Сулейман вместо Сулеймана: у хазрата, пропавшего без вести два года назад, родился тринадцатый внук / Сөләйман урынына Сөләйман: Сөләйман хәзрәт Зарипов югалуына ике ел тулган көнне унөченче оныгы туды

e01d465aМалыш появился на свет в тот день, когда пропал без вести его дед.

Дочь Зульфия имам-хатыба казанского поселка Петровский родила 7 февраля сына в Республиканской клинической больнице. Мальчика назвали в честь деда.

Малыш – пятый ребенок в семье Зульфии и Мухамета Мифтаховых. Кроме него, у пары есть две дочки и два сына. Назвали новорожденного Сулейманом. Малыш появился на свет в тот день, когда пропал без вести его дед. Маленький Сулейман чувствует себя хорошо, вес ребенка – четыре кг, поделилась мама.

Имам-хатыб поселка Петровский Казани, второй имам мечети «Нурулла» 57-летний Сулейман хазрат Зарипов бесследно пропал при неизвестных обстоятельствах  7 февраля 2016 года. Вместе с ним исчез и его спутник – 62-летний гражданин ОАЭ шейх Наджметдин. Хазрат и шейх возвращались из Саранска в Казань на автомобиле Toyota Corolla и по пути остановились на намаз в мечети деревни Старый Студенец Буинского района РТ. Позже машина была обнаружена в Буинске. Дальнейшая судьба исчезнувших религиозных деятелей неизвестна.

Еще до рождения малыша мы говорили с Зульфией ханум. Пережитое за два года Зульфия вспоминает с содроганием сердца.

– Сначала мы собирали видеозаписи. Всюду, где были камеры видеофиксации – мы собрали все возможные записи. Отдали их следователям. Смотрели камеры «Автодории». На наши расспросы они отвечают, что «ничего не нашли».  «Получается, их похитили как в фильме – на вертолете?» – удивляемся мы, и слышим в ответ: «Вероятно». Честно говоря, я крайне удивлена такому ответу Следственного комитета. Думаю, с такой мощью как у них, они могли бы добиться и больших результатов.  Или они в этом не заинтересованы, или им нельзя – известно лишь Всевышнему. Мы попробовали написать и Путину, и Бастрыкину (глава Следственного комитета РФ – Ред.),  ответ всегда один: «Ваше дело находится в Следственном управлении РТ, рассматривается как дело особой важности».  Больше ничего. О пропаже нашего отца есть информация и в передаче «Жди меня», – рассказала Зульфия Мифтахова.

«Рассказывали лишь хорошие сны, плохие хранили в секрете»


Сулейман хазрат частенько снится Зульфие и своим родным.

– Раньше он мне всегда снился в пути. «Доченька, я в дороге, скоро приеду» говорил он во снах. Что удивительно, после исчезновения отца, многие друзья отдалились от нас. Однажды, примерно 10 месяцев назад, он приснился еще раз. Сидел в мечети «Нурулла» и рисовал, до сих пор перед глазами. Солнечный день. Рисует карикатуры – они всегда у него хорошо удавались. «Мы тебя ищем, почему ты здесь сидишь», – сказала я ему. Он мельком взглянул и сказал: «Ну что, дочь, узнали теперь, кто есть кто. Поняли, кто по-настоящему нам близок». Потом я поняла, кого он имел в виду.

«Трижды разным людям приснился один и тот же сон»

Затем был еще один сон, рассказывает дочь хазрата. Отец будто был обессилен, не плакал, но был близок к такому состоянию.

– Перед глазами это место: трамвайные пути напротив здания инфекционной больницы Казани. «Я очень устал, видишь, я прошел половину пути», – сказал он. Через два дня позвонил знакомый человек и рассказал сон, в котором отец сказал, что половину пути прошел. Тот же самый сон позже рассказал знакомый стоматолог. Трем людям приснилось одно и то же. Говорят, что хорошие сны рассказывать можно, а плохие – не стоит. Чтобы рассказанное не совпало с моментом, когда ангелы говорят «аминь». Хорошие сны рассказывали, о плохом старались не вспоминать, но они все равно скребет душу. Все в руках Всевышнего Аллаха.  Если предписанная им жизнь не закончилась, человек останется в живых. Мы скучаем по отцу, я была папиной дочкой, – не может сдержать слез Зульфия.

