искәртеп куйды бит. Бөтен ачуы-үпкәсе үзенә иде аның. Бер телдә сөйләшсәләр дә, дин, гореф-гадәтләрнең, йолаларның бөтенләй башка булуын белеп, керәшен егетенә тормышка чыкты бит. Әллә нәрсә генә булды, мәрхүмә әбисе әйтмешли, «кадалды да катты шул керәшен малаена». Нәфисә карчык яраткан оныгының башка дин кешесенә чыгуын теләмәде. Үзе дә биш вакыт намазын калдырмады, оныгын да янына бастырып укытты, догаларын өйрәтте. Үгетләп тә карады әби, бәддога укыйм дип, куркытып та карады. Бик озак вакытлар эндәшми йөрде, әмма игә-юньг китерә алмады оныгын. Бик инсафлы булып үскән иде дә югыйсә. Үзе дә гаҗәпләнде Алия, әллә нәрсә генә булды. Нәрсәсе белән үзенә каратты икән соң аны шул керәшен егете? Буе дисәң, буе да әллә ни түгел, ул хәтле ис китәрлек матурлыгы да юк. Теле бик татлы идеме, әллә алып килгән кыйммәтле бүләкләре белән яуладымы икән ул кыз күңелен? Кыскасы, үзе дә сизми калды Алия, Егорга кияүгә чыкты да куйды. Юк, начар яшәмиләр алар. Ире салгаларга яратса да, Алия сабыр, акыллы хатын, көйләп-җайлап яши белә. Кайнана-кайната «кызым» дип дәшмәсәләр дә, «килен» дип өзелеп торалар. Моңа кадәр бар да әйбәт кебек иде. Моннан соң нишләргә, ничек яшәргә? Яшьлектә ясаган хатаны төзәтәм дип, аерылыргамы? Ә гаилә, бала? Үзенчә нидер сөйләнеп кайтучы ирнең ни гаебе бар? Алия бу вакыйгада ул кадәр трагедия күрми. Ә картаю килгәч ни булыр?! Егоры төп йорттагы кебек почмакка тәре алып кайтып куйса! Башындагы уйлар өермәсенә уралып, өенә кайтып җиткәнен дә сизмәде Алия. Уйларыннан арынырга теләгәндәй, башын селкеп алды да: «Ходаем, сабырлык бир», — дип, баласын кочагына алып, өенә керде…

Розалия КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1327

Комментирование запрещено