В АН РТ презентован электронный фонд словарей татарского языка / Татар теленең төрле сүзлекләренең электрон фонды барлыкка килде

IMG_2957В Татарстане появился электронный фонд словарей татарского языка. Это один из проектов платформы «Большой электронный свод татарского языка TATZET». Представление проекта состоялось сегодня в Академии наук РТ.

О новом фонде рассказал член-корреспондент АН Татарстана, доктор филологических наук Камиль Галиуллин. «Электронные словари выходят на передний план. Особенность проекта в том, что он не ограничивается одним источником. В нем собраны различные источники, это многофункциональный электронный сборник словарей татарского языка. Он позволит пользователям больше узнать о татарском языке. В фонде есть переводческий, толковый, одно- и двуязычные словари», – пояснил он.

По словам Галиуллина, в фонде можно найти любую информацию: правописание слова, ударение, грамматические особенности, толкование смысла диалектных лексем, синонимы, перевод на русский язык и многое другое. Электронный фонд словарей размещен по адресу: http://suzlek.antat.ru/.

Некоторые проекты были разработаны задолго до создания платформы, но функционировали порознь, рассказал корреспонденту ИА «Татар-информ» заместитель директора Института языка, литературы и искусства имени Г. Ибрагимова Олег Хисамов.

«Наша цель – собрать существовавшие ранее проекты в одном месте. Кроме того, платформа включает и новые проекты. К нам часто обращаются, говорят: «Не можем найти словари на татарском». В лексикографическом фонде мы собрали все словари на татарском языке, и их легко найти. Например, набираем слово «книга», и появляется вся информация об этом слове из более чем десяти словарей», – отметил он.

«Сервис удобен и для журналистов. Скажем, ученый использует в статье тот или иной суффикс, вводит его в базу фонда, и на экране появляется вся информация. Нет нужды рыть сразу сто книг. Научные труды будут быстрее создаваться. Удобствами смогут воспользоваться и составители словарей, обычно им приходится искать примеры из литературных произведений. А здесь их можно найти за считанные секунды», – подробно объяснил ученый пользу от нововведения.

«Татар-информ».

* * *

Татарстанда сүзлекләрнең электрон фонды булдырылды. “Татар теле: зур электрон тупланма» “TATZET” платформасының бер проекты буларак, бүген ул Татарстан Фәннәр академиясендә тәкъдим ителде.

Фонд турында академиянең әгъза-мөхбире, филология фәннәре докторы Камил Галиуллин сөйләде. “Электрон сүзлекләр алгы планга чыга. Проектның мөһим үзенчәлеге – бер чыганак белән генә чикләнеп калмыйча, төрле чыганакларны туплау, татар теле сүзлекләренең күп функцияле электрон тупланмасын булдыру. Бу кулланучыга татар теле турында күбрәк мәгълүмат бирергә ярдәм итә. Фондта тәрҗемәи, аңлатмалы, ике һәм күп телле сүзлекләр урын ала”, — диде ул. Камил Галиуллин сүзләреннән аңлашылганча, электрон фондта сүзнең дөрес язылышы, басымы, тәрҗемәсе, грамматик үзенчәлекләре, диалекталь сүзләрнең мәгънәсе, синонимнары һәм башкаларны табып булачак.

Сүзлекләрнең электрон фондына http://suzlek.antat.ru/ сылтамасы аша керергә була.

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә кайбер проектларның элегрәк эшләнгән булуын, ләкин төрлесе төрле урынга чәчелеп урнаштырылганын билгеләп узды. “Безнең максат – проектларны бер урынга туплау. Моннан тыш, бу платформада яңа эшләнгән проектлар бар. Безгә һаман саен “татар телендә сүзлекләрне таба алмыйбыз” дип мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә лексикографик фондта татар телендәге бөтен сүзлекләр урнаштырылган һәм җиңел эзләп табу мөмкинлеге тудырылган. Мәсәлән, китап сүзен язабыз, уннан артык сүзлектә китап турында нәрсә бар, барысы да килеп чыга. Бу журналистларга да эш өчен җайлы. Әйтик, галим –магә, -кушымчасы белән мәкалә яза, “мага, мәгә” дип кертә дә, шул кушымча белән бөтен мәгълүмат тезелеп чыга. 100 китап актарасы булмый. Ягъни, фәнни эшләребез тиз барачак. Сүзлек төзүчеләргә җайлы булачак, юкса сүзлек төзегәндә, әдәби әсәрләрдән җөмлә эзләп аптырыйлар бит. Ә монда ул җөмләләрне бик тиз эзләп табып булачак”, — дип аңлатты Олег Хисамов.

«Татар-информ». 

Просмотров: 1206

Один комментарий

  1. Это учреждение имеет название Академия наук Татарстана, а не Академия наук татар.
    Может это учреждение должно заниматься тем, что нужно всем жителям республики, без деления на этносы?