Супруг похож на отца

axSQ1Rgy-ZU
– Мой супруг очень сильно похож на нашего отца. Ведь говорят, что девушки ищут в мужья парней, похожих на своих отцов. По воле Всевышнего, так оно и вышло. Такой же терпеливый, умный, спокойный. Копия папы. Как-то я сказала Мухамету: «Если когда-нибудь решим родить еще одного ребенка, и родится мальчик, и отец к тому времени к нам не вернется – назовем его Сулейманом». Он согласился. Через неделю я узнала, что беременна. О том, что будет сын, мы узнали на последних сроках, – делится Зульфия ханум.

Понять сможет лишь переживший сам. Жить в неизвестности, наверно, хуже, чем знать, что близкий тебе человек ушел в мир иной. Зульфия Мифтахова оскорблена тем, что в правоохранительных органах о пропаже человека уже успели забыть.

– Примерно полгода назад я связалась для получения справки. «Какой Зарипов?» – спросил следователь. «Имам мечети», – говорю ему. Отвечает: «Не помню». Когда я сказала, что для нас он был очень близким человеком, вспомнил. Для меня остается загадкой одно: в день исчезновения отца на челнинской трассе сбили пешехода. Водитель скрылся, но, посмотрев видеозаписи, на утро его уже поймали. Здесь похитили двух крупных мужчин – по 100 килограмм каждый – и никто ничего не знает. Удивительно! – поражается Зульфия. 

Сегодня хочется пожелать семье Сулеймана хазрата Зарипова огромного терпения  и веру в чудо. Зульфие Мифтаховой и ее супругу Мухамету пожелаем в здравии и согласии воспитать пятерых детей. Очень надеемся, что Сулейман хазрат еще возьмет в руки внука и понянчит маленького тезку Сулеймана. 

sntat.ru

* * *

Ике ел элек хәбәрсез югалган Сөләйман хәзрәт Зариповның унөченче оныгы якты дөньяга аваз салды. Кызы Зөлфия ханым 7 февральдә Казанда Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә ир бала тапты. Зөлфия һәм Мөхәммәт Мифтаховлар гаиләсендә бу бишенче бала. 2 малай, 2 кызга тагын бер энекәш…

Нәкъ Сөләйман хәзрәт югалган көнне аның оныгы тууын могҗиза димичә ни дисең? Сабыйга бабасы хөрмәтенә исем кушарга җыеналар. Баланың әнисе Зөлфия ханым әйтүенчә, нәни Сөләйман 4 кг авырлыкта туган. 

Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең икенче имамы 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов нәкъ менә 7 февраль көнне эзсез юкка чыкты. 2016 елның 7 февралендә Сөләйман Зарипов һәм аның белән бергә сәфәрдә булган кеше — Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданины 62 яшьлек шәех Нәҗметдин югалды.  “Toyota Corolla” машинасында Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга сәфәр чыккан бу ике кеше Буа районы Иске Суыксу авылы мәчетенә өйлә намазына керә. Машина Буа шәһәрендә табылган. Шул көннән башлап, икесе дә суга төшкәндәй юк булалар.

Әле бәбиләгәнче үк Зөлфия ханым белән сөйләшеп утырдык. Кызларыбыз 180 нче гимназиядә 2 нче сыйныфта бергә укый. Зөлфия ике ел вакыт эчендә башларыннан узган хатирәләрен яңарта.

– Баштарак видеолар җыйдык. Кайда видеокамераларга яздырыла торган урыннар бар, мөмкин булган бар җирдән җыйдык. Аннары алар тикшерүчеләр кулларына тапшырылды. “Автодория” камераларыннан да карадылар. “Берәр нәрсә күрдегезме” дигәч, “юк, күрмәдек”, диләр. “Ничек инде, фильмдагы кебек вертолетта алып киткәннәрме әллә” дигәч, “шулай булып чыга” диләр. Мин дөресен генә әйткәндә, Тикшерү комитетының шундый җавап бирүеннән аптырашта. Алардагы куәт белән күбрәккә дә ирешә алырлар иде дип уйлыйм. Әллә аларга бу кирәкми, әллә ярамый – Аллаһка гына мәгълүм. Хатлар язып карадык Путинга да, Бастрыкинга да (Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе – “Интертат” искәрмәсе) – бөтенесеннән “сезнең эшегез Татарстанның Тикшерү идарәсендә, эш мөһим эш буларак тикшерелә” дип хат килә. Бүтән сүз юк. “Жди меня” тапшыруында да әтиебезнең югалуы турында мәгълүмат бар, — дип сөйли Зөлфия Мифтахова. 

«Төшләрнең яхшысын сөйләдек, яманын сер итеп сакладык»

Зөлфия үзе дә, якыннары да Сөләйман хәзрәтне төштә күргәли икән. 

