Убит под Ржевом / Ржев өчен көрәштә гомерен куйган

004_0039816bПобывать на братской могиле Курган, что находится в городе Ржев Тверской области, предложила наша дочь Илюся. Все дело в том, что в этой братской могиле захоронен дед моего мужа — Ахмадулла Гатиятуллович Ибятов, который погиб 23 сентября 1942 года. Ему было всего 30 лет.

У дочери в памяти сохранился незабываемый эпизод из жизни. В один из юбилейных лет празднования Великой Победы бабушке принесли книгу Памяти, в которой она, дрожащими руками листая страницы книги, указала внучке адрес захоронения своего отца. Повзрослев, Илюся навела справки по сайту «Мемориал» и узнала, что прадед захоронен в братской могиле Курган, под номером 1996. Идею посетить братскую могилу поддержал и ее супруг Нияз.

Дорога была длинной. В первый день мы доехали до сказочной Коломны, где и переночевали. А во второй день нашей поездки доехали до города Ржев, который в 2007 году был признан городом Боевой Славы. Бои здесь были самые горячие, что указано на большом стенде при въезде в Ржев. Семь раз город переходил из рук в руки, и был практически  полностью уничтожен.

И вот мы на Кургане. К Братской могиле ведет большая лиловая аллея, все аккуратно окружено деревьями, везде большие кусты красной рябины, будто они выросли из капель победной крови.

Молчание, слезы, огромная гордость за всех, кто совсем еще молодым, отдал жизнь за Победу. На мемориальной доске очень много фамилий, имена победителей, отстоявших Ржев. Как мы узнали, шефствуют над братским захоронением на протяжении многих лет одна из городских школ и две организации, которым мы искренне благодарны за их патриотизм.


Братская могила Курган находится на северной окраине Ржева. В ней похоронены 3922 воина Красной Армии. На памятнике надпись: «Здесь похоронены солдаты, сержанты, офицеры 2 Гвардейской мотострелковой дивизии, 52, 78, 215, 220, 278, 369, 375 стрелковых дивизий 32 танковой бригады, 132 стрелковой бригады, павшие в боях за Родину в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.»


Затем прошлись по вечернему Ржеву, любовались улицами города, на которых высажены яблони, посетили Вечный огонь, были на аллее Героев, фотографировались на память. Память о нашем дедушке и прадедушке, о его бывших друзьях станет вечной, и будет и переходить из поколения в поколение.

У Ахмадуллы Гатиятулловича Ибятова выросли две дочери Гульчира и Сазида (последняя даже не видела отца). Нашей матери было 4 года, когда он ушел на войну. У героя войны 6 внуков, 11 правнуков и 11 праправнуков.

Нурания АБЗАЛОВА.
Село Русский Байтуган.

«Камышлинские известия».

* * *

Күп еллар элек, чираттагы Бөек Җиңү юбилеен бәйрәм иткән көннәрдә ишегебезне шакыдылар. Район үзәгеннән Гөлчирә әбиебезгә әле генә басылып чыккан “Хәтер китабы”ның бер томын китергәннәр икән. Әби ничектер калтыранып китте, китапны кулларына сак кына алып, кирәкле битне тапты һәм оныгы Илүсәгә иремнең бабасы — Әхмәдулла Гатият улы Ибәтов турында язылган мәгълүматларны укып бирде.

Кызыбыз бу турыда үскәч тә онытмады. Һәрвакыт бабасын искә ала, гаиләдә сакланган истәлекләрне йотлыгып тыңлый иде. Ә күптән түгел “Мемориал” сайтыннан Әхмәдулла Гатият улы Ибәтовның күмелгән урынын табып алды. Ул Тверь өлкәсе Ржев шәһәренең Курган каберлегендә җирләнгән икән. Шул көннән Илүсә тынычлыгын югалтты һәм көннәрдән бер көнне: “Әйдәгез, бабайның каберенә барып кайтыйк әле”, — дип белдерде. Бу идея безгә дә, Илүсәбезнең ире Нияз Сафиуллинга да бик ошады. Нәкъ ул безне машинасына утыртып алып барды да инде.

Шулай итеп, тормыш иптә-шем Фәргать, мин, кызым Илү-сә һәм Нияз, тәвәккәлләп, юлга чыктык. Юл бик озын булып тоелды. Беренче төнне без Мәскәүдән ерак булмаган Коломна шәһәрендә кундык. Икенче көнне Хәрби Дан статусы бирелгән Ржевка барып җиттек. Монда сугыш бик каты булган икән. Шәһәр җиде мәртәбә кулдан — кулга күчеп, нигезенә кадәр җимерелгән. Ә хәзер аның урамнарында алма агачлары үсә. Курган каберлегенә кадәр чиста-пөхтә юкә һәм миләш агачлары аллеясы илтә. Көзен кызарып пешкән миләшләр шушы кабердә ятучы солдатларның саркып чыккан каны булып күренәдер инде.

Тынлык, кайгы, күз яшь-ләре… Япь-яшь егетләр, барлыгы 3922 кеше, шушында Бөек Җиңү өчен гомерләрен куйганнар. “Биредә 52, 78, 215, 220, 278, 369, 375 укчы дивизия, 32 санлы танк бригадасы, 132 санлы укчы бригада офицерлары, сержантлары һәм солдатлары күмелгән”, — дип язылган һәм барысының да исеме аталган. Шулар арасында бабабызның — Әхмәдулла Гатият улы Ибәтовның да исемен таптык. Мин, исемлектә бик күп татар исемнәрен күреп, Коръән сүрәләре укыдым һәм шушында күмелгән Әхмәдулла Гатият улы һәм күпсанлы мөселман кешеләренең рухына багышлап дога кылдым.

…Кичен без Ржевны карап йөрдек. Мәңгелек ут янына чәчәкләр китердек, Геройлар аллеясы аша үттек. Бар да яхшы, бар да тәртиптә. Мемориалны Ржев мәктәбе укучылары һәм берничә оешма карап тора икән. Бабабызның алты оныгы, 11 оныкчыгы һәм аларның да 11 баласы бабалары белән горурланырлар, кабере янына барып баш иярләр, аның һәм хәрби хезмәттәшләренең данлы сугыш юлы турында киләчәк буыннарга сөйләрләр, дип инанып, күңелебезне тынычландырып кайттык.

Нурания АБЗАЛОВА.

Рус Байтуганы авылы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 674

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>