Милли шура татар халкын Русия президентын сайлауга чакырды

1E32F3ED-E9B9-4B39-871B-7CA200A79B79_cx0_cy1_cw0_w1023_r1_s7 февраль Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы президиумы утырышында президент сайлауга чакырып татар халкына мөрәҗәгать кабул ителде. Моннан тыш, җыелыш утырышында Татар эшмәкәрләре җыенын, авыл тарихын өйрәнүчеләр форумын үткәрү мәсьәләсе дә каралды.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы президиумы татар халкын президент сайлауга чакырып мөрәҗәгать кабул итте.

«Татарстан һәм татар халкы ил президенты сайлау кампаниясен уңышлы уздыру яклы. Әлбәттә, бу кампания барышында без халкыбыз мәнфәгатьләрен, аның милли-мәдәни, рухи ихтыяҗларын һәм шулай ук илебез халыклары бердәмлеген һәм милләтара татулыкны яклыйбыз. Сайлауның демократик рухта һәм һәр сайлаучының үз фикерен белдерү мөмкинлеге тудырылган шартларда узуы бик мөһим. Алда торган сайлау күпмилләтле илебездә федератив мөнәсәбәтләр үсешендә яңа этап булачагына ышаныч белдерәбез», диелә мөрәҗәгатьтә.

Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов сүзләренчә, җыелышта президентлыкка аерым бер намзәтнең исеме телгә алынмаган. Мөрәҗәгатьтә сайлауга чакыру гына бар.

Моннан тыш Милли шура утырышында татар эшмәкәрләре җыены, авыл тарихын өйрәнүчеләр җыенын үткәрү мәсьәләләре дә каралган.

azatliq.org

Просмотров: 670

Один комментарий

  1. шура җитәкчесе ЕР әгзәсе булгач кемне сайларга икәнен әтәч булып кычкырасы юк.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>