– Элегрәк мин аны юлда дип күрә идем. “Кызым, мин юлда, тиздән кайтып җитәм” дия иде миңа төштә. Шунысы сәер, әти юкка чыккач, кайбер дуслар бездән йөз чөерде, ерагайды дияр идем. Көннәрнең берсендә, 10 айлап чамасы элек әти төшкә керде. “Нурулла” мәчетендә газетада рәсем ясап утыра иде, әле дә күз алдында. Имеш, кояшлы көн. Карикатуралар ясап утыра, бик матур ясый иде ул аларны. “Без сине эзлибез, ник монда утырасың” дим икән. Шунда кырые белән генә борылып карады да, “Нәрсә, кызым, кемнең кем икәнлеген белдегезме инде. Безгә кем якын булганын аңладыгызмы”, ди. Шуннан мин әтинең кемгә ишарәләгәнен аңладым.

«Өч кеше дә бер төшне күргән — әти юлның яртысын уздым дигән»

Шуннан тагын бер төшкә керде, хәлләре беткән, еламый үзе, әмма шул халәткә якын. Күз алдымда шул урын: Казанның Йогышлы авырулар хастаханәсе каршындагы трамвай юлы уртасында тора икән. “Мин бик каты ардым, менә, күрәсеңме, ярты юлны уздым”, ди. Аннары 1-2 көн узгач танышым шалтыратып, “Зөлфия, әтиеңне төштә күрдем, ярты юлны үттем”, ди. Аннары бер таныш стоматолог та шалтыратып, нәкъ шул төшне сөйләде. Өч кешегә керде шундый төш.. Яхшы төшне сөйләргә, яманын сөйләмәскә кушалар. Фәрештәләрнең “амин” дигән сәгатенә туры килмәсен дип… Яхшы төшләрне сөйләдек, авырраклары сөйләнмичә калды, әмма алар барыбер күңелне тырнап тора. Белмим инде, Аллаһ кулында. Әҗәлең җитмәсә, теләсә нәрсә эшләсәң дә, кеше исән кала. Әтине бик сагынабыз, мин әти кызы идем… – дип күз яшьләрен тыя алмый искә ала Зөлфия. 

Ирем әтигә бик охшаган

– Ирем әтигә шулкадәр охшаган. Кыз әтисенә охшатып ир кеше эзли, диләр бит. Минеке нәкъ шулай булып чыкты, Аллаһының рәхмәте. Ул шундый ук сабыр холыклы, акыллы, тыныч. Коеп куйган әти инде. Беркөнне Мөхәммәткә “берәр кайчан тагын бәби алып кайтырга уйласак,  ул вакытка әтием кайтмаган булса, малай туса, Сөләйман дип кушыйк әле, дидем. Ризалашты. Шуннан бер атнадан үземнең йөкле икәнемне белдем. Малай буласын да йөклелекнең соңгы чорында гына белдек әле, — ди  Зөлфия ханым.

Үз башына төшмәгән кеше аңламый. Ә билгесезлектә яшәү якыныңның кабердә икәнен белеп яшәүгә караганда да авыррактыр, мөгаен. Зөлфия Мифтахова хокук саклау органнарының да бу вакыйганы инде гүя хәтерләреннән сызып ташлауларына гарьләнә.

– Бер ярты ел элек белешмә сорап шалтыраткан идем. “Какой Зарипов” ди тикшерүче. “Мәчет имамы” дигәч, “хәтерләмим” ди. Безнең өчен кадерле кеше иде шул ул дигәч, шундук исенә төште. Миңа шунысы табышмак: әтием югалган көннән соң Чаллы юлында трассада кешене бәрдереп үтерделәр. Йөртүче качты, видеоязмаларын алып карадылар – иртәнгә кешесен таптылар. Монда 100 килолы ике ирне алып китәләр һәм беркем бернәрсә белми…Гаҗәп! – ди Зөлфия ханым.

Бүген исә Сөләйман хәзрәт Зариповның гаиләсенә сабырлык, яхшыга өмет итеп, могҗизага ышанып яшәүләрен телисе килә. Зөлфия Мифтаховага исә, биш баласын ире Мөхәммәт белән тигезлектә үстерергә насыйп булсын! Төпчеге Сөләйманын, адашын, бәлки әле, әтисе дә табылып күрер. Күңел түрендә, ике Сөләйманның үчтеки-үчтеки уйнар көннәре алдадыр әле, дигән өмет чаткылары бар.  

sntat.ru


КОНТЕКСТ:

Казан имамы Сөләйман хәзрәт Зарипов югалганга ике ел / Дочь пропавшего имама: «До сих пор звонят незнакомые люди и спрашивают, нет ли новостей»

Просмотров: 1379

Комментирование запрещено