Самар өлкә мөфтияте каршындагы ветераннар шурасының рәисе, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Таһир Гобәйдулла улы МАМЫШЕВка — 90 яшь!

Тахир бабай 6Хөрмәтле Таһир бабай!

Сезне Самар өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте исеменнән ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлап, изге теләкләремне җиткерәм.

Бүген сез Үзәк диния нәза­рә­тенә кергән Самар өлкәсе мөсел­ман­нарының Региональ диния нә­зарәте кар­шындагы ветераннар советы рәисе буларак, актив эшчәнлек алып барасыз, яшьләребезне патриотик рухта тәрбияләүгә күп көч куясыз. Самарның Җәмигъ мәчетендә үткәрелгән зур дини чаралар да сезнең катнашудан башка үтми.

Хөрмәтле Таһир Гобәйдулла улы! Сез киң күңелле, олы йөрәкле кеше, киләчәктә дә шундый изге күңелле булып калыгыз. Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыгызның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүегезне телибез.Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә.

Самара өлкәсе мөселманнарының

Региональ диния нәзарәте рәисе,

мөфти Талип хәзрәт Яруллин.

 

*   *   *

41392-buket-buket-251-roza-miks-v-korzineТаһир Гобәйдулла улы Мамышевка!

Хөрмәтле Таһир ага! Сезне өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм шәхсән үземнең исемнән олуг гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Сез олы тормыш юлы үткән, хөрмәткә лаеклы, барыбызга да кадерле кешеләребезнең берсе. Гомерегезне, бар көч-куәтегезне ватаныбызга, милләтебезгә, динебезгә бирдегез. Өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, бүген дә җәмәгатьчелек эшләрендә актив катнашуыгыз сокландыра. Ветераннар белән эшләвегез, яшьләргә патриотик тәрбия бирүегез, акыллы киңәшләрегез, кулдан килгән ярдәмегез белән куандырып торуыгыз өчен чиксез рәхмәтле без.

Хөрмәтле Таһир Гобәйдулла улы! Сезгә чын күңелдән хәерле озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз, кайгы-хәсрәткә бирешмичә, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, хәләл җефетегез Наилә апа белән әле тагын күп еллар яшәргә насыйп булсын.

Ильяс Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

 

*   *   *

Таһир Гобәйдулла улы Мамышевка!

Хөрмәтле Таһир әфәнде! Сез Самар Җәмигъ мәчетенең хөрмәтле аксакалы, хәрби ир-ат, дини, иманлы кеше буларак, күпләргә үрнәк булып торасыз һәм татар милләтенең телен, динен, гореф-гадәтләрен, тарихын саклап калуда, үстерүдә зур хезмәт башкарасыз. Сабыр, тыныч холыклы, тыйнак, олысына, кечесенә игътибарлы, тәмле сүзле, гадел кеше сез.

Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз белән котлап, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иминлек, муллык, хәерле озын гомер телим.

Хәләл җефетегез Наилә ханым белән тигезлектә, бәхеттә, шатлыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның, туруннарыгызның игелеген күреп, әле тагын күп еллар яшәргә насыйп булсын.

Киләчәктә дә динебез ислам юлындагы хезмәтегезне уңышлы дәвам итеп, якты йөзегез, нурлы күзләрегез, акыллы киңәшләрегез, яхшы сүзләрегез белән тирә-юньдәге кешеләрне сөендереп гомер итегез.

Изге теләкләр белән Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты

Вазыйх Мөхәммәтшин.

Просмотров: 479

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>